Көньяк-көнбатыш Азиядә урнашкан Катар илен үз иткән татар кызы Лилия – авылыбыз оныгы
Кешене язмышы, җыясы ризыгы кайларда гына йөртми. Күршебез Рабига әбекәйнең оныгы Лилия Нуруллина, әнә, гаилә корып, көньяк-көнбатыш Азия якларында - нәни генә Катар илендә гомер кичерә. Аның, гаиләсе белән бергәләп, авылга - әтисенең туган нигезенә кунакка киләсен ишеткәч, бик сирәк телгә алына торган бу ил турында кызыксынып киттем.
Лилиянең Чаллыдан авылга кунакка киләчәген белгәч, ул яшәгән якларның культурасы, йолалары, халкы турында берничә сорау бирермен дип ниятләп куйган идем. Дини, әхлакый кануннары бик кырыс булган мөселман илендә яши диләр иде. Зифа буйлы, карлыгачтай кара кашлары сызылып киткән, килешле генә төрекләрчә итеп яулык, озын өрфия күлмәкле, хөр күңелле яшь ханымны күргәч, күңелгә рәхәт булып китте.
- Лилия, кем әйтмешли, җир читендәге ул илгә ничек барып чыктың?
- Танышларымның чакыруы буенча 2000 елда Дубайга ял итәргә барган идем. Дусларымның зур булмаган бизнесы бар. Мине эшкә чакырдылар. Бергәләшеп аларның рус ризыклары әзерли торган рестораннарында эшли башладык. Продукция алып килергә Мәскәүгә йөрибез. Эшләп киттек әйбәт кенә. Шунда мәш килеп йөргәндә гарәп егете Абдулла күзәтеп торган икән. Сүз катты. Дулкынланып торган шомырттай кара чәчле, төз матур гәүдәле, гел елмаеп сөйләшә торган ачык йөзле егет үземә дә ошады. Аларда озак очрашып йөрү гадәте юк. Әтиләреннән рөхсәт алып, кабат Дубайга килде. Ошагач, ияреп киттем инде...
Лилия үзе миңа сөйләгән арада, матур елмаеп, иренә карап ала, телне аңламаса да, тегесе дә хуплагандай елмая. Кирәк урыннарда Лилиясе гарәпчә сөйләшеп китә, киңәшләшеп ала. Ул да булмады, шау-гөр килеп кызлары йөгереп килде - күбәләк куалар икән. «Анда күбәләкләр юк, хәйран калдылар», - ди Лилия сабыйлары өчен куанып.
- Телен, культурасын, гореф-йолаларын белмәгән әллә кайлардагы илгә курыкмыйча ничек бардың?
- Кечкенәдән үк тәвәккәллегем бар. Баштарак кыен булды, шулай буласы билгеле инде. Әти-әнисе, туганнары ерактан килгән татар кызын бик җылы кабул иттеләр. Абдулланың ун туганы бар. 8е - ир-егетләр, икесе кызлар. Телне тиз өйрәндем. Ә менә 50 градуслы эссегә түзүләре баштарак бик читен булды. Анда эсседә саклый торган тукымадан тегелгән кием саталар.
- Тышкы кыяфәткә чикләү, аерым таләпләр бармы?
- Күреп торасыз, менә шулай киенәләр. Урамга чыкканда хатын-кызлар пәрәнҗә кия, әллә нинди бизәнү әйберләре тагып бетерәләр.
- Мөселман илләрендә хатын-кызларның хокуклары чикле, берничә хатынга өйләнү дә бар бит инде...
- Иремнең әтисе дә ярты гасыр бер хатын белән яшәгән, 8 ир туганы да, кайберләрен мин килгәч өйләндердек, бер хатын белән яшиләр, өй тулы балалар үстерәләр. Күп хатынлылык бар, әмма алай өйләнгәндә ир кеше үз өстенә тулы бер исемлек йөкләмәләр ала. Хокукларны чикләү юк, дини кануннар аерым таләпләр, әхлакый кагыйдәләр куя. Ә болай хатыннар машина йөртәләр, җәмәгать эшләрендә катнашалар. Мине ирем эшләтми, балалар белән шөгыльләнү, аларны тәрбияләү анда зур эшкә исәпләнә. Ялланып эшләүче бала караучыбыз бар. Үзем кызларымны машина белән төрле шөгыль түгәрәкләренә, бассейнга, паркка, зоопаркка йөртәм. Илдәшләрем белән аралашабыз. Әйтик, пәнҗешәмбе - урыс көне. Россиядән килгән рус, чечен, украин, татар хатыннары җыелышабыз, җылы аралашабыз, сагышларны таратабыз. Балаларыбыз бергәләп уйный. Ә җомга - гаилә көне. Бергәләп ресторанга барабыз, музыка тыңлыйбыз.
- Син анда чит илдән килгән кеше бит инде, кыерсытулар сизелмиме?
- Анда яши башлавыма 15 ел булды, ияләштем. Абдуллаларның ныклы гына гаилә бизнесы бар. Бирегә ел саен диярлек кайтабыз. Өч фатир алдык, заманча җиһазладык, йорт салырга җир сатып алдык. Ирем Россия гражданы хокукын ала алса, бәлки биредә берәр эш ачып җибәрербез дигән ният тә бар.
- Сагындырамы туган ил?
- Әлбәттә. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ярый әле бер елда әниебез Римма килеп, бер-ике ай яшәп китә, икенче елда Чаллыга үзебез кайтып төшәбез. Ара галәмәт ерак инде.
- Туйлар, бәйрәмнәр син яшәгән илдә ничек уздырыла?
- Ир бала үстергән ата-ана улларын өйләндерер вакыт җиткәч, кәләш сайларга керешә. Ана кеше җиткән кызы булган әле бер, әле икенче гаиләгә бара, аралаша, сайлана. Кызы ошаса, анасы күңелгә ятмый, я киресенчә. Әнисенә карап кыз сайлау гадәте дә бар. Кызны сайлагач, аны егеткә күрсәтәләр - 10-15 минутка очраштыралар. Икесе дә бер-берсен ошатса, бергә булырга ниятләсәләр, бирнәләр турында сөйләшәләр. Ирексезләп өйләндерүләр юк. Бирнәгә - алтын әйберләр, кыйммәтле бүләкләр әзерләнә.
Туй көнне хатын-кызлар бик матур итеп бизәнеп, берсеннән-берсе уздырып киенеп, күлмәк өстеннән - кара бөркәнчек, биткә пәрәнҗә ябып туй буласы йортка киләләр. Биредә хатын-кызлар - аерым табында. Бөркәнчекләрен, пәрәнҗәләрен салгач, чын гүзәлләргә әвереләләр. Ир-атлар да аерым табынга җыела. Табынга хәмер куелмый.
- Лилия, катарлылар гаиләсенә кунакка килсәң, үзеңне ничек тотасы?
- Аяк киемнәрен салып узасы, хуҗа белән сәлам алышасы, үзе бер ритуал, аннары түргә узасың. Идәндә келәм өстендә табын әзерләнгән була. Аякларыңны бөкләп утырасың. Сый - чәй, ике-өч төрле каһвә, җиләк-җимешләр. Чынаяк буш торырга ярамый, гел өстәп торалар. Катарлы белән сөйләшкәндә шәхси тормышны, хатын-кызны, җирле кануннарны тикшерергә ярамый.
- Монда кайткач үз фатирыгызда яшисез, кунакка йөрисез, менә нигез йортка да килдегез. Кире Катарга киткәндә нинди хисләр кичерәсең?
- Кызганыч, соңгы кайтуларымда Рабига әбием юк инде, ирем Абдулланы бик ошаткан, фатихасын биргән иде. Тасмага язылган Коръән алып кайтып сөендергән идем. Биш вакыт намазын калдырмады. Кайткач, аның белән бергә намаз укуыма бик сөенде. Урыны җәннәттә булсын. Апаларыма, аларның балаларына рәхмәт, шундый якын итәләр. Кире киткәндә тагын кайтырмын дип юанам. Аннары, андагы тормышыма, муллыкка да күнектем инде. Әнә, күчтәнәчкә әбием авылындагы Илгизә апа пешергән чәкчәкне, Рәзинә апам әзерләгән алма кагын алып китәм. Баштарак шуларга юанам, алар мине әле һаман туган ил белән бәйләп тора кебек. Өйдәгеләр бу күчтәнәчләрне көтеп тора, тәмле дип гаҗәпләнәләр, бик яраталар. Тагын кайтыр көнне көтеп, үсеп килә торган кызларыма куанып, юанып яшим. Балаларым байтак елдан соң гына туды. Зарыгып көтеп алдык. Иң мөһиме - ирем Абдулла, аның ишле туганнары белән җылы багланышларда яшибез.
Заһидә Нәбиуллина,
Күзкәй авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев