Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Тыныч-имин көннәр өчен рәхмәт сезгә, ветераннар

Сугыш елларын искә алырга яратмый ул Калмаш авылында гомер итүче хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Әмир Шәрифуллин сынаулар, кыенлыклар белән тулы, бер үк вакытта истәлекле вакыйгаларга да бай озын юл үткән. Аксубай районы Шәрбән авылында туып-үскән ул. Барлык малайлар кебек, ул да ныклы һөнәр алырга, бәхетле тормышта яшәргә хыялланып...

Сугыш елларын искә алырга яратмый ул

Калмаш авылында гомер итүче хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Әмир Шәрифуллин сынаулар, кыенлыклар белән тулы, бер үк вакытта истәлекле вакыйгаларга да бай озын юл үткән. Аксубай районы Шәрбән авылында туып-үскән ул. Барлык малайлар кебек, ул да ныклы һөнәр алырга, бәхетле тормышта яшәргә хыялланып үскәндер. Әмма туган илебезгә фашистлар басып керүе үсмернең бөтен планнарын җимереп аткан. Сугыш башланганда Әмиргә 15 яшь була. Корал тотарлык ир-егетләрне бер-бер артлы фронтка алалар. Авылда бөтен эш, тормыш йөген тарту хатын-кызлар, Әмир кебек үсмерләр иңнәренә кала. Шулай итеп малайның холкы тылда фронт тоткан өлкәннәр арасында чарлана. Ике ел инде илдә канкойгыч сугышлар бара. Әмирнең яшьтәшләрен берәм-берәм армия сафларына ала башлыйлар. Аңа да чират җитә. Әмир Шәрифуллинга ул вакытта нибары 17 яшь була. Егет яманаты чыккан Суслонгирга эләгә.

Ветераннар сугыш елларын искә алырга яратмыйлар. Әмир ага да узган утлы, хәвефле юлларын сөйләргә яратмый, уйларында гына искә аладыр, алса да. Суслонгир егет өчен физик чыдамлыгына гына түгел, рухи ныклыгына да зур сынау була. Бирегә яшь солдатларны сугыш осталыгына өйрәтергә тиеш булалар. Монда запастагы 31 һәм 46нчы, шулай ук 47нче укчы дивизия урнашкан була. Әмма анда хезмәт итүчеләр искиткеч авыр шартларга куела. Яшь солдатлар бик аз гына мылтык атарга өйрәнәләр, ә башлыча ач, ялангач килеш урман кисәләр, иңнәрендә күтәреп юан-юан бүрәнәләр ташыйлар. Ачлыктан, төрле авырулардан меңләгән кешеләр кырыла. Бу мәхшәрдән котылып, яшь солдат 2нче Белоруссия фронтына эләгә һәм 136нчы полкта укчы булып хезмәт итә. Ничәмә тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә яу кырында. 1944 елның сентябрендә ул каты яраланып - уң кулы һәм сул аягы чәрдәкләнеп сафтан чыга. Ике ел больница койкаларында аунаганнан соң яшь егет, икенче төркем инвалидлык алып, туган авылына кайта. Сугышчан юлы бик озын булмаса да кыю солдат «Батырлык өчен» медале һәм «Икенче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә.

1948 елда Әмир Шәрифуллинны кабат армия сафларына чакыралар. Ике ел хезмәт иткәннән соң гына кайта ул. Күпне күргән егет авыл кысаларына гына сыймый - Нурания атлы авылдаш кызы белән гаилә корып, Магнитогорск шәһәренә чыгып китәләр. Биредә дә җиңел эш эзләми күпне күргән солдат - мартен миче янында корыч коючы булып эшли.

1983 елда инде даны еракларга таралган КамАЗ, Чаллы якларына килеп чыгалар алар. Ишле гаилә Калмаш авылына килеп төпләнә. Әмир ага лаеклы ялга чыкканчы авыл котельныенда мич ягучы булып эшли. Хатыны Нурания ханым белән алар 49 ел гомер итәләр. Биш ул, дүрт кыз табып үстерәләр. Хезмәт һәм сугыш ветераны менә уналты ел инде кызы Алия, кияве Фәнил тәрбиясендә яши.

Заһидә Нәбиуллина.

Миңнеһадия әбине олуг юбилее белән котладылар

Район башлыгы Васил Хаҗиев һәм хакимият вәкилләре Иске Абдул авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Миңнеһадия Зыятдинованы да олуг юбилее - 90 яше тулуы белән котладылар, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның да котлау хатын тапшырдылар.
Миңнеһадия әби 1926 елның 23 декабрендә Иске Абдул авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә туа. Сугыш башланганда, Миңнеһадия әбигә бары тик 15 яшь кенә була. Үсмер чакның иң гүзәл вакытында аңа сугышның канлы йөзен, салкын сулышын да күреп-тоярга туры килә. Хатын-кызлар белән беррәттән урак урырга, урман кисәргә, бәләкәй арба белән ашлык ташырга йөри кыз. Әле агулы бодай ашап көненә унбишләп үлүче авылдашларын да күрергә туры килә аңа. Моңа өстәп илдә ачлык, ялангачлык хөкем сөрә. Борчак уңган елны аннан күпме-азмы он тартып, алабута белән бутап ашаганнары, кәлҗемәне шул килеш кенә пешергәннәре Миңнеһадия әбинең мәңге дә исеннән чыгасы юк.

Сугыш еллары, сугыштан соңгы авыр елларга карамастан, Миңнеһадия әби белем алырга, укытучы һөнәрен үзләштерергә җитешә - башта Минзәлә педагогия училищесын, аннары Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Миңнеһадия әби 38 ел буена үз һөнәренә - балаларга белем бирүгә тугры кала. Күрше авыл мәктәпләрендә балаларга белем бирә, ә Иске Дөреш авылы егетенә - Халихка кияүгә чыккач, шушы авылның башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли.

Миңнеһадия әби авыр сугыш елларын үтеп, лаеклы рәвештә бүгенге көнгә килеп җиткән, өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Инде оныклары, оныкчыклары үсеп килә.

Газиз улын, тормыш иптәшен югалтырга туры килсә дә, Миңнеһадия әби авырлыкларга каршы нык тора. Йөрәк җәрәхәтләрен ераккарак качырып, алга таба гомер итә.

Бүгенге көндә Миңнеһадия әбинең 3 баласы, 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Аларның тырышлыгы, тәртипле, тәрбияле булулары, бер-берсенә карата булган ихтирамлы мөнәсәбәтләре һәркемгә үрнәк булып тора. Алар Миңнеһадия әбине бервакытта да ялгызын калдырмыйлар, һәрвакыт янәшәсендә. Әле кызы Кадрия өч ел элек әнисен үзләренә Яр Чаллы шәһәренә алып килгән. Бүгенге көндә бик тату гомер кичерәләр - бергәләп мәчеткә йөриләр, намаз, Коръән укыйлар.

- Сугыш беткәнгә 71 ел булды. Әбием бу дәһшәтле сугыш елларының һәр көнен, һәр сәгатен бүгенгедәй хәтерли. Әбиемнең күңелендә сугыш хатирәләре, тылда булган авырлыклар әле дә саклана. Безнең арабызда әби булганга сөенеп бетә алмыйм. Ул һәр ризыкның, һәр тыныч көннең кадерен белегез, дип әйтә. Без, егерме беренче гасыр балалары, шушы иркен, тыныч тормышта яшәвебез өчен бары тик әбием кебек кадерле ветераннарга бурычлы - ди Миңнеһадия әбинең оныгы Резедә.

Эльвира Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев