Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

«Танышуның икенче көнендә никах укыттык»

Иске Җирекле авылында яшәүче Әлфия һәм Хәйдәр Садыйковлар 1958 елны гаилә корганнар. Быел аларның бергә торуларына 60 ел булачак. Озак еллар буена бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, җылы мөнәсәбәтләрне саклап яшәүче парлар районыбызда аз түгел. Һәр гаиләнең үз тарихы, үз серләре.

«Безнең туган җиребез - Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылы, - дип сөйли Хәйдәр абый. - Мин 1936 елгы, Әлфия миннән ике яшькә кечерәк. Балачак елларым бик авыр булды. Гаиләдә без дүрт малай идек. Әти-әниемнең гомере кыска булды - 4 яшьтә мин ятим калдым. Ике олы абыем сугышка китте, өченче абыема сугыш башланганда 11 яшь иде, ул карт-корыларга булышып, кешеләргә ялланып эшләде, кайвакыт кунарга да кайтмый иде. Минем урамга чыгып ашарга соранып йөргән чаклар да булгалады. Кычыткан, алабута, бәрәңге яфрагын ашап үстек. Кышлар суык, утын юк. Кемнең өендә төтен күренә, шунда чиләк тотып, күмер сорарга бара идем. Зурларга ияреп, урманга эшкә йөри башладым. Абыйлар исән-сау сугыштан кайттылар, 1953 елны Рәхимҗан абыем янына Кемерово шәһәренә киттем, ФЗУга укырга кердем, шахтада эшләдем, забойга агач ташыдым».

«Бер колхоздан булсак та, Хәйдәр белән бер-беребезне күргән булмады, - дип аңлата Әлфия апа. - Мөбарәкша җизни - ике туган апаның ире - Хәйдәрның абыйсы иде. Безне ул димләде. 1957 елны мине алты айга урманга, торф алырга җибәрделәр, 1958 елның җәендә дә җибәрергә тиеш иделәр. Җизни, рәис белән сөйләшеп, мине торфка җибәртмәде, колхозда калдырды, чөнки Хәйдәр Кемероводан авылга отпускка кайтырга тиеш булган. Миңа җизни әйтеп куйды: «Беркайда да бармыйсың, озакламый Хәйдәр кайта, сине аңа кияүгә бирәбез». Сыер савучы булып эшли идем, бер көнне эштән кайтуыма әни каршыга чыкты: «Сине сорарга килделәр». Өйгә керергә дә уңайсызланып тордым, бер дә күргән кеше түгел бит, оят. Кердем - өстәл артында берничә кеше утыра. Хәйдәр белән таныштык, бераз сөйләшкәч, кияүгә чыгарга ризалыгымны бирдем. Ошатканмындыр, ошатмасам - ризалашмас идем, күрәсең, насыйп булганмын Хәйдәргә», - дип елмая Әлфия апа.

Нинди сихри көчләр кешеләрне бер-берсенә тарта? Кара кашлы, кара күзле, озын кара толымлы, чибәр 20 яшьлек кызны тәүге тапкыр күргәч, Кемероводан ук өйләнергә дип кайткан 22 яшьлек Хәйдәрнең башына нинди уйлар килде микән? «Син бу кыз белән бәхетле гаилә корырсың, өч балагыз туар, беренче улыгызны югалту кайгысын кичерерсез, күп авырлыкларны бергә җиңәрсез, 2018 елны сезнең биш оныгыгыз, дүрт оныкчыгыз булыр», - дип әйтсәләр ышанырлар иде микән?

Әлфия белән Хәйдәр танышуның икенче көнендә үк никах укыталар, тагын берничә көннән гөрләтеп туй үткәрәләр. «Туебыз матур үтте»,- дип сөйлиләр алар. Колхозның айгырын җигеп, аны бизәп, кыз артыннан төшкәннәр. Колхоз рәисе үзенең тарантасын биргән. «Йөзегем дә, ак күлмәгем дә юк иде, булган күлмәкләр арасыннан иң матурын кидем. Кич-кырын кечкенә генә мәҗлес үткәрдек. Туйга 20 сантиметр ситса (ред. ситец) тукымалары, исле сабыннар бүләк иттеләр. Иң зур бүләк - 3 метр ситса - җизнидән булды», - дип искә төшерә Әлфия апа.

Туйдан соң өч-дүрт көн үткәч, яшь гаилә Кемеровога китә. Башта туганнарында, соңрак чит кеше фатирларында яшиләр. «Ул чакта балалары булган гаиләләргә генә фатир бирәләр иде. 1959 елны мин бала тудыру йортына киткәндә, әле аерым торыр урыныбыз юк иде. Бала туу белән, фатир бирделәр. Хәйдәр роддомнан мине үзебезнең фатирыбызга алып кайтты», - дип сөйли Әлфия апа. 1964 елны Садыйковлар туган авылларына - Алексеевск районына кайталар, йорт салалар, эшкә урнашалар, өч бала - ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Авылда мәктәпне ябалар, ә балаларның укый торган чагы, өч километр араны аларга җәяү барып укырга кирәк була.

Чаллыда төзелеш башланганны ишеткәч, 1970 елны Хәйдәр абый Чаллыга килә, «КамГЭС» оешмасына грузчик булып урнаша. «Саллар, баржаларны каршы алдык, вагоннар бушаттык, агачлар, башка төзү материаллары килә иде. Әле дә хәтерлим, 1 Май бәйрәме, барысы кайтып киттеләр, бригададан ике кеше калдык, тоз төялгән вагон бушаттык, нык арытты. Шул көнне миңа вагончиктан ачкыч бирделәр, зур шатлык бит, арыганлык та онытылды, машина яллап, авылдан Әлфия белән балаларны алып килдем. Зур, җылы вагончик иде, шунда яши башладык. Әлфия белән икәү бер оешмада эшләгәч, фатирга чиратны да озак тормадык, 1973 елны алдык», - дип сөйли Хәйдәр абый. Әлфия апа да бер эштән дә куркып тормый - кирпеч тә, пиломатериал да төйи, башка авыр эшләрне дә башкара, бригадир да була. Алар икесе дә ул елларда узган социалистик ярышларда җиңәләр, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. Соңыннан Әлфия апа 13 ел кою заводында наждачница булып эшли, шуннан пенсиягә чыга.

Тормышлар җайлана, ләкин күңелләре авылга тарта. 1990 елны районыбызның Иске Җирекле авылына күчеп киләләр, иске мәктәп җирен сатып алалар. Җир ташландык була, агач, куак баскан, шуларны төпләп, чокырларын тигезлиләр, йорт җиткерәләр. Ул гына да түгел, авылга килү белән, Хәйдәр абыйны рәис чакырып ала. «Чәчү вакыты, эшләргә кеше җитми, тегермән тартырга да кирәк, әйдә, эшкә чык», - дип үгетли ул. Хәйдәр абый тагын эшкә җигелә. «Тегермәндә, амбарда эшләдем, бәрәңге складын да карадым, ел саен бер гектар чөгендер бирәләр иде, шуны биш ел буена эшкәртеп тапшырдым, - дип сөйли Хәйдәр абый. - Без Әлфия белән гел эштә булдык, авырлыкларны күп күрдек, бергәләп җиңдек, безнең бергә озак яшәүнең сере шулдыр». Әлфия апа да шулай ук уйлый: «Без бер-беребезгә ямьсез сүз атышмадык, гомер буе эшләдек тә эшләдек. Беренче елларны төрле чак булгандыр инде, аерылу бит ул хурлык, чыдарга, бер-береңә ияләшергә кирәк, соңыннан җайланып китәсең, яшисең».

«Аллага шөкер, балаларыбыз көн аралаш килеп торалар, карны көриләр, ызбаны (редакциядән: өй) җыештыралар, ашарга да пешереп китәләр. Авылыбызда җыен үтте, безне да чакырдылар, зурладылар, район җитәкчеләре котлады, оештыручыларга рәхмәт яусын», - дип әйттеләр Садыйковлар.

Әлфия апаны димләгән җизнисе, күрәсең, бик зирәк, сизгер, үткен акыллы кеше булган. Беренче очрашудан ук бер-берсен ошатып, гаилә корып яшәргә карар кылган Әлфия апа белән Хәйдәр абый бергә яшәүнең 60 еллыгы якынлашкан чакта да кулга кул тотынышып, җылы хисләрен саклап яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев