Сугыш чоры балалары. Мәләкәстән Анна түти
«Гурт килә, гурт килә... » Илленче елларда, татар авыллары аша узган мал көтүен күргәч, бала-чага шулай сөрән сала торган булган.
Поездлар үтүче зур станцяләре булган бистә, калаларда, су юллары булган урыннардагы ит комбинатларына сугымлык малны ерак аралардан җәяүләп, куып алып барганнар.
Мәләкәс авылында гомер итүче Анна түти дә, илленче елларда, гурт малларын Свердловскийга (хәзерге Екатеринбург) кадәр җәяүләп илткән.
Кечкенә, җыйнак гәүдәле Анна түтигә, карап торышка, туксан биш яшь бирмәссең дә. Күзләре яшьлек җетелеген җуймаган. Эчтән яктырып торган мөләем ханым белән милләтебезгә хас булганча – ике куллап күрешәбез.
Анна түти кызы Галина һәм кияве тәрбиясендә яши. Шунысы сөенечле, Анна Ивановнаның зиһене – ачык, хәтере – яхшы.
Анна 1930 елны Калинино авылында Фекла белән Иван Мартемьяновлар гаиләсендә туа. Җиде бала үстерүче гаиләнең көнкүрмеше ничек булгандыр, әйтүе кыен. Фекла түтине – үзен тудырган әнисен Анна Иван кызы инде ачык төсмерли алмый. Сабыйга өч яшь тулганда әнисе вафат була. Иван дәдәй нишләсен? Җиде бала белән тол калган ата икенче әни алып кайта. Аннан ике сабый туа. Шул рәвешле, тугыз балалы гаиләдә эше дә, мәшәкате дә хәттин ашкан була.
«Мәләкәскә 1955 елны килен булып төштем. Тормыш иптәшем Иван – какмады-сукмады, матур итеп гомер кичердек. Өч балабызны – ике кыз бер улыбызны тәрбияләп үстердек. Озын гомер юлында шатлыгын да, кайгысын да татырга туры килә. Улым Геннадий, кызым Александра вафат булдылар. Өч балам булганга бик сөенәм. Бүгенгесе көндә Галина кызым белән киявем өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Алты оныгым, тугыз оныкчыгым бар. Булганына канәгать булып, шөкер итеп яшәргә өйрәнгән, сугыш чоры балалары бит без. Сугыш башланганда унбер яшь иде. Шулай балачактан ук олы кешеләр генә эшли ала торган хезмәтләрне дә башкарырга туры килде. Җиң сызганып ашлык та суктык, көлтә дә бәйләдек. Бәрәңге, чөгендер басуында чүп үләнен дә утадык. Басу-кырларны да сукаладык... Ач килеш...
1952-53 нче елларда Яр Чаллыдагы заготскотка эшкә җибәрделәр. Әнекәйгенәм!.. Мин, авылда мал-туар асрап үскән кешегә ул күренешләр бик авыр булды. Аның инде ул чакта хезмәт хакы да ташка үлчим генә. Таякка эшләгән еллар, сукыр бер тиенлек эш хакы... Без чыдам токымнан, чыныккан буын вәкилләре. Менә бервакыт безгә Свердлау каласына мал куа барырга куштылар. Өч йөз баш сыер, үгез малын куып алып бардык ит комбинатына. Гуртотправ авыллар аша үткәндә азык-төлек сатып ала идек. Аш-су әзерләүче апа малларны туктатып ашаткан арада ризык пешерде. Өч атлы малай булмаса ничек алып барып җиткерер идек?! Урман, болын, таулар, япан кырлар аша үттек. Хәтфә үләнле җирләрдә озаграк тукталып малларны ашата идек. Юлга чыкканда бик арык, янбашлары очлаеп торган сыерлар да күзгә күренеп матурландылар. Бер сыер бозаулады. Илленче еллар. Каты заман. Малның бер башын да җуярга ярамый – өтермәнгә ябып куялар. Бик нык күңелемә кереп калганы шул булды – кара урман эченнән мал куып барабыз шулай. Берзаман поезд кычкыртты. Паровоз тавышы ишеткәнмени безнең яктагы маллар?! Сыерлар куркышып кайсы кая чабышып бетте. Мин, ике аксак сыер белән калдым басып. Нишләргә? Ярый әле атлы ике малай сызгыра-сызгыра сыерларны җыйдылар. Исән-имин генә алып барып җиткердек өч йөз баш малны. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда коры суда пешкән борчак “ашы” булса бик сөенә идек. Гурт куганда тамак тук булды. Шул булды бер уңай ягы. Аннары инде пароход белән Яр Чаллыга кайттык.
Сабырлыклар – сары алтын
1955 елны Мәләкәскә килен булып төшкән елны тамак туйды – бием арыш оныннан рәхәтләнеп ипи сала иде. Икмәк булса җыр да була дигән сүз шуннан калганмы икән, белмим. Ипекәйгә тамак туйгач клубта да, болында да бәйрәмнәр үткәрә башладык. Тирә-якта яшәүче керәшеннәр Мәләкәскә Питрауга җыела. Ат белән киләләр. Һәр өйдә аш-су, ризык әзерләнә. Уен-көлке, җыр-бию. Тормыш көйләнә башлаган, җаена төшкән еллар. Мал асрагач итле аш, пилмән пешә, винегрет ясыйбыз. Кайвакыт бәлеш сала идек. Сугым чорында кунакка йөрешүләр башлана. Кем кошевкада, кем атлы чанада килеп төшәләр, өчәр көн кунак булып, бәйрәм итеп, аралашып яшәдек. Шуны әйтәсем килә: ризык гади иде, кешеләр гади иде, тормыш гади иде. Ә бит күңелле иде! «Калинино» колхозында җиң сызганып хуҗалык эшләрен башкардык. Колхозда ул чорда кул хезмәте иде бит. 1965 елны мәктәпкә җыештыручы булып кердем. Балалар мәктәпкә килгәнче җылы булсын дип, төнге икедә барып мич яга идем. Чиләкләп су ташулар үзәккә үтте. Юу-җыештырудан тыш утын юнәтү, аны кисү-яру һәм мич ягу да безнең өстә булды. Ремонт эшләрен тулысынча башкарып, чиркәүдән ясалган мәктәпне рәткә китерергә тырыштык. Аннары мәктәп ташкүмер ягып җылытуга көйләнде. Анда инде су тагын да күбрәк кирәк булгач мичкә белән ташыдык. Шулай, авырлыклар, юклык, ачлык белән сыналдык.
Без чын күңелдән якты киләчәккә ышандык. Шул көч бирде. Килде ул көн – өебез зур, якты, иркен, җылы. Ашарга – ризык мулдан. Өстебез бөтен. Сабырлык белән шушы мул тормышка ирештек», – дип бүгенге тормышыннан канәгать булуын белдерә Анна Ивановна Павлова.
Хоккей җанатары
Анна түтинең олыгайган көндә яраткан шөгыле – хоккей карау. «Үзебезнеке күңелгә якын – “Ак барс” өчен җан атам. Кичә кич бик матур уйнадылар. Сөендем. “Ак барс” җиңелсә борчылам», – ди Анна Ивановна сабыйларча ихласлык белән.
Галина Ивановна газиз кешесе хакында: «Әниебез ТНВ каналын бик ярата. Барлык тапшыруларны да карый. Алар, берничә әби, матчтан соң хәбәрләшеп, фикерләшеп тә алалар. Бөтен хоккейстларны белә, таный. Әни – гомере буе җитез, елгыр булды. Ир-ат, хатын-кыз эше дип тормады – сыдырып эшләде. Әтиебез дә эшчән иде.Терлек абзары тулы мал-туар булды, кош-корт асрадылар. Гомерләре эштә үтсә дә, беркайчан да зарланганнары булмады. Батырга да ял кирәк диләр. Һәрбер кеше пенсиягә чыккач рәхәтләнеп ял итеп, теләгән шөгылен башкарып яшәсен иде. Әни лаеклы ялын чын-чынлап лаеклы итеп уздыра. Үз-үзен йөртә алуына бик сөенә. Өебезнең яме булып яшәсен дип телибез», – ди.
Журналист искәрмәсе. * Гурт – сугымга куылучы көтү. Даль сүзлегендә гурт – алман сүзе диелгән. Гурт – борынгы төрки телендә халык, күп дигән мәгънәне белдергән. Алманнарга бу сүз һуннардан кергән булырга тиеш, диләр галимнәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев