Ул аның яратып сайлаган һөнәре
Район судында озак еллар хөкемдар булып эшләгән Саҗидә ханым Камалова белән очрашуыбыз вазыйфасын тапшырып, лаеклы ялга китәргә йөргән вакытка туры килде. 33 ел Тукай районы хокук саклау системасында, башта прокуратура, аннары судта хезмәт куйган Саҗидә Исхаковнаның, үзе караган эш, хөкем карарларын, кирәкле документларны архивка тапшырып йөргән чагы. Бүлмәсе калын-калын папкалар...
- Үземнән соң, тәртип булсын, дип тырышуым. Суд эше, иң беренче чиратта, төгәллекне, каралган срокларның үтәлүен сорый. Мин бу мәсьәләләргә һәрвакыт игътибарлы булдым, - диде ул.
- Саҗидә Исхаковна, миңа хөкемдарлыкны хатын-кыз нәзакәтлелеге, йомшаклыгы белән янәшә кую шактый кыен. Бигрәк кырыс һәм үтә җаваплы һөнәр сайлагансыз.
- Кешенең нинди эш, вазыйфа башкаруы, иң беренче чиратта, аның шәхси һәм эшлекле сыйфатларына бәйле, дип саныйм. Хөкемдарлыкта бик сизгер, әйткәнемчә, төгәл булырга кирәк. Һәр эш, бигрәк тә җинаять эшләре - ул кеше язмышы. Карар кабул иткәндә барысын да бик җентекләп уйлыйсың, хөкем ителүченең киләчәгенә ул нинди йогынты ясар. Барысы да бизмәнгә салына. Эшеңне яратып башкарганда аның кыенлыклары сизелми. Ә мин үз эшемне бик яратып эшләдем.
Балачактан үзем теләп сайлаган һөнәр бу. Якыннар, туганнар арасында юристлар юк. Иптәш кызымның апасы берничә ел рәттән Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга кереп карады, әмма уза алмады. Ул вакытта юристлар әзерләүче уку йортлары аз иде. Университетка да күбрәк ким дигәндә ике ел хезмәт стажы булган яисә армия сафларында хезмәт итеп кайткан яшьләрне алалар. Безнең кебек мәктәп партасы артыннан торып килүчеләр өчен бу белгечлек буенча укырга керү шактый кыен иде. Шуңа күрә укытучыларым да, якыннарым да минем бу хыялыма бик шикләнеп карады, кире уйларга үгетләделәр. Ә мин карарымны үзгәртмәдем, беләсезме, беренче омтылыштан ук имтиханнарымны уңышлы тапшырдым һәм укырга кердем.
Биш ел укып, кулыма юрист дипломы алганнан соң мине Әлки районы прокуратурасына тикшерүче итеп җибәрделәр. Ул вакытта юллар юк. Тикшерү эшен алып барганда кирәкле экспертлар, белгечләр җитми. Шуңа күрә Казанга еш барырга туры килә иде. Шундый шактый катлаулы шартларда эшләдек. Ул вакытта безнең һөнәр белгечләрен күчереп йөртү гадәте бар иде. Ярты елдан Азнакай районы прокуратурасына тикшерүче итеп күчерделәр, анда ел ярым эшләгәннән соң Чирмешән районына прокурор ярдәмчесе итеп билгеләндем.
Республиканың төрле районнарында эшләп тәҗрибә туплаган кызны 1982 елда Тукай районына прокурор ярдәмчесе итеп җибәрәләр. 1996 елда Саҗидә Камалова район судына хөкемдар итеп билгеләнә.
- Судка эшкә күчәргә тәкъдим иткәч, бик җитди уйландым. Мондый җаваплылыкны иңнәремә күтәрергә көчем җитәрме? Ирем: «Шикләнеп, аптырап торма, син булдырасың ул эшне», дигәч ризалаштым, - ди хәзер Саҗидә Исхаковна.
Шул көннән Саҗидә Камалова 20 елдан артык район судында хөкемдар булып эшләде. Аның аркылы меңләгән җинаять эше, төрле язмышлар, четерекле хәлләр узды. Һәм ул һәрвакыт гадел булырга тырышты. Шуңа күрә районда да, юристлар даирәсендә дә тәҗрибәле хөкемдарның абруе зурдан. Ул алып барган процессларда катнашучылар Саҗидә Исхаковнаның бик игътибарлы, югары әзерлекле белгеч булуын билгеләп үтә. Хөкемдар ханым үзенең күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ хөкемдарлар Советының «Намуслы хезмәт өчен», «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Югары суды һәм Суд Департаментларының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
Бу көннәрдә районыбызга Тукай исеме бирелүгә 40 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек бара. Саҗидә Камалова район хокук системасында 33 ел намуслы хезмәт куйган олы шәхес, аның районыбыз тормышына керткән өлеше зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев