Иҗат дәртең ургылып аккан чишмә булып дөрләсә
Бәйрәмнәрнең була төрлесе. Бар халык белән бергә билгеләп үтә торганнары, һөнәри, дини, һәр кешенең үз шәхси тормышына гына кагылганнары... Ә бар шундый бәйрәмнәр, үз гомер бәйрәмеңне билгеләп үтү күңел түреңә генә сыймыйча, якыннарың, күршеләрең, хәтта бөтен авылың белән бәйрәм итә торганнары. Нәкъ шундый бәйрәм Яңа Бүләк авылында узды. «Без бергә...
Моннан нәкъ 30 ел элек Дилбәр белән Нәзир Гыймазетдиновлар, яшь белгечләр буларак, шушы авылга мәдәният учагы дөрләтергә дип килгән булалар. Бу вакыт эчендә инде Яңа Бүләк авылы алар өчен туган авылга, авылдашлар якын туганга, иҗади дусларга әверелә. Өч сәгать барган концертның да артистлары әллә кайдан чакырып килгән түгел, ә бергә сыер савып, печән чабып, чөгендер эшләп, көн дә сәлам биреп, хәл-әхвәл сорашып йөри торган авыл халкы.
- 30 ел, бер карасаң, күп тә кебек. Икенче яктан - бары бер мизгел. Ә тормыш иптәшем белән безнең өчен ул - зур хезмәт юлы, борылыш-сикәлтәләре, җәйләре-кышлары, яз-көзләре, шатлык-борчулары белән түшәлгән олы юл, - ди Дилбәр апа.
Моннан нәкъ 30 ел элек 1987 елның 1 февралендә гүзәл табигатьле Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында үзләренең эшчәнлеген башлап җибәрә алар. Шул көннән алып әлеге парның тормыш рәвеше дә, яшәеш максаты да авыл сәхнәсе, авыл мәдәнияте була. Кеше ял иткәндә алар эшләп, кеше эшләгәндә алар бәйрәм хатирәсеннән тәм табып, алда торган бурычларга яңа көч, яңа дәрт алып, шулай яши бирәләр. Хәләл көч куеп башкарган эшеңнең нәтиҗәсен күрү, хезмәт җимешеңнән башкалар да тәм табуын тою - чиксез ләззәт ул. Нәзир һәм Дилбәр Гыймазетдиновларны иҗат бәйрәме белән котларга дип район аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова килгән иде. Ул сәхнә юбилярларына район башлыгы Васил Хаҗиевның котлау открыткасын тапшырды, изге теләкләр һәм алдагы елларда да зур уңышларга ирешүләрен теләде. Тукай муниципаль районы мәдәният һәм ял үзәге директоры Октябрина Әюпова да ихластан бәйрәм котлавын җиткерде.
- Иҗади тормыш юлыбызда күп дуслар, киңәшчеләр таптык. Үзебез дә бик күпләр өчен остаз булдык, - ди гаилә башлыгы Нәзир абый.
Моның шулай икәненә концерт барышында инандык. Сәхнә тутырып Гыймазетдиновларның хезмәттәшләре - район мәдәният клублары директорлары, гаиләнең хезмәттәшләре килгән иде. Һәрберсенең күзендә - матур теләкләрдән балкыган нур, ә сүзләрендә - рәхмәт хисләре, иҗатлары белән соклану.
Ә концертның артистлары да, тамашачылары да, сәхнә артында торган булышчылары да - Гыймазетдиновларның иңне-иңгә куеп эшли, иңне-иңгә куеп яши торган авылдашлары. 5 яшьлек баладан алып 90 яшьлек әбиләргә кадәр һәммәсе тамашада катнашты.
Дилбәр апаның сәхнәгә гашыйк, шул сәхнә белән бәхетле булуын күреп, аннан: «Сез хатын-кыз буларак та бәхетлеме?» - дип сорадым.
- Аллага шөкер. Үземне бәхетле саныйм. Хезмәтемдә дә, тормышымда да, гаиләмдә дә. Чөнки боларның өчесе дә минем өчен ул бер дөнья. Ирем - минем терәгем, тормыш баганам, - ди Дилбәр ханым.
Гаиләдә һәрберсенең яраткан ризыклары бар. Хуҗабикә үзенең махсус рецепты белән пешерелә торган балан бәлешен ярата. Нәзир абый исә - балыкчы. Үзе тоткан балыкны, үзе чистартып, үзе сер итеп кенә саклый торган ысул белән үзе пешереп тә бирә.
Бүгенге көндә алар берсеннән берсе чибәр өч кызның сөекле әти-әнисе булып, өч оныкның кадерле әби-бабасы булып гомер итәләр. Алда - әле илһам чишмәсенең нәкъ ургылып аккан чоры. Зур эшләр, Яңа Бүләктә яңа бүләкләр, яңа үрләр, яңа максатлар көтә. Иҗади гаиләгә «Якты юл» газетасы да иҗади уңышлар юлдаш булуын тели. Иҗат дәртегез дөрләсен дә дөрләсен әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев