Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Җирнең җанынын тоеп, тырыш хезмәт куеп

Булдыклы, сәләтле, үз һөнәрен биш бармагыдай белүче һәм эшен җиренә җиткереп башкаручы белгечне күрә белү һәм аның хезмәтен югары бәяләү – сирәк җитәкчедә була торган сыйфат. «Гигант» ҖЧҖе директоры Риф Хәниф улы Имамов – әнә шундый асыл сыйфатларга ия шәхес. – Агроном – җиргә береккән кеше. Бәхеткә, менә шундый сыйфатка ия булган белгечебез бар. Аның хакында асыл, матур сүзләр генә әйтергә була, – дип җәмгыятьнең агрономы Рамил Хәлил улы Сәгъдиев белән таныштырды «Гигант» ҖЧҖе директоры Риф Имамов.

– Һәр елны югары уңышка ирешәбез. Уңышның булу-булмавы күпчелек вакыт агрономның белеменә, эш тәҗрибәсенә һәм эшлеклелегенә бәйле. Безнең әнә шундый эшлекле агрономыбыз бар. Рамил Сәгъдиевне Алабуга районында эшләгән чагында – 2014 елда үзебезгә чакырып китердек. Үз өлкәсе буенча төпле белеме бар, авыл хуҗалыгы тармагында эш тәҗрибәсе зур. Аңа – һәрвакыт яшел ут, чөнки ышанам – үз эшен белеп һәм бик яратып башкара. Хезмәтенә күрә хөрмәте принцибыннан чыгып «ТРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирү өчен документлар тапшырдык – ул аңа лаек. Тугыз ел эчендә бер тапкыр да сүзгә килмәдек. Үзара аңлашып, киңәшләшеп-фикерләшеп эшлибез. Ни кызганыч, җир эшен, орлыкчылыкны, үсемлекчелекне тирәнтен  белеп, яратып эшли торган агрономнар аз бит. Агрономия буенча сәләте һәм эшкә дәрте зур булуын исәпкә алып, икеләнмичә әйтә алам, Рамил кебек ир-егетләр – Республиканың алтын фонды ул. Әнә шундый белгечләрне күрергә, аларны эш урында тотарга һәм сакларга кирәк.
Без хезмәткәрләрнең социаль, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә тырышабыз. Белгечләрне фатир яисә торак йорт белән тәэмин итәбез. Һәммәсенең техникасы бар. Һәр кешегә аерым якын килү кирәк. Биш бармак та тигез түгел. Тормыш авырлыгы кешеләргә төрлечә төшә. Социаль, тормыш-көнкүреш  мәсьәләләрне хәл иткәндә төрле ракурстан карау дөрес. Кешедән эш таләп иткәнче аның күңел халәтен аңларга, тормыш-яшәешен яхшыртырга, эш шартларын уңайлы итәргә кирәк дип саныйм. Яхшы тәрбия алган хезмәт кешесе җитәкче тарафыннан булган ихтирамлы карашка намуслы хезмәте белән җавап бирә. Кадрларны бәяли белү мөһим, шул чакта гына эш алга барачак. Менә без, һава торышы ничек килүенә карамастан, һәр елны үзебезгә җитәрлек, хәтта сатарлык итеп иген орлыгы әзерлибез. Чөнки һәр кадр үз урынын белеп, тырышып хезмәт куя.

Узган корылыклы елда 5000 тонна икмәк урып-суктырып җыеп алдык. Быел 11 мең тонна иген уңышы җыеп алдык, гектарыннан уртача 80 центнер уңыш чыкты. Келәтләрдә 200 миллион сумлык икмәк саклана. Республикадан килгән хак безне канәгатьләндерми, чөнки эшләп тапкан һәр бөртекнең үзкыйммәте бар. Аннан соң, әле ул бәяне бирүче әлеге вакытта  күренеп тормый. Терлек азыгын, һәр елдагыча, запас белән әзерләдек, хәтта 4-5 миллион сумлык саттык. Һәр баш шартлы мөгезле эре терлеккә 40 центнердан артык терлек азыгы әзерләдек. 2023 елга басуларга орлык чәчү эшен агроном белән бергәләп планлаштырдык. Мин боларны ни өчен сөйлим? Бу уңышларда агрономның өлеше ичскиткеч зур, – дип сөйли «Гигант» җаваплылыгы чикле җәмгыяте директоры Риф Хәнифович Имамов. 
Булсынга дип эшләве белән дан алган, җитәкчесе тарафыннан хупланган һәм макталган Рамил Хәлил улы Сәгъдиев Минзәлә районында туып-үскән, мәктәпне тәмамлагач Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга кергән. Утыз ел элек аграр университетны (КСХИ) уңышлы тәмамлаган һәм шуннан бирле авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куя. 
– Дөресен генә әйткәндә, хезмәт стажым байтак минем, дүртенче классны тәмамлауга әтием янәшәсендә комбаинчы ярдәмчесе булып эшли башлаган идем, – ди уенын-чынын кушып Рамил Сәгъдиев. – Студент елларымда Кама Тамага районы Мәрәтхуҗа авылына практика үтәргә җибәрделәр. Менә анда инде судагы балык сыман йөздем. Студент елларымдагы остазым Шәет абый – дөнья бәясе кеше. Эш серләренә – җирне тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтте. Рәхмәтем чиксез аңа. Бүгенгесе көндә дә остазым белән киңәшләшеп эшлибез, аралашабыз. Шәет Зәйнуллин – Казанда «Элитные семена Татарстана» Ассоциациясендә әгъза булып тора. Шунда хезмәт куя. Ассоциация  директоры Юрий Васильевич Еров безнең районда үтә торган авыл хуҗалыгы семинарларында үтемле чыгышлар ясый, тәҗрибә алмаша, эшебез белән кызыксына һәм киңәшләрен биреп тора. Без орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык булганлыктан, шул ассоциациянең әгъзасы булып торабыз. Суперэлиталы орлык чәчәбез, элиталы орлык җитештереп сатуга чыгарабыз. Ел саен төрле сорттагы орлыкларны яңарту максатырннан Ульяновск, Самара, Казан, Курск һәм Башкортстаннан яхшы сыйфатлы орлык кайтартабыз. 
«Язның бер көне ел туйдыра» ди халык. Әнә шул алтыннан да бәһале булган вакытны янга калдыру өчен көздән үк киләсе ел уңышы өчен язгы чәчүгә әзерлек эшен башлыйбыз. Көзен классик технология буенча җирләрне эшкәртәбез. Чәчүлек орлыкларны чистартабыз – кондициягә китерәбез. Келәтләр, амбарлар иген белән тулган. Бөртекләрне фотосепаратор аркылы чистартып сатуга әзерлибез.  Техниканы  ремонтлап куябыз. 
Ел елга охшамый. Үткән ел эссе һәм коры булды. Быел яз озак килде. Җирдә дым тупланды – шытымнар тигез һәм матур булып чыкты. Үсемлекләр үсү фазасында яңгыр белән сугарылып дым туплап калды. Басу-кырларга ашлама тиешле күләмдә кертелгәнлектән, агротехник чараларны дөрес кулланганлыктан мул уңыш алдык. Урып-җыю чорында көннәр аяз торды – икмәк сыйфатлы, коры булды. Гомумән, быел һәрьяклап ел уңышлы булды, – ди өстәлләребезне ризыклы итүдә зур өлеш кертүче аграрий. 
***
Мул һәм сыйфатлы уңышның игелеген күреп яшәргә, киләсе ел язында сабанда сайрашырга язсын!

/ Автор фотосы.

 


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев