Гомерләр үтә икән ул
90 ел эчендә кеше гомерендә нинди генә вакыйгалар үтми. Котдус абыем Минһаҗев Торнаташ авылында 8 балалы ишле гаиләдә дүртенче бала булып үсә. Әти-әниебез мәдрәсә тәмамлап, заманасы өчен укымышлы кешеләр булалар. Балаларны да укытырга телиләр. Котдус абый җидееллыкны тәмамлагач, өч апасы янына Алабуга укытучылар институтына укырга китә.
Өйдән әлләни ярдәм көтеп булмый. Дәресләрдән соң сирәк булса да сельпо складларында йөк бушатып, төяп эшләгәч, акмаса да тама, дигәндәй, ипи алырлык акчасы керә... Шулай укып йөргәндә, 1943 елны 18 яше тулган студент егетне фронтка алалар. Сугыш, ут эчендә йөрү беркемгә дә җиңел булмагандыр. Җитмәсә, 1945 елның көзендә әтигә яла ягып, кулга алалар һәм 7 елга лагерьга озаталар. Бу хәбәр Котдус абый хезмәт итә торган частька да килеп ирешә. Абыйның сугышта бүләкләнгән медальләрен алалар, партиядән чыгаралар. Шулай кимсетелеп, хәрби хезмәттән 1951 елны гына авылга әйләнеп кайта. Минзәлә районында укыта башлый. Алабуга институтында читтән торып укый. Әммә әтиебезнең нахакка хөкем ителүе күңелен даими борчып тора, ул 1953 елны Мәскәүгә, СССР Югары Советы президиумына кадәр барып җитә. Барлык мәдальләрен кайтаруга ирешә, партия сафына янәдән торгызалар. Әтиебез дә РСФСР Югары суды карары белән 1991 елны тулысынча аклана. Ә нахакка рәнҗетелгән 7 ел өчен берәү дә гафу үтенми.
Абыем ике дипломлы югары белемле укытучы Әлмәт, Минзәлә, Ворошилов, Сарман районы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты, тарих фәнен укытты. Һәрчак дөреслек ягында булды, ясалмалыкны яратмады. Балалардан да шуны таләп итте.
Лаеклы ялга чыккач, Чаллыга кайтып төпләнде. Монда да дәресләр алып барды. Хәрби патриотик тәрбия бирүдә якыннан катнашты.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Котдус абыем Минһаҗев үзенең 90 яшен сау-
сәламәт килеш туганнары, балалары, оныклары арасында каршылады. Аларның һәркайсы аңа исәнлек һәм яшьләрне тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.
Гаяз Минһаҗев, хезмәт ветераны.
Иске Абдул авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев