Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Кешеләрне инандыра белүе сокландыра

Районыбызның шәһәрдән аерылып, кабат район статусын алган һәм аңа Тукай исеме бирелгән көннәр исемдә. 1976 елның апреле иде ул. Бөек шагыйрь тууының 90 еллыгы хөрмәтенә бирелде аңа бу исем. Районның саф татар телендә чыгып, русчага тәрҗемә ителә торган үз газетасы -«Якты юл»ның («Светлый путь») да туган елы ул. Без, редакция...

Ни өчен аны аерып әйтәсем килә? Хикмәт шунда, мин газетада мәдәни-социаль темаларны алып бара идем һәм җиң сызганып идеология эшенә керешкән Фәймә Гарифулловна белән хезмәт юлларыбыз гел кисешеп торды. Дөресен әйткәндә, бер дә тынгылык бирми иде ул. Миннән күпкә яшь булса да мин аның фикер тирәнлегенә, күңел байлыгына, авыл кешеләренең мәнфәгатьләренә игътибарлы, эш кешесен, өлкәннәрне хөрмәтли, олылый белүенә соклана идем. Нинди генә аудиториядә чыгыш ясамасын (ике телдә дә менә дигән итеп сөйли иде) - колхоз җыелышымы ул, кыр станнарында игенчеләр белән сөйләшәме, комсомол-яшьләр бригадалары коллективлары белән очрашамы, аның чыгышлары вәгазь кебек; башкара торган эшләребезнең хаклыгына, кирәклегенә ихлас инандыра белә иде ул. Кышкы айларда һәр хуҗалыкта иҗат отчетлары үткәрелеп, башта хуҗалык җитәкчесе башкарылган эшләр турында хисап тота, аннары үзешчән сәнгать бәйгесе. Минем тема бит - жюри составына кертерләр иде. Төнге уникедә, бердә кайтабыз, газетага да язасы бар. Шул тынгысызлык, эшеңнең кешеләргә кирәк булуын тою үзеңә дә бер рәхәтлек бирә, җаваплылыкны арттыра иде.

Фәймә Гарифулловнаның тагын бер матур гадәте күңелгә хуш килә иде - кайда гына бармасын, нинди дә булса бер яңалык алып кайтыр иде. Авыл кешесенең күңелен күрү, хөрмәт күрсәтү өчен нинди генә чаралар үткәрелми иде: урам бәйрәмнәре, чәчәкләр бәйгесе, сабыйга тантаналы шартларда исем кушу, яше җиткән хезмәт кешеләрен зурлап лаеклы ялга озату, сугыш толларын олылау, егетләребезне, авылдашларының фатихасын биреп, истәлек бүләк әзерләп армия сафларына җибәрү, кече авыл көннәре, көлтә бәйрәмнәре һәм башкалар. Ә башкаладан килгән олы әдипләр белән очрашулар нинди зур рухи балкыш бирә, очрашулардан соң аларның китапларын өр-яңадан алып укый иде халык. Бу чаралар барысы да авыл халкы катнашында күңелле итеп уздырыла, чын бәйрәм төсе алыр иде. Без Фәймә Гыйниятуллинаны үзара «баш идеолог» дип йөртә идек. Аның акыллы тынгысызлыгы аркасында хуҗалыкларның терлекчелек фермаларында «Терлекче йорты» булдырылып, сыер савучылар өчен коймак пешерелеп, чәй әзерләнә иде. «Терлекче экраны»нда һәр сыер савучының атналык эш күрсәткечләре чагылдырылып бара, бу эш авылның мәдәният хезмәткәрләренә йөкләнде. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен үзенчәлекле ярыш мохитен тудыру чарасы иде бу. Сиксәненче елларда район хуҗалыкларында потлы савым алучылар саны бермә-бер ишәйде. «Дүртмеңчеләр», «Бишмеңчеләр» клублары булдыру да Фәймә Гарифулловнаның идеясе иде. Җәй көне урман аланында алдынгы терлекчеләр слеты бик күңелле концерт, мул ризыклы табын янында уздырыла, газетабызның бер саны тулысынча терлекчеләребезгә багышлана, сәүдә итү оештырыла иде.

Урак өстендә агитбригадалар кыр станнарыннан кайтып керми: кыр эшләрен чагылдырган бюллетеньнәр чыгарыла, концерт номерлары әзерләнә, ул да түгел, дефицит товарлар төялгән автолавка килеп туктый (кибетләрнең ярлы чаклары да булды бит). Урак өсте дигәннән, игеннәрне урып-җыю башлангач, хуҗалык исемнәре язылган, матур итеп бизәлгән беренче уңыш ашлыгы төялгән машиналар колоннасы шәһәр урамнары буйлап узганда күпне күргән, сугыш еллары ачлыгын кичергән әбекәйләр яулык читләренә күз яшьләрен сөртә-сөртә кул болгап, илгә-көнгә иминлек теләп озатып калалар иде.

Чаллыда бай тарихлы авыл хуҗалыгы өчен киң профильле механизаторлар әзерли торган училище бар иде. Бер көнне Фәймә Гарифулловна редакциягә: «Район мәдәният йортында барлык мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән районның алдынгы механизаторлары очрашуын үткәрәбез. Газетаның киләсе санын шушы темага багышлап чыгара алсагыз әйбәт булыр иде», - дип шалтыратты. Темаларны бүлештек тә, авылларга таралдык. Ул сан бик тиз дә эшләнде, уңышлы да килеп чыкты. Очрашудан репортаж язарга мине җибәрделәр. Бер мизгел гел истән чыкмый: очрашуны алып баручы Роза Мансурова залга мөрәҗәгать итеп:

- Хөрмәтле игенчеләр, кайсыларыгыз 8нче СПТУны тәмамлады. Торып басыгыз әле, - диде. Очрашуга чакырылган механизаторлар барысы да диярлек аягүрә басты.

- Кайсыларыгыз тырыш хезмәте өчен орден-медальләр белән бүләкләнде? - дип мөрәҗәгать итте кабат алып баручы. Бу юлы да барлык механизаторлар да торып басты һәм шунда очрашуга килгән укучылар, барысы да бердәм торып басып, гөрләтеп кул чаптылар. Менә бу чын тәрбия мизгелләре, игенче һөнәрен олылау булган бит.

Хәзер барысы да үзгәрде, начар якка димим - һәр чорның, һәр буынның үз кыйммәтләре бар. Мин үзем яшәгән чор белән горурланам: вакыт белән исәпләшмичә иҗатта янып яшәлде, язмышымның нәкъ менә Тукай районы белән бәйләнүе дә очраклы булмагандыр. Бәхетемне, иҗат шатлыкларын монда таптым, өлге булырлык остазлар янәшәсендә осталыгым артты, каләмем чарланды. Сүзем белән райондашларыма ихлас хезмәт иттем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев