Мөхтәрәм ветераныбыз 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте
Картаймагыз әле, ветераннар Сезгә кирәк әле бик күп назлар... Шагыйрьнең бу юлларын шигарь урынына кабатласак та, картайдылар шул инде утлы елларда җиңү яулап кайткан солдатлар. Быел ил азатлыгы өчен 17-18 яшеннән сугышка кергән ил улларына - 90 яшь. Алар инде бармак белән санарлык кына калды. Яңа Байлар авылыннан Мәхмүтҗан Сабировка...
Без килеп кергәндә шәһәр җир белән тигезләнгән иде, дип искә ала ветеран
Адәм баласы җир йөзенә сынаулар өчен килә диюләре хактыр, әмма Мәхмүтҗан абый Сабировка сынаулар күбрәк тә булган шул. Әтиләрен урман кискәндә агач басып үтергән. Әниләренә терәк булып ике канаты - ике улы калган. Тик тынычлап тормыш көтүләр насыйп булмый - Бөек Ватан сугышы башлана. Мәхмүтҗанның абыйсы Имаметдинне беренче көннәрдән үк фронтка алалар. Терәксез калган гаиләнең бердәнбер ир заты - үсмер малай, әнисенә ияреп, колхоз эшенә йөри башлый. Ир-егетләр бер-бер артлы яуга китә, колхоз хатын-кыз, карт-коры, үсмерләр кулына кала. Камыт кидертергә буйлары да җитмәгән малайлар ат иярли, бөтен авыр эш аларның иңнәренә кала. Мәхмүтҗан эштә сынатмый анысы, бик чырыш малай була. Тик менә фронттан авылга бер-бер артлы кара мөһерле хатлар килә башлый. Сабировлар капкасын да кага ул - әтисе урынына калган газиз абыйсы Имаметдиннең батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Ачлы-туклы яшәүгә дә, бер ише шәп ирләр күтәрмәслек авыр хезмәткә дә түзәргә өйрәнгән Мәхмүтҗан бу югалтуны бик авыр кичерә.
Әтиләренең фаҗигале үлемен зур сабырлык белән үткәргән әниләре хәсрәттән сыгылып төшә. Үсмер егет әнисенә рухи терәк, юатучы булырга тырыша, эшкә тагын да ныклабрак тотына. Ә күңеле фронтка чакыруны көтә - абыйсы, яшьли яу кырында башларын салган авылдашлары өчен үч алу нияте ярсыта аны.
Көткән көн килә - сугыш тәмамланырга бер ел кала инде 18 яшен тутырган, колхозда авыр эшләрдә чыныккан егетне хәрби хезмәткә чакыралар. Кара диңгез флотына - Феодосия шәһәренә эләгә ул. Мондагы хәлне күргән егетнең йөрәге куырыла: фашистлар шәһәрне җир белән тигезләгән, йортлар җимерелеп беткән, корылмалар кара кисәүгә әверелгән, кая карама канга баткан үлгән кеше гәүдәләре аунап ята. Моннан фашистларны куган булалар инде. Солдат Сабиров абыйсы өчен кулына корал тотып үч ала алмаса да, шәһәрне торгызуда үзен аямыйча эшли. Анда бераз хәлләр җайлангач, аларны Украинага күчерәләр. Монда да янган йортлар, кисүгә калган авыллар пыскып ята, исән калган кешеләр, шәүләләр кебек, көч-хәл белән йөри. Бу фаҗигане үз күзләре белән күргән кеше генә ахыргача аңлый. Монда алар көне-төне, ялсыз диярлек эшлиләр...
Мәхмүтҗан Сабиров 1950 елда гына туган авылы - Яңа Байларга кайтып төшә. Авыл тәмам күтәрмәгә калган, толлар, ятимнәр арткан. Егет баш-аягы белән эшкә чума. Уңган-булган, тылда фронт тоткан кызлар арасыннан сайлап, Минәмирә белән гаилә корып җибәрә. 40 елга якын бик матур яшиләр алар. Шәп итеп йорт җиткереп керәләр, бер-бер артлы өч бала табып үстерәләр. Тик бергә картаерга насыйп булмый - буыннары ныгыр-ныгымас авыр хезмәттә изелгән, түзем, сабыр гомер юлдашы бакыйлыкка күчә. Ярый әле бу тырыш, җылы мохитле гаиләдә тәүфыйклы балалар үсә - әтиләренә бик хәерхаһлы алар.
Бүген Мәхмүт абый үзенең юбилеен шушы балалары, оныклары арасында бәхетле карт булып каршылый. Аллаһы Тәгалә хезмәт һәм сугыш ветеранына хәерле гомер, шул гомеренә җитәрлек сәламәтлек бирсен.
Заһидә Нәбиуллина,
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев