Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сокланамын ялкынга да, салкынга да түзгәнеңә...

Авылга кайтканда таныш-белеш очраса, туктап, машинага утыртмый китмисең. Безнең Күзкәйдән дә Чаллыга йөреп эшләүчеләр шактый. Иң ерак авыл, югыйсә, әмма инде ул да шәһәр янына әйләнде. Кемдер заводта эшли, икенчеләре каравыл тора. Күршебез Нурия апа Шәйхуллина соңгы 4 елда район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшли. Кар дими, яңгыр дими,...

- Болай шәһәргә йөреп эшләве бик кыендыр бит? - дип сорыйм үзеннән.

- Юк, күнектем, эш булганда, йөрибез инде, - дип җавап бирә ул, тыйнак кына итеп.

Күзкәй участок больницасында стационар ябылып, штатлар кыскаргач, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булды ул. Эх, участок больницаларын ил буйлап кыстылар, кыскарттылар шул. Финансларны кисү аркасында, участок больницаларының стационарлары ябылды. Авыруларны көндез кабул итә торган амбулатория булып кына калдылар. Әнә шулай штатлар кыскарып, эшсез калучылар да булды. Ә Нурия Нуриевна район больницасына йөреп эшли башлады.

Авырганда без, ярдәм өмет итеп, нәкъ менә шәфкать туташларына, табибларга киләбез. Тәҗрибәле, дәвасы сихәтләндерә торган белгечләр алтын бәһасенә тора. Нурия Шәйхуллина да әнә шундыйлар рәтеннән. Район больницасында гомумпрактика табибы Наил Мансуров белән көненә дистәләгән авыруны кабул итәләр. Алар хезмәт күрсәтә торган участокка 2 меңнән артык кеше беркетелгән. Яңа поселогы, Әҗмәкәй, Яңа Сарайлыда яшәүчеләр район больницасының өченче катында урнашкан 301нче кабинетына килә.

- Авырып килүчеләр күп. Яман шеш белән, хроник авырулар, йөрәк-кан системасы авырулары белән интегүчеләргә аерым ярдәм кирәк. Безнең участокка караган авыллардагы шәфкать туташларының: «Бүген бөтенләй йокы эләкмәде, чакырулар күп булды», - дип килгән вакытлары еш була, - ди Нурия ханым. - Монда эшли башлаган беренче елларда рак белән авыручыларга авыртуны баса торган даруларга рецептлар бик күп яза идек. Соңгы вакытта әле андый очраклар кимеде, - дип, арта күрмәсен инде дигәнне аңлатып, өстәлгә дә сугып куя.

Тәҗрибәле табиб Наил Мансуров белән һәр авыруны тыңлап, тиешле дәвасын биреп, килешеп эшлиләр.

- Нурия ханым - чын медик, үз эшенең остасы. Холкы бик ипле, авырулар белән уртак тел таба белә, беркайчан да югалып калмый. Ул һөнәрен бик дөрес сайлаган, - ди аның турында табиб Наил Васил улы.

- Әйе, һөнәреңне яратмасаң, көн саен, никадәр чакрымнар үтеп, шәһәргә йөреп эшләп булмас иде ул, - дим мин дә, аңа кушылып.

- Үзем теләп, яратып сайладым шул медицинаны. Башта туганнарым теләге белән тегүчелеккә укырга кергән идем. Ике айдан бу эшнең минеке түгеллеген аңладым да авылга кайтып киттем. Бер елдан Минзәлә медицина училищесына укырга кердем, - ди Нурия ханым.

Югалтулар өзә үзәкне

Үзе Югары Байлар авылыннан ул. 1960 елның 24 февралендә 4 балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Нури абый - сугыш инвалиды. Бик уңган кеше була. Җыр-моңга хирыс, өздереп гармунда уйный. Әмма гомере генә бик кыска була: Нуриягә 11 яшь вакытта сугышта алган яраларыннан мантый алмый дөнья куя. Әнисе Мәймүнә апа колхозда эшли, тырыш, уңган хатын, тормышны җигелеп тарта. Әтиләре булмаса да, балаларга кыенлык күрсәтми тормыш көтә. Сыйныфташы, якын дусты Резеда Габделхакова балачакларын менә болай дип искә ала:

- Без беренче сыйныфка 20 бала укырга кердек. Шул балалар арасында озын коңгырт чәчле, ягымлы йөзле, тыныч холыклы Нурия дә бар иде. Безнең бәхетле балачагыбыз күген көтмәгәндә, җәйге матур көннәрнең берсендә кайгы болыты каплады. Тормышыбызның олы терәге булган газиз кешеләребезне - әткәйләребезне югалттык. Нурия 4 бала арасында бердәнбер кыз - төпчек бала иде, ә мин 4 баланың иң зурысы. Ачы хәсрәт безне тагын берләштерде. Шушы көннән соң безнең кайгыбыз да, шатлыгыбыз да, уй-фикерләребез дә уртак булды. Ятимлек үзен сиздерде: тормыш арбасына иртә җигелдек. 9нчы сыйныфта укыганда, Нуриягә тагын кайгы килде: Мирзаян абыйсын югалтты. Ул вакытта без Күзкәй мәктәбендә укый идек, интернатта тордык, бер караватта йокладык, бер партада утырдык. Атна ахырында авылга кайтканда ятимлек үзен бигрәк тә сиздерә иде. Әтиле балаларны техника белән килеп алалар, ә без Нурия белән кала идек.

Медицина училищесын тәмамлаган Нурия хезмәт юлын Казанның 15нче беренче ярдәм күрсәтү больницасында башлап җибәрә. Анда 3 ел эшли. Резеда Габделхакова истәлекләреннән:

- Әнисе: «Чаллыга кайт», - дип бик ялынгач, ак калага кайтып, медицина шәһәрчегендә хирургия бүлегендә эшли башлады. Ир балалар арасында бер генә кыз булгангамы, Нурияне әнисе Мәймүнә апа бигрәк тә ярата иде. Матур итеп киендерде, туена бирнә әзерләде, бүгенгедәй күз алдымда сандык өстенә өеп куелган юрган, мендәрләр, сервизлар. Мәймүнә апа акыллы, тәртипне ярата торган, бик пөхтә хатын иде.

Җәйге матур көннәрнең берсендә Нуриягә тагын иңнәр күтәрә алмаслык кайгы килде: ихатасы, бирнәләре, киемнәре белән бергә газиз әнисе Мәймүнә апа бер сәгать эчендә утта янып үлде. Бу кадәрле авыр югалтуларга ничек түзгәнен үзе генә белә...

Әнә шулай югалтулар күп була аның тормышында. Шулай да шатлыклар, табышлар да бүләк итә язмыш Нуриягә. Күзкәй авылы егете Разимга кияүгә чыга, гаиләдә бер-бер артлы ике малай туа. 15 ел төп йортта килен хезмәте күрсәтте, Фәтхия апаның яраткан килене булды ул. Аннары үзләре башка чыктылар. Аллаһы Тәгалә, яратканымны сынармын, дигән. Буй җиткергән кече уллары Рамил егылып имгәнгәч, бу гаилә өчен тормышның асты өскә килде. Нурия апаның нәкъ менә эштән кыскартылган, бик авыр көннәре иде. Бар көчен, сабырлыгын бер йодрыкка тупларга туры килә аңа. Урын өстендәге газиз баласының сызланулары, катлаулы операцияләр, ерак сәфәрләр. Күпме йөрәк егәре кирәк боларга. Бу сынауларга аналар йөрәге генә түзә ала торгандыр.

- Операцияләр кыйммәтле, авылдашлар булдыра алганча булышты. Акча җыешты. Хәл белеп, көч, ныклык өстәделәр. Авыр вакытта анысы да бик кирәк. Аларга рәхмәтем зур! Изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын, - ди Нурия апа. Рамилгә әле аякка басарга бик ерак. Әмма якыннары шул өмет белән яши.

Үз һөнәренең чын остасы, яраткан хезмәтенә бару өчен, көн саен озын юллар уза. Мин аңа һәрвакыт хәерле юллар насыйп булуын телим: шәфкатьле шәфкать туташын һәрчак авырулар көтә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев