Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Тулы, матур гаиләдә биш бала тәрбияләп үстерү һәм аларның игелеген күрү – ана өчен иң зур бәхет

Олыгаю чорына кергән кешеләр яшьлеген сагына, шул чорларны якты хатирәләр белән искә ала. Боерган авылында яшәүче Гөлфия Мәхмүтова гомеренең һәр фасылы хакында яратып сөйли.

Олыгаю чорына кергән кешеләр яшьлеген сагына, шул чорларны якты хатирәләр белән искә ала. Боерган авылында яшәүче Гөлфия Мәхмүтова гомеренең һәр фасылы хакында яратып сөйли.             

Табигатьнең гүзәл җирендә урнашкан Чебенледә туып-үскән Гөлфия Кыям кызы күңеленә бар матурлыкны салган. Чулман елгасыдай, бер карасаң тын-салмак – шатлыкларны шөкер итеп, борчу-мәшәкатьләрне тыныч кабул итүче; икенчеләй карасаң, давыллы көннәрдә Чулман елгасының ярларыннан чыгардай булып ашкынуын-ярсуын чагылдыра аның холкы. Бусы – гаделсезлекне күргәч, йомшак-нәфис күңелле кешеләрне нахакка “типкәли” башласалар калка – күңел ярлары нәкъ Чулмандай ярсып ташый башлый. Әнә шундый салмак та, ярсу яздай кызу да, кайгыртучан-ярдәмчел дә ул.

Хәтердә, моннан егерме еллар элек редакциядәге эш бүлмәбездән авыл халкы өзелеп тормады. Заһидә апа Нәбиуллина белән бер бүлмәдә утырып эшлибез. Ишек шакып кына, матур итеп исәнләшеп килеп керерләр иде авыллардан килгән кешеләр, аеруча хәбәрчеләр. Арада шаулап-гөрләп, ишек катыннан ук кызык-мызык хәлләр сөйләп килеп керүчеләре дә булды. Гөлфия Мәхмүтова – Яр Чаллыга юлы төшкән саен редакциягә кермичә калмады. Аның тормыш-яшәешкә, эшчән-булдыклы кешеләргә сокланулары кәгазь битенә сүзләр булып агыла иде. Илле елга якын «Якты юл»ның ышанычлы дусты һәм күп еллар авыл хәбәрчесе булган Гөлфия ханымның матбугат белән дуслыгы әнә шулай ярты гасыр дәвам итә. Газетабызның даими укучысы: «Соңгы елларда кулга каләм алганым юк. Олыгаю чорында күбрәк йорт, каралты-кура тирәсендә мәш киләм. Бакча, маэмай һәм песиләрем – бөтен мәшәкатем шулар. Алар белән әвәрә килеп вакытның үткәнен сизми дә калам. Аннары, яшьтән үк яраткан тагын бер шөгылем бар – җеп эрләргә, җылы оекбаш-бияләйләр бәйләргә яратам. Биш баламның да аяк-кулында гомер буе сарык йоныннан бәйләнгән оекбаш-бияләй. Табигый йон – сәламәтлек өчен ифрат файдалы. Хәзерге вакытта күпчелек әйбер ясалма җепләрдән тукыла, бәйләнә. Синтетик җепләрдән бәйләнгән оекбаш-бияләй, свитерлар тәнгә ятышлы түгел», – дип сөйли бар нәрсәдә дә табигыйлекне яратучы Гөлфия ханым.

 

                               Ихласлык

«Мәктәпне тәмамлагач элемтә бүлекчәсенә эшкә кердем – 1969-1974 елларда хат ташучы булып эшләдем. Күзкәй – якын ара түгел. Ул авыл халкына да газета-журнал, хат-открытка, телеграмма ташыдым. Халык ул чорларда газета-журналларга күпләп языла иде. Көн саен дистәләгән хат, бәйрәмнәрдә открыткалар пачка-пачка килә. Хат ташучының авыр сумкасының бавы иңнәрне кисеп керә. Шулай булса да, эшемне яраттым. Ул елларда авыр йөк хакында уйланылмаган. Олыгайгач, буыннар сызлый башлагач шулар искә төшә. Аннары, минем холкым шундый – кешегә ярдәм итәргә ашкынып торам. “Бу – минем эшем түгел!” – безнең гаиләдә андый сүз әйтелмәде. Алты кыз, бер малай – кадерле балалар булып үстек. Әтием белән авылның чишмәсен карап-тәрбияләп тордык. Балачактан шундый тәрбия алганга булса кирәк, бер эштән дә баш тартмадым. Менә бер мисал, минем әле кыз чагым – бөтен булмышым белән үз һөнәремә – хат ташучы эшенә баштан-аяк чумган чагым. Грипп, вируслы чир  кешедән кешегә йога, диләр. Элекке заманнарда да халык грипптан урынга ятып чирли иде. Бигрәк тә өлкәннәр. Аларның торып чәй куярга да хәлләре булмый. Ул заманда өйләргә су кермәгән. Чишмәдән су алып кайтып ялгыз яшәүче карчыкларга чәй куеп эчерәм, хәлемнән килгәнчә тәм-том белән сыйлыйм. Температура белән яткан авыру апаларның рәхмәтләре, аларның күз карашлары әле булса хәтеремдә. Вируслы инфекция (ОРВИ)  – хәтәр нәрсә, чирләре йогар дип уйлап та карамадым. Аллаһ Тәгалә ниятем изге булганга саклаган – чирләмәдем. Мактанып әйтүем түгел, кыз чагымда, яшь вакытта кылган изгелекләремнең җимешен олыгайган көнемдә татыйм. Биш балам да – тәүфыйкълы, “Әни!” дип өзелеп торалар», – дип сөйли кешеләргә нәсыйхәт ниятеннән Гөлфия ханым һәм почтадагы эше хакында сүзне дәвам итә. – Район элемтә бүлеге башлыгы җыелышларда һәрвакыт: «Гөлфия – афәрин! Планны һәрвакыт арттырып үтисең. Халык синең эшеңнән бик тә канәгать!» – дип әйтә һәм бәйрәмнәрдә премия яза торган иде.

Аннары тормышлы булдым. Анысы да гади генә түгел, үзгә. Матур тарихлы. Фоат – тормыш иптәшем, яшькә миннән байтакка олырак.  Булачак тормыш иптәшем Фоат белән бертуган абыем җан дуслар иде. Фоат бертуган абыем янына килә, мин әле ул чакта сабый гына. Шунда Фоат мине тезенә утыртып сөя дә: “Менә, үсеп җиткәч, сине үземә алырмын әле!” – дип әйтеп куя торган иде. Армиядә хезмәт итеп кайтты. Колхозда алдынгы шофер булды. Матур итеп гаилә кордык. Фоатым яратып, гомер буе: “Чәчкәм” дип дәште. Ярты гасыр бергә гомер итү чорында бар яклап терәгем-таянычым булды. Сәхнәне яраттым – җырладым-биедем. Ирең рөхсәт итмәсә сәхнәгә аяк баса алмыйсың. Ә ул минем яраткан шөгыльләремне хуплады. Бер елдан артты Фоатымның бакыйлыкка күчүенә. Балалар ялгызлыкны сиздермәскә тырышалар. Рәхмәт барысына да, – ди дә, янә яшьлегенә кайта: – Беренче балабыз – Гүзәлия кызым карында чагында ук почтальон булып “эшләде”. Декрет ялына чыгып 16 көн дигәндә туды. Менә шуңа да ул почта бүлекчәсе эшен биш бармагыдай белә һәм бик ихласлык белән башкара. Зарланмаса да беләм, эштә үзенә генә авырга туры килә. Кайвакыт: “Их, ярдәм итәр идем!” дип уйлап куям. Юк инде, баланың эшенә тылкышып йөрү яхшы түгел», – дип, аннары үзен юата.

                  

                         Җырлый-җырлый кызлар сыер сава

 – И-й, Боерганның табигате! Чулман буйларында чордашларымның яшьлек туйлары гөрләп узды. Эшне дә без җырлый-җырлый башкара торган идек. Кияүгә чыгып бер еллап почта бүлегендә эшләгәннән соң сыер фермасына эшкә кердем. Җәйләрен сыерлар иркенгә – болынга чыгарыла. Лагерь дип атала. Мин – лаборант, халык телендә сөт язучы. Фермада сыер да саудым, лаборант та булдым. Фоат – колхозда алдынгы шофер. Икәүләп колхоз эшен яратып башкардык, сабыйларыбызны тәрбияләдек. Биш балабыз: Гүзәлия, Лүзия, Лилия, Илфат, Илшат – барысы да гаиләле. Кияү-киленнәрем – әйбәт. Оныклар – иң татлы җимешләр. Оныгым Ранис үзебезнең авыл кызы Гүзәлгә өйләнде, бәхет-тәүфыйкълары булсын!

Район тормышы белән кызыксынам. Газетадагы “Дин һәм мәгыйшәт” сәхифәсен, кешеләр турындагы язмаларны аеруча яратып укыйм. Кызым эшләгәнлектән генә әйтүем түгел, почта бүлеге – иң кирәкле урын. Менә аны ремонтлап бик яхшы эшләделәр. Районда юллар салына, яңа биналар төзелә. Шуларга сөенеп яшим, – ди бар нәрсәдән хәбәрдар Гөлфия Мәхмүтова. Кызы Гүзәлия: «Әнием илле елга якын район газетасын яздырып алдыра. Шуны горурлык белән әйтәсем килә – әни матбугат җанлы кеше, безне дә шул рухта тәрбияләде. Эш көненнән соң әнинең хәлен белергә керәм, утырып чәй эчәбез, серләшәбез. Безнең әни – бәхетле. Мин –  әнием өчен кыз бала,  улларым һәм киленем өчен әни, каенана буларак, һәрбер ананың бәхетле булуын телим», – ди.

Гөлфия ханым саубуллашканда: «Бу дөньяда башкарган иң зур эшем, иң бәһале хезмәтем – тәрбияле балаларым!» – диде. Ананың иң зур бәхете шушы инде ул!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев