Гармунынымның телләрендә – моңнарым, сагышларым
Минем буын кешеләренең бала чаклары бәхетле булмады. Чөнки без - сугыш чоры балалары. Нәкъ 80 ел элек мин 8 балалы ишле гаиләдә туганмын. Ул чагында өй рәтеннән диярлек күп балалы гаиләләр иде. Әгәр дә сугыш башланмаган булса, әткәйләребез иңнәренә таянып, гөрләшеп, ипекәй ашап үскән булыр идек тә бит. Булмады шул....
Күпме еллар үтте, озын гомер юлы кичтем, әмма үзәк өзгеч, йөрәктә төзәлмәс яра калдырган бер хәл исемнән бер дә чыкмый. Ул яра әледән-әле кузгалып, сулкылдап сызлап ала. Әткәй көне буе колхозда эшләгәннән соң, балалар туңмасыннар дип, гадәттәгечә, урманга утынга китә. Аннан-моннан табып, утынын җыйган җыюын, әмма кайтып җитәргә ярты чакрым калгач, зәмһәрир салкынга түзә алмыйча, атының аягын кочаклап, туңып үлгән.
Сугыш тормышыбызга кара давыл булып килеп керде дә, язмышларның астын өскә китерде. Авыл халкы эшкә яраклы, хуҗалыкны төпкә җигелеп тартырлык ир-егетләрне яу кырына озатканнан соң, әнкәйләребез, бераз кул арасына керерлек үсмерләр колхоз тәртәсенә җигелде. Барысы да фронт өчен, җиңү көнен якынайту өчен дип, көнне-төнгә ялгап эшләделәр. Без - балалар, йорт хуҗалыгын алып барышырга булыштык, бер эштән дә куркып тормадык. Минем әнкәемнең, өс-башын чишенеп, иркенләп йоклап ятканын күргәнем булмады. Куллары гел эштә, иңнәреннән йөк төшмәде. Без берничә ел мәктәпкә йөри алмадык, өйдә мич башында укыдык - өс-башка кияргә булмады. Укытучыларыбыз безне өйгә килеп укыттылар. Мең рәхмәт аларга, урыннары җәннәттә булсын.
Шул чаклар искә төшсә, үзәгем өзелә, күземә яшь килә. Юкка гына үсмер чагымда ук кулыма гармун алмаганмындыр - аның телләрендә моңнарым, җуелмас хатирәләрем. Эчем тулы сагыш минем. Аларны уртаклашыр гомер юлдашым, өч баламның әниләре яман чирдән дөнья куйды. Ул исән чагында, бик кыен узса да, сугыш авырлыгы баскан үсмер елларны, яшьлегебезне сагынып сөйләшә идек. Хәзер менә эчкерсез сердәшем - гармуным. Авылдашларымны җырлатам, биетәм, мәдәни тормышта актив катнашырга тырышам. Шул тыйнак хезмәтемне искә алганнардыр инде, 80 яшем тулган көндә район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев, «Биклән» җитештерү коопертивы җитәкчесе Разил Димөхәммәтов, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов миңа өр-яңа гармун - хромка бүләк иттеләр. Мең рәхмәт аларга, минем өчен иң зур бүләк бу. Киләчәктә әле тагын район халкын, авылдашларымны җырлатып, биетеп яши алсам иде.
Рәшит Тимергалин,
Биклән авылы.
P. S. Башка фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев