Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сагынуларны басар өчен бер күрешү кирәк кешегә

Соңгы бер-ике елда инде зур популярлык казанган «Якташлар очрашуы»н урыннарда уздыру гадәткә кереп бара. Үткән ялларда андый очрашулар Чебенле, Оргыды авылларында узды. Кече авыл - Оргыдыда якташлар очрашуы, менә өченче тапкыр инде, шушы авылда туып-үскән, район якташлар җәмгыяте активистларының берсе - Мәүлетҗан Хисамиев тырышлыгы белән авылның әкияти матур бер урман...

Мәүлетҗан Галимҗан улы әлеге очрашуны матур, истәлекле уздыру, читкә таралган авылдашларын барлау, очраштыру өчен җан атып йөри. Башта ул иганәчеләр таба, аннары өйдән-өйгә йөреп, авылдашларының туган-тумачаларын барлый, мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп, бәйрәм сценариен төзи. Агымдагы елны Оргыды авыл бәйрәменә күрше тирә-як шәһәр, районнардан кала Магнитогорск, Чиләбе, Оренбург шәһәрләрендә яшәүче хөрмәтле кунаклар да кайткан иде. Бу юлы аңа бәйрәмне тирән эчтәлекле, хис-тойгыларга бай итеп үткәрү өчен Теләнче Тамак авылының мәдәният йорты директоры Илгиз Шәрифуллин, Теләнче Тамак авылының халык театры режиссеры Рәилә Закирова булышкан. Рәилә очрашуны да күңелләрне кузгата торган шигъри юллар белән бизәп, җепкә тезгәндәй бик матур итеп алып барды.

Дога белән башланган эш хәерле була дигәндәй, бәйрәм Оргыды авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Чыршылы авылында яшәүче Әхмәтгали Җәләловның күңелләргә ятышлы макәм белән дога укуыннан башланды. Ул быел гына 90 яшен тутырды. Соңыннан ул авылдашларын узганнарга «алып кайтты». Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов оргыдылыларның менә шулай бер гаиләдәй җыелуларына соклануын белдерде.

- Кайбер мәгълүматларга караганда Оргыды авылында 1795 елда 15 ихатада 66 кеше яшәгән. Бу авылга нигез салынуга ким дигәндә 250 ел бар дигән сүз. 1900 еллар башында Оргыды авылында 140 йорт булган һәм 450дән артык кеше яшәгән. Шул ук чыганакка күз салсак, 1848 елда авылда - мәчет, 1870 елда мәктәп ачылган, - дип авыл тарихы белән таныштырып үтте алып баручы Рәилә Закирова. - Авыл өлкәннәре белән санап карагач, шунысы да билгеле булды: Бөек Ватан сугышына авылдан типсә, тимер өзәрдәй 86 кеше киткән, шуларның 49ы ил азатлыгы өчен яуда башын салган. Бүген авылда 39 хуҗалыкта 71 кеше яши. Бер тыл ветераныбыз бар. Ул Гамбәрия апа Габдрәүфова. Ә Энҗе Лотфуллина, Сәвия Фәрдиева, Гафур Гәрәев, Нурмөхәммәт абый «әти» сүзен бер әйтергә тилмереп үскән сугыш чоры балалары, - дип дәвам итте ул.

Алып баручы туган авылын яратып, хөрмәтләп, ярдәм итеп яшәүче мөхтәрәм кешеләрнең исемнәрен атады. Шуларның берсе - Вәли Шәкүров һәм аның улы Хәйдәр. Туган авылларында мәчет җиткерделәр, аларның иганәчелек ярдәме белән зиратның коймалары ремонтланды.

- Кызганычка каршы, Вәли абый бүген арабызда юк, бәйрәмгә аның тормыш иптәше Тәслимә апа белән балалары кайтты. Шөкер, Тәслимә апа быел олуг юбилеен - 85 яшь тулган көнен билгеләп үтте, - дип аларга сүз бирде алып баручы. Ә Миңсылу Гәрәева җыр бүләк итте.

Авылдашлар очрашуына район якташлар җәмгыяте җитәкчесе, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева да килгән иде. Ул оргыдылыларны шатлыклы очрашулары белән тәбрикләде, илгә-көнгә иминлек теләде һәм алкышлар астында әлеге бәйрәмне оештыручы, туган авылы өчен янып яшәүче Мәүлетҗан Хисамиевка район якташлар җәмгыятенең Рәхмәт хатын һәм истәлеккә бүләк тапшырды.

- Сокланып карап утырдым, сый-нигъмәт тулы чәй өстәле янына өлкәннәр тезелешеп утырган, рәхәтләнеп аралашалар, сөйләшәләр, хатирәләр чоңгылында алар бүген. Балалар, оныклар уйнап йөри. Мондый очрашулар, тарих җепләрен өзмәс өчен менә шушы балаларга кирәк ул, - диде Инзилә Маннуровна. - Ишетеп, белеп үссеннәр: кемнәр без, кайдан киләбез. Арагызда исемнәрен горурлык белән телгә алырлык күпме кешеләр бар. Мин, мәсәлән, Фәридә апа Сәхапованы яхшы беләм. 40 елга якын халык арасында, авыл советында секретарь булып эшләде, аны игелекле гамәлләре өчен хөрмәтләделәр, әтисен, әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озатты, авыру апасын ничә ел карады, хәзер аның инвалид улын тәрбияли, - диде ул.

Инзилә Маннуровна, оргыдылылар соравы буенча, тирән эчтәлекле, хис-тойгыларга бай, үзе дә яратып башкара торган җырын бүләк итте, ә Фәридә Сәхапова үсмер чакта клубка бергә йөреп үскән яшьтәшләре белән җыр аша яшьлекләренә кайтып килде. Таһир Шәйхетдинов та гармунында сыздырды. Оргыды балалары, ун балалы гаиләдә үскән Ләбибә Хуҗиәхмәтова, аның апасы Әлфия Исламова, абыйсы Рәсим Исламов авылдашларына иң матур җырларын багышладылар. Аларның зур апалары Рәмзия апа да Оргыды авылы халкына җыр бүләк итте. Моннан тыш авылның үзешчән артистлары Айрат Каюмов, Фирдәвес Вәлиев, Әмирҗан Галимҗанов, Таһир Шәйхетдинов кунакларның һәм авылдашларының күңелләрен күтәрделәр: җырладылар-биеделәр, гармун сузып моңландылар.

Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары һәм кызлары белән горурлана. Авылга бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Оргыдыдан да Таһир Шәйхетдинов, Вәли Шәкүров, Азат Саттаров, Мәүлетҗан Хисамиев кебек күпме кешеләр чыккан. Бу исемлекне тагын дәвам итеп була.

Дәртле көйгә мәйдан уртасында күмәкләшеп биеп алганнан соң алып баручы уртага Әмирҗан Галимҗановны чакырды. Җырын башлаганчы ул гозерен әйтте:

- Узган елда зиратны чистарту өмәсендә актив катнаштыгыз, зур рәхмәт. Тик кайберәүләр үз әрвахларының каберен чистарталар да чүбен ташлап китәләр. Алай ярамый, кемдер җыештырырга тиеш була бит аны. Инде, кадерле авылдашларым, быел да 30 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә тагын өмә үткәрәбез, рәхим итеп, катнашуыгызны көтәбез, - диде ул.

Кече авылның олы бәйрәме озак дәвам итте. Күмәкләшеп тә биеделәр, биюне җыр алмаштырды. 90 яшьлек Әхмәтгали бабай Вәлиев, көр тавыш белән, үзе чыгарган такмакларны җырлады.

Микрофон алдына чыккан бер генә кеше дә бүләксез калмады. Күчтәнәч-бүләкләрне мулдан алганнар. Мәүлетҗан Хисамиев бу очрашуны уздыруда булышкан иганәчеләрне зур рәхмәт хисләре белән телгә алды. «Оргыды авылы бәйрәмен үткәрергә булышкан, һәрдаим ярдәм кулы сузган «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиевка (ул ел саен үз өлешен кертә), Оргыды уллары Хәйдәр Шәкүровка, Азат Саттаровка, Фирдәвес Вәлиевка, транспортны ягулык белән тәэмин иткән Рәшит Шәмсетдиновка, һәр эшкә дә булышлык итүче Мөнәвир Мөхәммәтдиновка, аның тормыш иптәше Флүрә ханымга барлык оештыручылар комитеты исеменнән олы рәхмәт әйтәбез. Шулай ук аерым рәхмәт сүзләрен Рафаиз Мөхәммәтдиновка һәм Мөсәвир Гәрәевка белдерәбез», - дип сөйләде Мәүлетҗан Галимҗан улы. Ул шулай ук бәйрәмдә чыгыш ясаган күрше авыллардан килгән кунакларга, Теләнче Тамак авылының мәдәният хезмәткәрләренә барлык авылдашлары исеменнән зур рәхмәтен әйтте.

Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев