Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Игелекле гамәлләре күп аның

Хөрмәтле авылдашым Әхмәтгали Әхмәтвәли улы Җәләлетдиновны Чыршылы авылы мәчетендә өйлә намазын укып чыккач очраттым. Туган авылыбыз Оргыды хәлләрен, яшьтәшләрен искә алып сөйләшеп утырдык. Хәер, 90 яшькә җиткән Әхмәтгали бабайның кордашлары, уйнап үскән дус-ишләре ахирәткә күчеп беткәннәр.

Үсмер чагы бик авыр чорга - Ватан сугышы вакытына туры килә бит. Әмма күңел түрендә, арыш серкә очырганда балкыган аҗагандай, якты истәлекләр дә калкып чыга. Иптәш малайлары белән төнлә, учак дөрләтеп, болында атлар көтүен, кулга чалгы тотып, печән чабуларын, осталарга ияреп, балта эшенә өйрәнүен һич онытасы юк. Гаиләдә дүрт бала арасында иң олысы булгач, әти-әнисенең төп таянычы булуын да аңлап үскән Әхмәтгали агай. Ватан сугышы авылдашлар өчен зур сынау була, имәндәй таза 60тан артык ир-ат сугышка китә. Хуҗалыкта аларның эше 13-14 яшьлек Әхмәтгали кебек яшүсмерләр кулында кала. Әхмәтгали бабай сөйләвенчә, сугыш чорында атлар җитмәгәч, бер басуны яшьләр һәм карт-карчыклар, көрәкләр белән казып-тырмалап, язын ашлык чәчүгә әзерлиләр. Чөнки булган атларның да кайберләре күтәрәмгә калган.

Ватан сугышы вакытында, 1944 елның май аенда, 17 яшьлек Әхмәтгалине армия сафына алалар. Ул Пенза өлкәсендә резервта торган хәрби частьта хезмәт итә. Анда яңа хезмәткә килгән егетләрне шактый хәвефле саперлык эшенә өйрәтәләр. Сапер булып хезмәт итеп, 1946 елның язында Әхмәтгали солдат Оргыдыга кайтып төшә. Авыл ярым җимерек хәлдә, сабан сөрергә атлар җитми, орлыкны, язгы суларны ера-ера, хатын-кызлар Чаллы элеваторыннан ташыйлар. Хезмәткә түләү - такы-токы. Әхмәтгали солдат, бераз Оргыдыда эшләгәч, янәшәдәге Чыршылы авылына күченә. Авыл «Татарстан» совхозына карагач, эшчеләргә түләү шактый яхшы, эшченең кадере зур. Әхмәтгали егет биредә үзенә тиң, эшкә уңган-булган авыл кызы Маһинур белән танышып, гаилә корып җибәрә. Йорт җиткереп, бер-бер артлы өч бала алып кайталар. Көр күңелле йорт хуҗасы тормышның алга баруына сөенә, кулына ятышлы балта эшенә тотына. Төзү бригадасы белән хуҗалыкта бик күп торак биналары җиткерә. Үзе әйтмешли, кулында балтасы уйнап кына тора. Үзе дә менә дигән оста булып таныла. 1996 елда Чыршылы авылында мәчет ачылгач, дини яктан шактый белемле, һәрдаим белемен арттырып торган Әхмәтгали бабай Җәләлетдиновны мәхәллә имамы итеп билгелиләр. Бу җаваплы эшне ул җиренә җиткереп үти, яшь гаиләләргә никах уку, балаларга исем кушу, мәетләрне соңгы юлга озату йолаларын җиренә җиткереп үти. Шуңа күрә Әхмәтгали хәзрәтне күрше-тирә авыллардан да даими чакырып торалар.

Оргыды-Чыршылы авылларының хөрмәтле карты Әхмәтгали бабай Җәләлетдиновка 15 гыйнварда 90 яшь тула. Игелекле хезмәте белән халык абруен яулаган мөхтәрәм милләттәшебезгә ныклы сәламәтлек, гаилә җылысы һәм балалары, оныклары игелеген теләп калабыз.

Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев