Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Сызып җибәр гармуныңны!

Аны 60 яшьләрен күптән узганнар да үзләренең укытучылары итеп тануларын ишетеп гаҗәпләнгән идем инде. Соңыннан гына белдем: Мирзаһитны башлангыч сыйныфларда укыганда ук җыр дәресләрендә гармунда уйнарга йөртә башлаганнар икән. Җыр укытучысы Әзһәрия апалары мандолинада уйнаган, ә Мирзаһит исә гармунда сыздыра торган булган.

Мәктәпләренә кунакка килгән композитор Заһид Хәбибуллин да малайның уйнавына уңай бәя биргән. Теләсә нинди көйне бер ишетүдә отып ала торган егет булып чыкты ул. Гомере буе тальян, хромка, баянда уйнап авылдашларының күңелен күргән Мирзаһит Нәҗмиевне якын-тирә авылларда да белмәгән кеше сирәктер. Бүген дә Тукай районының Сәйдәш исемендәге хуҗалыгының Иске Абдул авылы клубында оешкан «Асылъяр» ветераннар ансамбленең алыштыргысыз гармунчысы ул. Туган авылы Торнаташтан бер генә минутка да соңармый килә ул репетицияләргә. Ансыз бер генә концерт та, бер генә бәйрәм дә үтми монда. Ярты гомерен Чаллыда, яртысын Торнаташта уздырган Мирзаһит. Заводта (ЗРД) да эшләгән, авылда да алдынгы механизатор булган. Чаллының 45нче бистәсендә теркәлгән булса да, туган авылыннан ерак китәсе килми Мирзаһитның. Тәртип яратканы, эш сөйгәне әллә каян күренеп тора. Йортының бөтен җире төзек. Кыш көне ишек алдында гына түгел, капка төбендә дә кар таба алмассың. Иртә таңнан кеше торганчы бар җирне чистартып куя ул. Машинасы да һәрчак юылган була. Өендәге дистәләгән гармуннары да йортына ямь биреп торалар. Телләре бозылмасын өчен, көн саен һәркайсында уйнап ала Мирзаһит. Тормыш иптәше Кәүсәрия җәмәгате уйнаган көйләрне рәхәтләнеп тыңлый, ә гармуннарга исә тузан бөртеге дә кундырмый. Мәктәптә укыганда ук төрле бәйгеләрдә катнашып, бик күп Мактау кәгазьләре, дипломнар да алган Мирзаһит. Аның тыңлаучанлыгына, кешелеклелегенә сокланмый мөмкин түгел. Бөек Ватан сугышы вакытында Германиядән алып кайтылган аккордеонын ансамбль әгъзасы Мурат Шәеховка бирүеннән үк аның киң күңеллелеге, юмартлыгы күренеп тора. Менә шундый сәнгатькә гашыйк кеше яши Торнаташ авылында.

Зәбир Хәлимов,
Чаллы - Торнаташ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев