Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сыерга да җылы сүз кирәк

Ветеринар, зооинженер – кешелек сагында торучы вазифасын да үти. Чөнки, адәм баласының сәламәтлеге әйләнә-тирәдә яшәүче җәнлек, мал-туар, терлекләрнең сәламәтлеге белән тыгыз бәйләнгән.

Чирен әйтергә теле, авырткан җирен күрсәтергә кулы булмаган малны дәвалау – олы йөрәкле кешеләрнең кулыннан гына килә. «Сәйдәшев» исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖе терлекчелек тармагы зооинженеры Руслан Рамил улы Вәгыйзов – әнә шундый асыл сыйфатка ия. Тумышы белән ул Мамадыштан – атаклы «Берсутский» совхозыннан. 
2006 елны Казан дәүләт ветеринария академиясенең зоотехния факультетын уңышлы тәмамлаган, зооинженер белгечлегенә ия булган егет туган ягына кайта һәм «Агрофирма “Берсутский” ҖЧҖ» дә ветеринар булып хезмәт юлын башлый. Берникадәр вакыттан соң Яр Чаллыга күчеп килә һәм «Чаллы-бройлер» ҖЧҖдә өч ел баш зоотехник булып хезмәт куя.
 – Биредә ике елдан артык эшлим. Тормыш иптәшем Әлфия дә шушында хезмәт куя. Ул – зоотехник-селекционер. «Өйгә эшегез кайта икән», – дим зооинженерга уенын-чынын кушып. – Күп вакыт «өйгә эш»не бергә эшлибез, киңәшләшәбез. Икең дә бер юнәлештә эшләүнең уңайлы ягы күп – хезмәт буенча да бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Терлекчелек тармагында мал җанлы – терлекләрне яратучы кеше генә эшли ала. Мал теле белән әйтә алмаса да, кешенең холык-фигылен чамалый, күп нәрсәне аңлый. «Күзләре акыллы» дигән гыйбарә бар халыкта. Әйтик, менә сыерга җылы сүзеңне әйтеп, җай чыкканда маңгаеннан сыйпап, янбашыннан сөеп китәсең икән, аның кәефе күтәрелә һәм сәламәтлегенә яхшы тәэсир итә, ә бу, үз чиратында, продукция бирүчәнлеген арттыра. Бу – фәнни яктан расланган, – ди Руслан  янына йөгереп килгән сыерның башыннан сыйпап.  


Бозаулар асрала торган яңа бинага керәбез. «Яңа фатирга күченгән»нәрнең кәефләре яхшы булуы керә-керешкә үк сизелеп тора. Туклар. Йомшак уенчык шикелле матурлар. 
– Ничек инде менә бу бозауларны яратмыйсың ди?! Бигрәк сөйкемлеләр. Мөлдерәп күзеңә карыйлар – игътибар, җылы караш көтә, һәрберсе җан иясе бит. Менә бу ике бүлемле торакта ике йөзгә якын бозау асрала. Каршы яктагысына тагын 150 ләп бозау кертәчәкбез, – ди Руслан туптай бозауның йолдызлы маңгаен кашып.  
Әлфия белән Руслан Вәгыйзовлар үзләре хезмәт куя торган «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкта токымлы эре мөгезле терлек үрчетү һәм үстерү белән шөгыльләнәләр. Тана бозаулар билгеле чорга кергәч каплатыла, ясалма орлыкландырыла. Аннары терлекләр буаз таналар асрала торган торакка күчерелә. Шул рәвешле, үсешенең һәр этабында, терлек үзенә тиешле рацион һәм тәрбияне ала. 
Кара-чуар төстәге савым сыерлар алларына салынган хуш исле, мамыктай печәнне сыпырталар. – Болар югары продукция бирүче «Гольштинофриз» токымлы сыерлар. Һәр җан иясе ирекне ярата –терлекләрне бәйләмибез. Тәүлеклек артым 804 грамм тәшкил итә. Ә тәүлеклек савым һәр сыердан 26,7 литр чыга. Көзнең соңгы ае, кыш өчен бу күрсәткеч – әйбәт. Тәүлеклек артым яхшы булсын өчен: малларны балансланган рацион төзеп тукландыру, микроклиматның яхшы булуы кирәк. Һәм, әлбәттә, терлекчеләрнең малларны яратып караулары тиеш,– ди зоотехник. 
Тана һәм үгез бозаулар, таналар, савым сыерлар – һәммәсе дә, күз генә тимәсен! – көрләр, сыртлары елкылдап тора. Бу инде терлекләрнең гигиенасын, сәламәтлеген, продукт бирүчәнлеген бердәй кайгыртучы кешеләр хезмәт куюын дәлилли. Әйтик менә, Русланның сайлаган һөнәрен яратуы сөйләменнән, терлекләр белән «аралашуыннан» үк күренеп тора.
– Зооинженер: зоология, анатомия, терлекләрнең физиологиясен һәм генетикасын, ветакушерлыкны белү белән беррәттән авыл хуҗалыгы предприятиесенең икътисадын яхшы белергә тиеш. Шуның белән беррәттән, терлекчелек комплексында эшләүчеләрнең хезмәтен оештыру һәм тирә-як мохитны саклау кебек мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә дә аның роле зур. Безнең нәкъ менә шул таләпләргә җавап бирердәй белгечебез бар. Хуҗалыгыбызда ике мең ярым баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 750 се – савым сыеры. Малчылыкта ял, бәйрәм көннәре дигән нәрсә юк. Халыкны сыйфатлы ит-сөт продукциясе белән тәэмин итү өчен уңган-булган терлекчеләр белән заман таләпләренә җавап бирерлек югары квалификацияле белгечләрнең кулга-кул тотынып эшләве сорала. Руслан Вәгыйзов белән иңне-иңгә куеп эшлибез. Ул, үз чиратында, тәҗрибәле терлекчеләр белән киңәшләшә. Югары белеме һәм үз өлкәсендә тәҗрибәсе булса да «мин беләм»лек кебек йолдыз чире аңа кагылмаган. Малчылыкта тереклек дөньясын ярату, аларны аңлый белү – иң мөһиме. Шуңа өстәп, кыска вакытта дөрес карар кабул итә белү, эшеңә карата үтә җаваплылык, күзәтүчәнлек һәм оештыру сәләте кебек сыйфатларның булуы уңышка ирешүдә төп нигезне тәшкил итә. Менә шундый һөнәр ияләренең булуы зур сөенеч, – ди яшь белгечләр үстерүгә зур игътибар бирүче җитәкче – «Сәйдәшев» исемендәге ҖЧҖе директоры Марат Сафин. 

  /  Автор фотосы.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев