Тамара Атанова: «Финансчы – димәк, хуҗа хисле кеше»
Районның финанс-бюджет палатасы баш белгече Тамара Атанова салым системасында, районның финанс структураларында эшләүгә 32 елдан артык гомерен багышлады
Тамара Григорьевна һәркайда үзен грамоталы, намуслы, абруйлы белгеч итеп күрсәтте. Аны җитәкчелек һәм хезмәттәшләре хөрмәт итә. Хезмәте күпсанлы бүләкләр, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының һәм ТР Министрлар Кабинетының Мактау грамотасы, «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хаты белән бәяләнде.
Ул үзенең казанышларын гади итеп аңлата: «Миңа финанс өлкәсендә эшләү ошый, эшкә мин һәрвакыт теләп йөрим». Юбилей алдыннан без аннан һөнәренең серләре турында сораштык.
Һөнәрне әтисе сайлаган
– Тамара Григорьевна, гадәттә, кызлар гуманитар юнәлешләрне сайлый. Ни өчен Сез исәп-хисапчы һөнәрен сайладыгыз?
– Мин тумышым белән Зәй районының Поповка авылыннан. Әтием Григорий Максимов, совхоз тракторчысы, белемле булуны өстен күрде һәм еш кына: «Ленин бабай нәрсә әйткән? Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга!» – дия иде. Ул барлык мәктәп җыелышларына йөргән бердәнбер ир-ат. Без гаиләдә биш бала үстек. Мөгаен, әтиебезнең шундый таләпчәнлеге аркасында барыбыз да югары белем алганбыздыр. Мәктәптән соң кая укырга барыйм, дип сорасам, ул: «Бухгалтерлыкка», – дип җавап бирде. Һәм үгетнәсихәтен дә бирә иде: «Кызым, авыл кешесенә барысын да әйбәтләп аңлатып бирергә кирәк. Син гади кешеләрне аңларга һәм аларга ярдәм итәргә тиеш», – ди иде. Минем һөнәр сайлавымны билгеләгән икенче момент... чөгендер. Һәр гаиләгә бер гектар чөгендер биргән вакытларны хәтерлисезме? Аны ике кат утарга, көзен җыеп тапшырырга кирәк иде. Мин 6-7 яшьтән кечкенә генә кәтмән белән әти-әнигә ярдәм итәргә чыга идем. Берсендә басуга совхоз директоры килде. Ә мин, ул чакта югары сыйныф укучысы, аннан сорыйм: «Ни өчен күршеләрдә бер гектар – 80 буразна, ә бездә күбрәк? Мин барысын да санап чыктым. Әгәр чөгендеребез күбрәк икән, без үз хезмәтебез өчен күпме алачакбыз?» Ул минем сорауга гаҗәпләнде, ләкин җавап бирде. Аннары әйтә: «Ә син совхозга исәп-хисапчы булып килергә теләмисеңме?» – ди. Мәктәпне тәмамлагач, чакыруы турында исенә төшердем. Ул мине Бөгелмә бухгалтерлык мәктәбенә укырга җибәрде. Мин юрган, мендәр, раскладушка алдым да беренче сентябрьдә укырга киттем. Аннары читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының Әлмәт филиалына укырга кердем һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе исәп-хисапчысы белгечлеге алып чыктым. Анда бик әйбәт укытучылар эшләде, безне бухгалтерлыкка төптән өйрәттеләр. 2001 елда институт тәмамлап, икътисадчы-менеджер белгечлеге алдым.
Хезмәт юлы этаплары
– Тукай районына ничек килеп чыктыгыз?
– 1991 елда апам Тукай районының финанс бүлегендә буш вакансия бар, диде. Мине анда АПК ревизоры-инспекторы итеп алдылар. Һәр квартал саен ит комбинатына бара идем. Колхозлар һәм совхозлар иткә күпме мөгезле эре терлек тапшырган һәм аларга республикадан күпме компенсация түләнгән, республика дотацияне дөрес бирәме, ит комбинаты агропредприятиеләр тапшырган продукцияне дөрес исәпкә аламы – шуларны тикшерә идем. Кош ите һәм йомырка тапшыру буенча кош фабрикаларын тикшердем. Бу катлаулы эш. Чөнки бу предприятиеләр бик зур, җитештергән продукцияләре мең тонна яки данә белән исәпләнә. Документлар әйләнеше зур, аларның һәр баганасын, һәр санын аңларга кирәк иде. Ике елдан соң Тукай районының салым инспекциясенә эшкә чакырдылар, мин анда 13,5 ел физик затларга салым салу бүлегендә эшләдем. Предприятиеләргә тикшерү белән күп йөрдем. Элек бит документларны тикшерүне җиңеләйтә торган заманча компьютер программалары юк иде. Җитәкчебез Анатолий Янкин бик әйбәт иде. Ул миңа яңа килгән хезмәткәрләрне стажировкаларга һәм студент-практикантларны укытырга бирә иде. Бу студентлар хәзер инде үзләре төрле предприятиеләрнең баш исәп-хисапчылары. Әле дә туган көнем белән котлап шалтыраталар, биргән сабакларым өчен рәхмәт әйтәләр. Районнарның салым хезмәтләре берләштерелгәч, безнең офис Алабугага күчте, шуңа күрә 2007 елда мин Финанс министрлыгының Тукай районы Казначылык департаментының территориаль бүлегенә белгеч-эксперт булып эшкә килдем. –
2013 елдан Сез Тукай районының Финанс-бюджет палатасында баш белгеч булып эшлисез. Бу үткәннәрне кабатлаумы, әллә үсешме?
– Әлбәттә, үсеш. Мин районның торак-коммуналь хуҗалыгы өчен җавап бирәм. Безнең районда бүгенге көндә 82 учреждение, шул исәптән 23 авыл җирлеге, аларга янгын деполары, клублар, участок вәкаләтлеләре өчен биналар, 22 мәктәп, 20 балалар бакчасы һәм башка учреждениеләр керә. Алар барысы да су, электр, җылылык, газ куллана. Монда бюджет формалаштыру өчен уйларга, анализларга кирәк. Әгәр куллану фаразы дөрес төзелмәгән икән, сиңа җавап бирәсе. Өстәвенә – бик зур документ әйләнеше. Ел саен бер үк нәрсә кабатлана кебек. Ләкин чынлыкта бу алай түгел. Авыл җирлекләре үсә, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, урамнарны яктырту модернизацияләнә, даими рәвештә ниндидер яңалык барлыкка килә. Элек үзара салым программасы юк иде. Хәзер җирлекнең әлеге программа буенча җыелган акчаларының бер өлешен урамнарны яктыртуны модернизацияләүгә дә кулланалар, энергияне саклый торган лампалар сатып алалар. Кайчак счетчиклар сафтан чыга. Вакытында алмаштырмасаң, норматив буенча түләргә туры килә. Мин тиз арада яңа хисап приборы сатып алу өчен акча эзлим. Бөтен җирдә фоторелеларның эшләвен контрольдә тотам. Бу акчаны артык сарыф итмәскә һәм хәтта экономияләргә мөмкинлек бирә. Янга калган сумманы учреждениеләр үзләренең башка ихтыяҗларына куллана ала. Җылылык белән тәэмин итү буенча да нәкъ шулай эшлим. Минем эшемдә төгәл фараз ясау өчен анализ бик мөһим. Әлбәттә, мондый эш халыкка күренми. Без – күзгә күренми торган фронт сугышчылары кебек.
Район актив рәвештә алга бара
– Тукай районында сез 32 елдан артык эшлисез. Нинди үзгәрешләр сизәсез?
– Авылларыбыз төзекләнә, тормыш уңайлана бара. Мәсәлән, мин яшәгән Иске Ерыклы авылында яңа балалар бакчасы, ФАП, Круглое Поледа бассейн төзелде. Иске Дөрештә зур балалар сәламәтләндерү лагере оештырылды, хәзер ул республика статусына ия. Яңа мәктәпләр төзелә. Без актив рәвештә алга барабыз. Мин үзем моны авыл кешесе буларак тоям. Үзара салым программасы яхшы эшли. Кешеләр җыелган акчаларның кая киткәнен күрә, бу район администрациясенә, хакимият структураларына ышанычны арттыра. Авыл җирлекләре башлыкларының абруе арта. Конкрет эшләр булганда, аларга халык белән эшләү җиңелрәк. Җирлек җитәкчеләре үз территорияләрен төзекләндерүдә бер-берсеннән калышмаска тырышалар. Аларның нәтиҗәлелеге рейтингы барлыкка килә. Мин алар белән тыгыз элемтәдә эшлим, бергәләп аларның бюджетын планлаштырабыз. Күпләр үзләрен сакчыл хуҗалар итеп тота. Мәсәлән, Теләнче Тамак җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов яктырту лампаларын энергияне саклый торган лампаларга алыштырды һәм реаль экономия ясады. Шуның хисабына лампалар санын арттырды һәм урамнарга бишенче чыбык сузды. Үз территорияләренең чын хуҗалары: Резеда Сафина (Иске Абдул авыл җирлеге), Мансур Сәхбиев (Биклән авыл җирлеге), Эдуард Гәрәев (Күзкәй авыл җирлеге). Алар эшкә хуҗаларча якын киләләр.
– Ничек ял итәсез, яңа хезмәт көне өчен кайдан көч һәм илһам аласыз?
– Эштән арып кайтам, башымда – саннар, хәл ителмәгән проблемалар. Бакчама чыгам да, проблемаларны җир тартып алгандай була. Җирдә мин ял итәм, ул миңа көч, энергия бирә. Икенчедән, миңа район, эшләгән коллектив ошый, без бик бердәм. Җитәкчеләрдән уңдым. Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Фәрит Сәетгали улы Заһретдинов – акыллы, әдәпле кеше. Рәис урынбасары Эльвира Васильевна Мәрданова таләпчән, гадел, шул ук вакытта безгә, безнең тәҗрибәгә ышана. Һәр белгеч үз эшен югары дәрәҗәдә башкарырга тырыша. Гаиләм – төп илһам чыганагым. Тормыш иптәшем Салават, балаларыбыз сөендерә, кызыбыз Римма ике онык бүләк итте. Улыбыз Айрат Казан энергетика университетын кызыл диплом белән тәмамлады, КАМАЗ фәнни-техник үзәгендә эшли. Мин аларның бу тормышта үзләрен табуларын, безнең кебек эш сөючән булуларын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев