Михаил Мифодеев: «Үз милләтеңне һәм башка халыкларны хөрмәт иткәндә генә көткән нәтиҗәгә ирешеп була»
22 апрель көнне башкалабызда үтәчәк ТР халыкларының III съездына делегат булып районның керәшеннәр җәмгыяте рәисе Михаил Мифодеев та барачак. Оешма бездә инде ун ел эшли һәм шул вакыт дәверендә аны Михаил Васильевич җитәкли. Халыкның яшәешен, тормыш рәвешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белмәгән кешегә мондый җаваплылыкны ышанып тапшырмыйлар. Ә керәшеннәр яшәгән җирлектә туып,...
Керәшен фольклор ансамбленә татарлар да бик теләп йөри
Районда керәшен авыллары аз түгел, Михаил Мифодеев яшәгән Мәләкәс җирлегендә дә алар берничә. Шулай ук Борды, Җәйләү, Аулаш шушы исемлектә. Мәләкәс, Бордылар белән беррәттән, Кнәз җирлегендә дә керәшеннәрнең фольклор коллективы эшләп килә. Үткәнне саклау, тарихны барлау ниятеннән авылларда музейлар эшли. «Төп максатыбыз - мәдәниятебезне, иманыбызны яшь буынга тапшыру», - ди Михаил Васильевич.
Мәләкәстә керәшен мәдәниятен саклауда иң төп рольне, мөгаен, авылның фольклор ансамбле уйныйдыр. Бер генә культура чарасы да бу коллективтан башка узмый җирлектә. Мәләкәс - төп керәшен авылы булса да, татарлар да, руслар да күп яши биредә, башка халыкларны да очратырга мөмкин. Ансамбльдә дә керәшеннәр генә түгел. Барысы бергә тату булып, бер максатка йөз тотып, бер-берсен хөрмәт итеп эшлиләр. Район, шәһәр, республика бәйгеләрендә, чит төбәкләрдә нинди генә чараларда катнашмыйлар һәм нинди генә җиңүләр яуламыйлар алар. Яшь «Питрау»лылар әле күптән түгел «Россия талантлары» ачык халыкара телевизион фестивалендә катнашып, беренче дәрәҗә диплом алдылар. Мәскәүдән килгән жюри әгъзалары аларны 2 сентябрьдә үзләренә шәһәр көненә дә чакырган. Иске Җирекледә дә керәшен мәдәниятен үстерүгә саллы өлеш бирелә. Биредә «Җакын туганнар» дигән фольклор ансамбль эшли. Борды авылында өлкәннәрнең «Борды», балаларның «Тәңкәләр» ансамбльләре иҗат итә. Кнәз авыл җирлегендә керәшен йолаларын халыкка «Айбагыр» коллективы җиткерә.
Мирасны барларга унбиш-егерме ел алдан тотынасы калган
«Ләкин безгә мирасыбызны барларга бер егерме ел алданрак тотынасы булган. Тарихыбызны сөйләрдәй бик күп әби-бабайларыбыз инде бакыйлыкка күчеп бара, - ди Михаил Васильевич. - Һәр авылның үз йолалары гына да бихисап бит. Бик матур сыйфатыбыз - керәшен халкы бик тыныч, ипле. Ярты авыл бер-берсенә туган бездә. Шуңадыр, исем белән эндәшү дә бик сирәк. Яратып, кума, кода, кодагый, кодача дип мөрәҗәгать итәбез бер-беребезгә. Мәләкәснең төп бәйрәме - Питрау, аннары Микуланы атарга мөмкин. Питрауга печән әзерлиләр, басудан төнлә генә кайталар. Ял иткәч, арыш урагына китәләр, Питрау себеркесе бәйлиләр, тәкә суялар. Кунак каршы алу йоласы да үзенчәлекле: күмәч пешерәләр, балык тәкәсе, койка, квас әзерлиләр. Төш пешереп, сөзмә ясап кунакка чакыралар иде. Туйлар икешәр көн бара иде. Авыз ачудан башлап, бәйрәмнәр китә иде: Тройсын, Казанский, Симет... - дип, керәшен йолаларын барлый Михаил Васильевич. - Менә шушы матур гадәтләребезне югалтмау, кайтару өчен тырышабыз инде бүген», - ди ул.
Чиркәү төзү - йолаларны саклау
«Авылда бик олы һәм саваплы эшкә тотындык - чиркәү төзи башладык», - дип билгеләп үтә Михаил Мифодеев. Элеккеге иман йортының качлары киселеп, бинасы мәктәпкә әйләндерелгән булган, аннары интернат булып торган. Ул хәзер сүтелгән, территориясе тарихи урын дип билгеләп куелган. Җиде-сигез ел элек аннан ерак булмаган икенче урында чиркәүгә нигез салына башлаган. План буенча, ике гөмбәзле, мәһабәт чиркәү булырга тиеш ул. Бүген нигезе, подвал өлеше эшләнгән, күтәрергә кирпеч кайтарылган. Ләкин төзелешне ахырына кадәр җиткерү әле бик күп финанс чыгымнары сорый. Оештыру эшләрен Мәләкәс егете Иван Еремеев үз кулына алган. Ә бүген авылда кече храм эшләп килә. Чиркәү йолалары әлегә шунда башкарыла.
Гомер буе халыкка һәм милләткә хезмәт итүдә
«Язмышыма гомер буе туган авылымда яшәү, аның проблемалары белән яну, үз җирлегебез халкы белән эшләү язылган булгандыр инде», - ди Михаил Васильевич. 32 ел буе авыл советы рәисе булып эшләгән әтисенең үрнәге дә үзенекен иткәндер - Михаил Васильевич туган нигезеннән дә читкә китмәгән. Җәмәгате, Иске Җирекле кызы Татьяна Николаевнаны да шушы йортка килен итеп төшергән, инде 44 ел бергә гомер итәләр. Әле авыл җирлеге башлыгы вазифасыннан киткәненә берничә генә ел Михаил Васильевичның. 70кә якынлашып килсә дә, күңеле белән әле ул анда. Бүген дә авыл җирлеге депутаты. Төпле фикере, тыныч кына итеп акыллы киңәшен бирә белүе өчен хөрмәт итәләр аны. Чыннан да, авылдашлары, керәшеннәр, татарлар арасында дуслыкны, татулыкны саклауда, аны ныгытуда хезмәте зур Михаил Мифодеевның. Шундый мохитне югалтмаганнары, бу юнәлешкә аерым игътибарлары өчен ул республика, район җитәкчелекләренә бик рәхмәтле. Ә керәшен мәдәниятен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүче республика керәшен җәмгыятенә, районның керәшеннәр яшәгән җирлекләр башлыкларына, һәр чарада ярдәм итүче иганәчеләргә рәхмәтен җиткерә ул. Үз милләтебезне яратканда, башка халыкларны хөрмәт иткәндә, үзара тату яшәгәндә генә көткән нәтиҗәгә ирешеп була, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев