Игенче һәм терлекче дә, төзүче һәм газлаштыручы да, җитәкче һәм эш башкаручы да, җырчы-биюче дә ул. Саный китсәң аның һөнәрләрен?!.
Актаныш районы Иске Байсар авылында туып-үскән Камил Назыйф улы Нуретдинов гомере буе Тукай районындагы төрле оешмаларда эш башкаручы, җитәкче вазифаларында намуслы хезмәт куйган.
Актаныш районы Иске Байсар авылында туып-үскән Камил Назыйф улы Нуретдинов гомере буе Тукай районындагы төрле оешмаларда эш башкаручы, җитәкче вазифаларында намуслы хезмәт куйган. Хәләл җефете Әминә Сәлахетдин кызы Нуретдинова – Шилнәбаш авылы халкына медицина хезмәте күрсәткән. Милләтебез горурлыгы булган тату-матур гаиләдә тәрбияләнгән кызлары Эльвира белән Эльмира һәм уллары Ренат илгә-көнгә игелекле кешеләр.

Җиде яшьтән җитмешкәчә
«Актанышта җырламаган, биемәгән кеше юктыр ул?! Иске Байсарда бигрәк тә. Беренче сыйныфта укыганда туган авылым клубында тамашачы каршында чыгыш ясадым. Беренче укытучым Вәсирә апа кулымнан тотып белем дөньясына алып керүе белән беррәттән мәдәният дигән иксез-чиксез галәмгә юл ачучы кеше булды. Шулкадәр кешелекле, сабыр иде ул. Сагынып, хөрмәт белән бик еш искә алам аны», – дип сөйләп китте алтмыш өч еллык сәхнә стажы булган Камил Назыйф улы Нуретдинов һәм: – Актаныш халкы радиодан Уфа радиосы тапшыруларын тыңлый. Мин Илфак Смаковның күңелләргә үтеп керерлек моңнарыннан уяна идем.

И-и-и-и...иртә буран, кич тә буран, мамык шәлеңне уран...” – дип җырлап җибәрә яраткан җырчым. Легендар җырчының “И-ии-ии...” дип сузуын күңелемә салдым. Бүгенгесе көндә сәхнә тотуымда Илфак абыйның өлеше зур. Аны остазым итеп саныйм. Шилнәбашта, район җирлегендә уздырыла торган барлык бәйрәм чараларында, фестиваль һәм бәйгеләрдә катнашам. Районда уздырыла торган “Балкыш” фестивалендә ел саен катнашам. Сабан туйларында, бәйрәмнәрдә “Мин яратам сине, Татарстан!” дип киң сулыш белән җырлап җибәрәм, күңел офыкларым ачылып китә. Бар шундый җырлар, аларны эчтән елап, йөрәгең белән җырлыйсың. Дөресен генә әйткәндә, репертуарымны хатыным сайлый. Бервакыт Әминә “Әнкәйләргә” исемле җырны ишеткән. Сүзләрен эзләп таптык. Ятладым. Җырлый гына башлыйм, тамагыма төер утыра. Бер атна буена күз яшьләре аша җырладым. Хәзер дә бу җырны башкарганда күңелем тула. Бөек Җиңү бәйрәмендә башкарыла торган җырларымны халык елый-елый тыңлый.
.jpeg)
Җиз кыңгырау, көмеш моңнар. Яшьлеккә алып кайта
Туган авылымда урта мәктәпне тәмамлагач армиягә киткәнче колхозда эшләдем. Совет Армиясе сафларында – Карелиядә чик сакчысы булып ике ел да өч ай хезмәт иттем. Җылы ояңнан – газиз әти-әниең һәм туганнарыңнан аерылып еракларга киткәч якташыңны очрату – зур бәхет. Командирым – Рәшит исемле, Норлат егете. Аның белән ярты гасырдан артык аралашып яшибез. Армиядән кайткач хезмәт юлымны Иске Байсар комсомол комитеты секретаре вазифасыннан башлап җибәрдем. Гөрләтеп эшләдек, авылда культура-масса эшләрен дә алып бардым. Белем алырга теләгем зур иде – 1978 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. 1980 елда техникумны тәмамлап туган авылыма кайтуга Шәймәрдән колхозына бүлекчә идарәчесе итеп куйдылар. 1981 елны Мөслим районы чибәре – безнең авыл хастаханәсендә эшләүче фельдшер кызга өйләндем. Әминәмне җиз кыңгырау тагып кына, атларда чабып кына төп йортка килен итеп төшердек. Яшьлек туебыз шундый матур булып күңелләрдә саклана», – ди дә: Җиз кыңгырау тагып кына, атларда чабып кына, килер идем яшьлегемнән тик сине алып кына, атларда чабып кына...» – дип җыр суза.

Яшь гаилә 1985 елны Тукай районы Шилнәбаш авылына күчеп килә. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча һөнәри белеме булган Камил Нуретдиновны «Челнинский» ит җитештерү совхозында терлекчелек тармагы буенча бригада җитәкчесе итеп куялар. Чоры, кешеләре шундый булгандыр инде, ихластан эшләгән кешене үстерәләр иде. 1989 елны совхоз директоры үсемлекчелек цехы башлыгы (начальник цеха растениеводство) итеп куйды. Туксанынчы елларда Шилнәбаш авылында газлаштыру эшләре башлангач инженер-төзүче вазифасына керештем. Мактанып әйтүем түгел, нәкъ шул елларда районда беренчеләрдән булып күпфатирлы һәм шәхси торак йортларга даими газ кертелде. 1999-2004 елларда Шилнәбаш авылы торак-коммуналь хуҗалыгы директоры булып эшләгәндә ял һәм бәйрәм көннәре белән исәпләшкән дә булмады. 2004 елда «Тукайгазэнергосервис» ачык акционерлык җәмгыяте директоры уранбасары, 2006 елдан генераль директор итеп куйдылар. Халыкның тормыш-яшәешен, көнкүрешен яхшырту буенча күп эшләр башкардык. Районда социаль объектларны индивидуаль җылытуга күчердек. Шул ук вакытта Татарстан, Сосновоборскийда күпфатирлы йортларны газлаштыру эше кызу темплар белән барды. Хөкүмәтебезгә, җитәкчелеккә рәхмәт, эшемнең нәтиҗәсен күреп берничә ел рәттән «Лучший по профессии строитель» исемен бирделәр, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. 2009 елдан Яңа поселогында «Коммунальные сети Новый» оешмасына башкарма директор (исполнительный директор) вазифасында тырыш хезмәт куйдым. Шул урында 2017 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыктым. Лаеклы ялда дип инде, шәхси хуҗалыгы булган кешенең алы-ялы юк. Үзебезгә, балаларга бергәләшеп өйләр җиткердек, абзар тулы мал-туар асрап яшибез. Хатыннан уңдым. Өй салабызмы, хуҗалыкта эшлибезме – гел бергә. Бүрәнәнең бер башын – ул, икенче башын мин тотам. Сыер сауганда күрсәгез?! Сыерларның җиленен җылы су белән юып ап-ак сөлгеләр белән корытып сөртә. Әминә – бик ярдәмчел, чын мәгънәсендә шәфкать туташы булып туган. Лаеклы ялда булуына карамастан, ярдәм сорап килгән кешеләргә медицина хезмәте күрсәтә. Төннәрен авылның икенче башына барырга туры килсә машинамны кабызам. Игелекле, изге күңелле булу җанга шифа бирә. Шуннан тәм табабыз. Оныкларыбызны исәйгәнчегә кадәр тәрбияләүдә зур хезмәт куйды, хәзер дә өф-өф итеп кенә тора. Гөл-чәчкәләр үстерә. Гомумән, бик булган ханым.
Атлар, маллар һәм бакчалар
Атлар яратуым яшьлектән килә. Шәхси хуҗалыгыбызда 3 савым сыеры (алар алмаш-тилмәш ташлаталар, берсе һәрвакыт савылуда була), сугымлык 3 баш мөгезле эре терлек һәм атлар асрыйбыз. Атларым – Гранит, Макрон, Зита белән Гита, Ялта... Мин аларны чала алмыйм. Тере килеш сатам, башка республикалардан да килеп алалар. Атларның акылы күзләренә үк чыккан. Мөлдерәп карап торулары!.. Менә сезгә бер генә күренеш сөйлим әле. Гранит исемле айгырны сәхрага алып чыгам да: «Әйдә әле, юртагым, узышабыз!» – дим. Әй шатлана инде Гранитым. Тоягыннан утлар чәчеп оча гына. Мин нәрсә, бераз йөгергән булам да, биек булып үскән үлән арасына кереп ятам. Күзәтәм. Бераздан чаптарым әйләнеп карый, янәсе мин калышмыйммы. Ә мин – юк. Югалтты бит инде айгыр мине. Кире килгән юлдан юырта бу. Тирә-ягын караштыра. Мин шулвакыт: «Гранит, мин монда!» – дип аваз салам. Килеп баса да каршыма, тояклары белән җирне актара. “Нигә син мине үчеклисең?!” – дип әйтүе. Һи-й, атлар турында мин тәүлекләр буе сөйли алам. Хәер, эшләр, йорт җиткерүләр, теплицада өлгергән беләк чаклы татлы борычлар, унышар килолы кавын-карбызлар, февраль аенда ук өлгерүче кыяр-помидорлар... Эшле кешенең ашы да була. Тик шуны һәрвакыт истә тотарга кирәк, тормыш алып бару өчен сәламәт булу кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып барам – спорт белән шөгыльләнәм. Армиядә солдатлар арасында чаңгы ярышлары оештыралар иде. Анда беренче урын алып үзебезнең командование данын яклый идем. Алтмыш биш яшемә кадәр районда уздырыла торган чаңгы ярышларында призлы урыннар яуладым. Хәзер дә чаңгы шуарга яратам. Кул чалгысы белән печән чабуның хозурлыклары! Тугызлы чалгыны алып селтәп җибәрәсең, покослар яшел диңгез дулкыннары сыман матур булып кала. Эштән – тәм, тормыштан ямь табып яшәгәндә гомерләр заяга үтми», – ди җор телле, һәр эшкә булдыклы Камил Назыйф улы Нуретдинов.
.jpeg)
Фотолар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев