«Максатыбыз – халыкны сыйфатлы ризык белән тәэмин итү!»
Күперледә фермер хуҗалыгы тотучы Наил Рафаил улы Габдрахманов әнә шулай ди.
Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән мәкаль нәкъ менә аның хакында. Ул – тәвәккәл кеше. Ярты гасыр яшәү чорында ул нинди һөнәрләрне үзләштермәгән дә, нинди генә шартларда эшләмәгән?!
Ул үзе бу хакта: «Әниемә охшаганмын. Ул – булдыклы, тәвәккәл, батыр кеше булды. Хатын-кызлар башкара торган эшләр, шөгыльләр турында әйтмим дә инде, ир-атлар гына үти ала торган хуҗалык эшләрен дә биш бармагы кебек белә һәм җиренә җиткереп эшли иде. Әни үлгәч аны сагынып авыл халкы бәет чыгарды. Соңгы юлга озатырга халык сабантуйга җыелган сыман күп булды. Әни – дөнья бәясе кеше иде!» – дип кадерле кешесен сагынып искә ала Наил әфәнде.
Су асты көймәсендә хезмәт итеп чыныккан кешегә КФХ ачу берни тормый. Төньяк флотта су асты көймәсендә өч ел хезмәт итеп кайткан егет Казан елга техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Аннан: мелиорация һәм су хуҗалыгы идарәсендә, «Татсельхозводстрой», «Камдорстрой» трестларында хезмәт куя. Туксанынчы елларда Красноярскийда сезонлы эштә – алтын юуу кебек авыр хезмәтне башкара. Төзелеш белән шөгыльләнә. Тапкан сәмәнен әрәм-шәрәм итмичә Суровкада йорт салып керә дә үз хуҗалыгында үгезләр асрый. Шул елларда сарык асрау турында уйлый башлый.
Күперле авылындагы ярты-йорты ферманы “аякка бастыру” өчен Наил Габдрахманов кулында булган акчаны тоткан. «Ике ел ярым элек фермер булдым. Тукай районы хакимиятенә, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдиновка һәм белгечләргә рәхмәт – грант алуда рәсми кәгазьләр тутыруда бик булыштылар. Миллион ярым грантка 160 баш сарык, токымлы тәкә сатып алдым. Хәзер сарыкларның баш саны, бәрәннәрен дә кертеп, 500 баш чамасы. Аларны халык корбанлыкка сатып ала.
Мал асрау – җаваплы, авыр хезмәт. Атым бар, ул – зур булышчым. Җәйге айларда көтү көтәбез. Шуны әйтәсем килә – фермер өчен җир – һава кебек кирәк. Сөрүлек җирләр булдыру мәсьәләсе уңай хәл ителгәндә фермер хуҗалыгының киләчәге өметле. Бу өлешчә хәл ителде. Бүгенгесе көндә 10 гектар җирем бар. Анда мал азыгы әзерләү өчен күпьеллык үлән чәчтем. Көч-куәт бар чагында КФХны ныклап аякка бастырырга – сарыкларның баш санын мең-мең ярымга җиткерергә ниятлим», – ди Наил Габдрахманов.
Менә шундый уңышларга ирешкән фермер үз хуҗалыгында семинар уздырды. Тәҗрибә алмашу, бер-берең белән эш хакында, алдагысы көнгә яңа планнар турында фикер алышу максатыннан уздырылган семинарда районыбызда хезмәт куючы фермерлардан тыш Кукмара, Балтач, Әлки, Актаныш, Зәй, Азнакай, Сарман, Әлмәт районнарыннан да теләктәшләре – хезмәт яратучы фермерлар килгән иде.
Наил Габдрахманов хуҗалыгында сарыкчылык буенча теоретик, практик яктан тәҗрибә туплау ниятен күздә тотып оештырылган семинарда терлекчелек тармагы хезмәткәрләре үзләренең крестьян-фермер хуҗалыкларында ирешкән уңышлары, аңа ирешү юллары һәм, билегеле булганча, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары хакында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Биредә “тел яшереп” тору булмады. Мисал өчен,
Наил Габдрахмановның якын дусты – Бордыбаш авылында КФХгы җитәкчесе Илдар Әшрәфуллин: «Фермер – ел тәүлеге фермада, кыр-басуларда. Зарланмыйм. Үзебез сайлаган язмыш. Шулай да, эш эш белән, дус-ишләр, терлекчелек тармагында эшләүчеләр белән аралашу кирәк. Семинар – авыр хезмәттән соң көч туплау да, рухи азык алу да булды. Киңәшле эш таркалмас, диләр. Терлекләрнең сәламәтлеген саклау буенча профилактик чаралар турында Наил бик яхшы итеп сөйләде. Аңа башкалар да кушылды. Кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык. «Сарык асрау турында» дип аталган семинарның көн тәртибендә рухи яктан да баедык – танылган җырчы Равил Галиев һәм аның яшь коллегасы Ришат Шәйхетдиновның чыгышларын яратып кабул иттек. Без бит авыл малае, дигәндәй, туган җирне ярату, дуслыкның зур байлык булуы хакындагы җырларны аеруча яратып тыңладык. Безне түгәрәк өстәл артына җыйган Наилгә һәм аның гаиләсенә, җырчыларга рәхмәт.
Биредә ферманың эчендә дә, утарларда да – тәртип. Сарыклар – көр. Аларның сәламәт булуы әллә каян күренеп тора. Малның көтүдә йөрүе – бик яхшы. Аннары тагын шуңа игътибар иттек – ферма өе бик пөхтә. Анда: ял итү, ашарга пешерү өчен шартлар тудырылган. Сугым өчен уңайлы лапаслар булдырылган. Анда шланг аша чиста су килә. Кыскасы, эшләүче кеше өчен уңайлыклар бар. Корбан чалган чорда бу бик мөһим.
Наилнең үз хуҗалыгында асралган мал итеннән пешерелгән пылауның тәме әле булса тел очында тора. Ачык һавада, учакта әзерләнгән аш-су, самовар чәе белән хушландык. Бер-беребезне күреп сөендек. Рәхмәт дустыма», – ди.
Фермерлар исә беравыздан: «Без – халыкны сыйфатлы ризык белән тәэмин итү өчен иртәдән-кичкә кадәр эшлибез. Хуҗалыкларыбыз нык булса илебез икътисадый яктан алга китә. Шуңа да, фермерларга каралган төрле дәүләт программалары гамәлдә булсын. Грантлар системасы эшләп торсын иде. Без исә, крестьян фермер хуҗалыкларыбызны үстерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер», – диделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев