Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Һөнәрленең кулы алтын

Түбән Суык-Су авылында яшәүче Дилшат Зиннәт улы Фазуллин – гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган педагог, «РФ Мәгариф отличнигы», хезмәт ветераны, оста оештыручы, таләпчән җитәкче, үрнәк гаилә башлыгы, кайгыртучан ир, сөекле дәү әти һәм... Оста куллы һөнәр иясе, рәссам.

«Мәктәп  директоры булып эшләгәндә үз балаларыбызга игътибарым җитеп тә бетмәгәндер дип уйлыйм. Тормыш иптәшемә рәхмәтләрнең иң зурысы – ул өйдә, мәктәптә уң кулым булды. Ике балабызга яхшы тәрбия бирү белән беррәттән сәләтләрен күреп, вакытында аларның талантын үстерергә күп көч куйды. Шуңа да, бүгенге көндә улыбызның уңышларында Гөлсинәнең өлеше искиткеч зур дип әйтәсем килә. Ул мәктәптә биология укыта. Мактанып әйтүем түгел, улыбыз Динар КФУның Яр Чаллы институты директорының фән буенча урынбасары, доцент. Шунысы сөенечле, улыбыз теория белән гамәли эшне бәйләп алып бара – үзенең фәнни ачышларын тормышка актив кертә. Киленебез Ләйсән КамПИда хезмәткәр. Улыбыз белән киленебез ике бала үстерәләр. Кызыбыз Сөмбел банк системасында хезмәт куя. Балалар – ата-ананың йөз аклыгы булсын өчен алар кечкенә чагында тырышлык куярга, әдәпле-әхлаклы итеп үстерергә, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, белем алуга үсендереп торырга кирәк. Бала белән бергә ата-ананың да тормышка карашы үсә, рухы байый», – ди һәр балада нинди дә булса сәләт күрә белүче укытучы, фанера кисәгеннән «медаль»ләр ясап  укучыларның уңышларын бәяли белүче педагог.

Фазуллиннар – гаиләдә өч ир бала, Актаныш районы Яңа Богады авылында бер йодрык булып үскәннәр. Әтиләре Зиннәт ага балта остасы була. Дилшатта иҗатка, агач эшенә осталык әтисеннән күчкән. «Уналты яшемдә урта мәктәпне тәмамлагач ике ел колхозда рәссам-бизәүче булып эшләдем. Богадының яңа мәктәбен абый, мин, энем – бергәләп бизәдек. Бер үк вакытта авыл клубы директоры вазыйфасын да башкардым. Гармун тарту шул чактан калган шөгылем. Аннары ике ел армия сафларында хезмәт иттем. Әстерханда ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Аннары Казахстанга сынау полигонына җибәрделәр. Шул чакларның истәлеген – күңелемдә калган хатирәләремне кәгазьгә күчердем. Көнбатыш Казахстан өлкәсе Җангалинский районы Яңаказан (Жанаказан – Новая Казанка) авылы – татарлар тарафыннан нигез салынган һәм мәркәзебез Казан истәлеген мәңгеләштерү өчен шундый  исем бирелгән. Менә шул тарихи җирләр гомерлеккә исемдә калды. Армиядә җан дустың булса хезмәт итү бермә-бер җиңелрәк була. Без – татарлар, кайда гына булсак та бер-беребезне күреп алабыз, аннары гомерлеккә дус булып калабыз. Служагымның портретын ясадым. Рәссам-бизәүче булып колхозда эшләгәндә – партком, армиядә замполит кул астында эшләдем.

Армиядән кайткач Казан дәүләт педагогия институтының табигый фәннәр-география факультетына  укырга  кердем. Булачак тормыш иптәшем Гөлсинә белән бергә укыдык. Биш ел сизелмичә үтеп китте. Югары белемле педагоглар буларак, Гөлсинә белән мине, юллама белән, Тукай районының данлыклы Яңа Бүләк авылына җибәрделәр. 1985 нче елда Гөлсинә белән өйләнештек. Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан Яңа Бүләк авылы яшь гаиләне үз кочагына алды. Ялкынланып эшләдек. Ачык дәресләр, тематик кичәләр, төрле чаралар үткәрдек. Укучылар – безгә тартылды, без аларны яраттык. Ата-аналар белән “борчак пешә” иде. Хезмәт юлым башында укыттым, завуч булдым. Шуннан район җитәкчелеге, РОНО үзара сөйләшеп мине Түбән Суык-Су мәктәбенә күчерделәр. 1989-2011 елларда мәктәп директоры булып эшләдем. 2011 елдан 2025 елга кадәр тормыш иминлеге дәресләре, рәсем сәнгатен укыттым. Хөкүмәтебез һәрвакыт эшебезне күреп, бәяләп торды.  

Хатын-кыз кул эшенә тотынса туктый алмый – сәгатьләр буена чигә, тегә, бәйли ала. Шуның кебек, мастерскоема кереп китсәм, вакыт төшенчәсе бөтенләй туктап кала. Шуңа, менә машина шинасыннан мастерскойга сәгать ясап куйдым. Зур, әллә каян күзгә ташлана. Быелга кадәр мәктәптә педагогик эшчәнлегемне дәвам иттем. Менә, ниһаять, лаеклы ялга чыктым. Башымда идеяләр...

«Иҗат итү өчен илһам чыганагын кайдан аласыз?» – дигән соравыма Дилшат Зиннәт улы Фазуллин: «Яратудан. Әти-әнине, туган җиремне, үз халкымны, гаиләмне, эшемне, табигатьне. Алсуланып таң аткан мизгел! Кошлар сайравы. Кояшның офык артына кереп югалуы. Бөтерелеп-бөтерелеп кар яву, салават күпере балкышлары, болын-кырлар... Балаңның тәпи атлап киткән чоры, сабыйның ихлас елмаюы, гаилә белән түгәрәк табын артында чөкердәшеп утырулар...  Менә шул мизгелләрдән, тормыш кыйпылчыкларыннан тулы бәхет ясала. Илһам әнә шулардан туа», – дип яшәү яме хакында сөйли.

Фанера, агач кисәгенә «җан өрү» процессы баш тарафында “туа”. Ягъни, башта идея туа, өлгереп җитүгә кулына эш коралын ала. Шкатулка, сандыкларны ясап өлгерт кенә. Какланган каз-үрдәк, чәк-чәкләр салынган милли орнаментлы сандыкчыклар чит тарафларга да «очып кына тора». Бүләк, күчтәнәчне матур итеп тапшыру күңелле бит ул. Заманасы шундый – дизаин алгы планда. Исеменә җисемен туры китереп эшләү – милли йөзебезне таныту ул. Татар халкы гомер-гомергә сандык (бирнә) белән кыз биргән. Шкатулка, кеис, ноутбук өчен дипломат, вак-төяк көнкүреш кирәк-ярагы салу өчен уңайлы агач савытларның милли орнаментлар белән бизәлгәне халык күңеленә аеруча хуш килә. Рәссам картиналарын төрле материалларда иҗат итә. Тормыш мизгелләре агачка, керамикага, кәгазьгә, киндер полотноларга уелып кала һәм туган-тумача, дус-иш, хезмәттәшләренең фатирларын бизи. Иң кадерлесе – югары урында саклана торганы – Коръән салынган китап шәкелендәге сандык.  

Түбән Суык-Су авылыннан Миләүшә Наил кызы Муллашова: «Мин мәктәптә укыган чорда Дилшат абый тарих, җәмгыять белеменнән белем бирде. Мәктәп директоры иде. Тарих фәненә карата кызыксыну уята белүе белән безне үзенә җәлеп итте. Дәрестә баланың игътибарын яулау өчен укытучы виртуоз булырга тиеш. Кызыклы итеп сөйли торган иде темаларны. Дәреслек эчтәлеген сөйләгәнне бала кызыксынып тыңламаска да мөмкин. Дилшат абый әллә кайлардан кызыклы материаллар таба, эзли, сөйли. Ул чорда интернет юк. Күрәсең, энциклопедия, фәнни журналлардан, чыганаклардан файдаланган. Кеше буларак та кызыклы, педагог буларак үз эшенең остасы. Авылыбызның могътәбәр кешесе. Халык аны ихтирам итә», – дип сөйли укытучысы белән горурланып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев