Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Мирас булып күчкән һөнәр

«Шушы якта туып, шушы җирлеккә хезмәт итүем белән дә үземне бәхетле саныйм!» – Фируза.

«Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү предприятисе» ҖЧҖ игенчелек, орлыкчылык, терлекчелек тармагы буенча республикада алдынгы урында. Яуланган биеклектә калу, тагын да югарырак уңышларга ирешү өчен җитештерү предприятиесе директоры, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче белгечләр,  гомумән һәр хезмәткәр агросәнәгать тармагын үстерү өчен кулдан килгәнен, һәм, әйтергә кирәк, килмәстәен дә эшләргә тырышалар.

Бүгенгесе көндә хуҗалыкта 2480 баш мөгезле эре терлек асрала. Шул исәптән 776 баш савым сыеры. Һәр сыердан уртача 31 литр сөт савылып, тәүлеклек тулаем савым 24 мең килограмм тәшкил итә.

Хуҗалыкта асралучы терлекләр ел әйләнәсенә бер типтагы ашату рационына көйләнгән. Мал табибы Илшат Гайсин, ветфельдшер Резеда Хөснетдинова, зоотехник Руслан Вәгыйзов, Иске Абдулдагы сөтчелек комплексы мөдире Фәнис Гайнетдинов, Мерәс бригадасындагы сөтчелек комплексы мөдире Фируза Гатиуллиналар кулга-кул тотынып, киңәшләшеп эшлиләр. Һәр ике комплекста бишәр сыер савучы тырыш хезмәт куя.

«Ел елга охшамый, мал азыгын ике елга җитәрлек итеп – запас белән әзерлибез. Бер шартлы терлеккә тәүлегенә 34,3 килограмм мал азыгы кирәк. Базларга 11 мең тонна силос һәм  11мең 550 тонна сенаж салынды. Фураж әзерләү өчен безгә 2 мең тонна кукуруз кирәк. Бүгенгесе көнгә 1,5 мең тонна кукуруз суктырылды. Фуражны үзебездә ясыйбыз. Сатып алсаң ул артык кыйбатка төшә. Дөрес, фураж өчен өстәмәләр, примексларны сатып алабыз. Үз белдегең белән ашату чорлары үткәндә калды. Мал азыгы рационы балансланган. «Мустанг Технологии кормления» заводы белән хезмәттәшлек итәбез, мал азыгы рационын терлекчелек тармагы белгечләре, галимнәр белән киңәшләшеп төзибез. Бездә эленке-салынкы эшләүче юк. Күмәк көч белән генә уңышка ирешеп була», – ди «Сәйдәшев исемендәге җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ директоры Марат Сафин.

 

 Безне авыл белән куркытмадылар!

Балага: «Алай түгел, болай ул!» – дигән сүзгә караганда шәхси үрнәгебез үтемле. Моның мисалы – Мерәс авылында яшәүче Сәкинә ханым белән Мөхәммәтхан Харисовлар. Алар балаларында туган якка, авыл җирендәге авыр хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияли алганнар – үз үрнәкләре белән. Сәкинә ханым гомере буе терлекчелек тармагында җиң сызганып: сыер сауган, бозаулар караган, ферма мөдире булып эшләгән. Мөхәммәтхан Харисов – машина йөртүче булып хезмәт куйган. «Әни пенсиягә чыккач та фермада эшләде әле», – ди Фируза. 

«Әти-әниегез: ”Үзебезнең авыр эш белән интеккән дә җиткән. Авылда чиләнмәгез, шәһәргә таю ягын карагыз”! – дип әйтмәделәрме соң?» – дигән соравыма Фируза ханым: «Юк. Алар һәрвакыт үз эшләрен яратып, күңел биреп башкардылар. Шул үрнәктә тәрбияләндек. Авыл җирендәге тормыштан зарланмадылар», – ди горурлык белән.

Урта  мәктәпне тәмамлагач Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлеге алдым һәм 2002 нче елда Мерәскә кайттым. Мәктәп тәмамлаган елны Наил белән дуслашкан идек, насыйп булгач, 2003 нче елны никах укытып гаилә кордык. Бер-бер артлы биш балабыз – дүрт кыз һәм бер улыбыз туды. Олы кызыбыз Гөлфинә Яр Чаллыда улы белән яши. Кызганыч, киявебез махсус хәрби операция барган җирдә батырларча һәлак булды. Кызыбыз улын – оныгыбызны тәрбияли. Әлфинә – Яр Чаллыдагы 12 санлы мәктәптә укыта һәм бер үк вакытта югары уку йортында белем ала. Руфинә – банк эше белгечлеге буенча, Наилә – Яр Чаллы педагогия институтында тәрбияче булырга укый. Төпчегебез Данил Иске Абдул мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укый. Улыбызны чын ир-егет, нәселебез горурлыгы итеп тәрбияләргә тырышабыз. Җәй буе үзебезнең җирлектә авыл хуҗалыгы тармагында эшләп алган акчасына яңа матай сатып алды. Балаларга: «Авылда кала күрмәгез!» – дип ялгыш та ычкындырмыйбыз. Иң мөһиме – төпле белем алып кирәкле һөнәр үзләштерсеннәр. Мул тормышта яшәү өчен тырышып эшләсеннәр. Үзебезнең әти-әниләр авыл тормышы, физик хезмәтнең авырлыгы белән куркытмаган кебек, без дә балалар күңеленә  шик-шөбһә салмыйбыз», – дип бала тәрбияләү серләре белән бүлешә.   

                

                       Күз – курка, кул эшли

«Сәйдәшев исемендәге җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ сөтчелек комплексының Мерәс бригадасы ферма мөдире Фируза Гатиуллина хезмәт юлын иң авыр тармакта – таналар өйрәтү бүлегендә башлаган. «2011 нче елда улыбыз Данилга 11 ай иде. Әнием баланы карарга риза булгач ыермага эшкә чыктым. Ул вакытта җиңел булмады. “Күз – курка, кул эшли” әйтемендәгечә, бераз гына шөбһәләнсәм дә, авыр эшкә алындым. Беренче тапкыр бозаулаган таналарны бидонга сава идек. Торнаташ болынында иректә, иркенләп йөргән сыерны чылбырга бәйләгәч... Дөресен әйтергә кирәк, бидон бер якка, мин бер якка очкан чаклар да булды. Аннан фермага яңа технологияләр кертелә башлады – сөтүткәргечләр сузылды, кул хезмәте механикалаштырылды. Бүгенгесе көндә сыер саву автоматлаштырылган. Әниләр сыер сауган чор белән хәзергесен чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Хәзергесе вакытта 500 сыерны ике оператор биш сәгать эчендә сава. Иске Абдулда, Мерәстә бишәр савучы. Ике фермада да берәр савучы бозаулату залында эшли. Эш сменалы. Минем карамактагы сыер савучылар: Резеда Ибраһимова, Елена Кащаева, Надежда Петухова, Анастасия Кудряшовалар үзара килешеп, бер-берсенә иңнәрен куеп эшлиләр. Терлекчеләр: Михаил Селин, Илдар Ситдыйков, Айдар Шәйхиев, Илнур Җәлиев, Илинар Җәлиев, сыерларны юуучы Иван Дюкиннар үз эшләренә җаваплы карыйлар. Гомумән, безнең хуҗалыкта хезмәткәрләр бердәм, тату. Шуңа да, эш авыр булса да, зарланмыйбыз.

Сүзнең дөресе кирәк, директор: «Фируза сине ферма мөдире итеп куярга дип ниятләп торабыз», – дигәч, уйга калдым. Җаваплы эш. Эш сәгате тәмамланса да, җаваплылык ел тәүлеге дәвам итә. Хезмәт коллективы белән зирәклек күрсәтеп идарә итәргә кирәк. Фермадагы йөзләгән баш мөгезле эре терлек, бозаулар сау-сәламәт булсын, эшебез уңай нәтиҗә китерсен дип ихластан эшләгәндә генә уңышка ирешеп була.  

Шәхси хуҗалыгыбызда 2 сыер, 2 тана, 1 бозау асрыйбыз. Үзем дә, ирем дә мал-туар асрап яшәүче гаиләдә үстек бит. Каенанам Флүрә – гомер буе сыер сауды, каенатам Вәсим механизатор, терлекче булып хезмәт куйдылар. Ирем Наил дә әти-әнисе салган сукмактан атлый. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Бүгенгесе көндә фермага салам ташый. Тормыш-яшәешемнән – канәгатьмен. Шушы авылда туып, шушы җирлеккә хезмәт итүем белән дә үземне бәхетле саныйм!» – ди эштән тәм, тормыштан ямь табып яшәүче Фируза Мөхәммәтхан кызы Гатиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев