Фәрит Шакиров: «50 елдан соң да гөрләтеп туй иттек»
Өлкәннәр ункөнлегендә хөрмәтле өлкәннәребезне котлап, төрле матур чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә. Алар бу чарага ашкынып килә, күңелләрен бушата, яшьлекләрен искә ала. Мин дә шул уңайдан, җирлегебезнең хөрмәтле кешесе, заманында Теләнче Тамак авылының интернат-мәктәбен җитәкләгән Фәрит Ситдыйк улы Шакиров турында язарга уйладым.
Фәрит Ситдыйк улы - сугыш чоры баласы, 1942 елның 11 мартында дөньяга килә. Сугыш дигән каһәрнең ачысын-төчесен күрергә туры килә: әнисенең абыйсын, энесен - сугышка, соңыннан исә әтисен хезмәт армиясенә алалар. Бөтен авырлык, борчу-мәшәкать әнисе җилкәсендә кала. Ашарга ризык, кияргә җүнле кием - берсе дә булмый. «Ул елларда күргән михнәтләрне Ходай күрсәтмәсен берүк! - дип искә ала бүген Фәрит Ситдикович. - Сугышка киткән туганнарыбыз кире әйләнеп кайта алмадылар, аларның кара кайгылы хәбәрләре генә килде. Әле бит сугыш тәмамлангач та тормыш авыр булды», - ди ул, ачынып.
Фәрит Ситдыйк улы 6 яшьтә мәктәпкә укырга керә. Беренче укытучысы - Җәүһәрия апа Шәйдуллина бүгенге көндә Теләнче Тамак авылында гомер итә. Ул аңа гомере буе рәхмәтле булып яши, беренче укытучысының хәлләрен белешеп тора. 1952 елда исә 5нче сыйныф укучылары Теләнче Тамак мәктәбендә укый башлыйлар. Аларны белемле, таләпчән, үтә дә итагатьле укытучылар укыта, балалар үзләре дә белемгә омтыла. 1958 елда, 10нчы сыйныфны уңышлы гына тәмамлагач, Фәрит Шакиров Алабуга шәһәренең педагогия институтына укырга керә. Монда да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. 1962 елны, укытучылар җитмәү сәбәпле, аларны мәктәпләргә укытырга җибәрәләр. Шул вакытта Фәрит Ситдыйк улын Азнакай районына җибәрәләр. Ул вакыттагы Теләнче Тамак мәктәбе директоры И. Тумреев министерлык аша, яшь белгечне үз авылында калдыруны сорап, хат яза. Ул монда 25 ел математика, физика укыта, соңыннан исә үзен мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ул җитәкче урында эшләгәндә Теләнче Тамак мәктәбе гел алдынгылар рәтендә була, мәгариф оешмалары арасында үткәрелүче бәйгеләрдә күп мәртәбә призлы урыннар ала.
1966 елда Теләнче Тамак авылы мәктәбендә химия дәресләре укытыла башлый. Бу эшкә яшь белгеч, Азнакай районы кызы Сирена Фәррах кызы Шәфыйкова алына. Әлеге очрашуны да, язмыш дими ни дисең?! Кайчандыр Фәрит Ситдикович үзе дә Азнакайга укытырга барырга тиеш була, ә монда Сирена ханымны Аллаһы Тәгалә үзе аның янына җибәрә. Яшьләр бер-берсен ошаталар, ике арада мәхәббәт хатлары йөри башлый. 1967 елның 26 маенда Шакировлар гөрләтеп туй итәләр. «Сиренам мине үзенең чибәрлеге, тыйнаклыгы, кешелеклелеге, сабыр холыклы булуы белән каратты. Ул 10 яшеннән ятим калып үсә. Тормышы да, минеке кебек үк, җиңелләрдән булмый. Аллага шөкер, бер-беребезне табып, хөрмәт итеп, инде менә 50 ел буена тату гомер итәбез. Тормыш юлымда Сиренамны очратканыма язмышыма көн саен рәхмәт укыйм. Алга таба да исәнлектә, бергә-бергә гомер итәргә язсын», - ди Фәрит абый.
Фәрит Ситдикович Теләнче Тамак авылының интернат-мәктәбе директоры булып эшләгәндә, ә ул 1996 ел була, мәктәп «Ел мәктәбе» мәртәбәле конкурсында катнашып, җиңеп чыга. Ел саен үткәрелүче яңа уку елына әзерлек, методик осталык бәйгеләрендә, тәрбия эшләрен оештыру конкурсларында мәктәп коллективы һәрвакыт призлы урыннар ала. 1987 елда Фәрит Шакиров РФнең Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы, 1988 елда - хезмәт ветераны исеме, 1989 елда - РСФСРның мәгариф отличнигы исеме, 2002 елда - «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Эше һәрвакыт мактала.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: 45 ел буена математика фәнен укыту дәверендә Фәрит Ситдиковичның 55 укучысы математика укытучысы һөнәрен сайлаганнар. Бу да үзенә күрә мәртәбә, олы дәрәҗә.
Фәрит абыйның тормыш иптәше Сирена Фәррах кызы исә Азнакай шәһәренең 1нче урта мәктәбен тәмамлап, педагогия институтына керә, аны да уңышлы гына тәмамлап чыга. Үзенең тормышын химия-биология фәннәрен укытуга багышлый. Аның да укучыларының күбесе шул юнәлешне сайлап алалар, араларында фән кандидатлары исемнәрен йөртүчеләр дә бар.
«Гомер заяга үтмәгән, Аллага шөкер. Хезмәтемне яратып башкардым. Тормыш иптәшемнән уңдым. Бәхет өчен тагын ни кирәк?!», - дип әйтә бүген дә Фәрит Ситдикович. Аннары исә бераз көлемсерәп ала һәм яраткан хатыны - Сиренасы белән 50 ел бергә гомер иткән бәйрәмнәрен ничек итеп билгеләп үткәннәре турында сөйләп китә.
- Безнең туй 27 майда үтте. Ә икенче көнне Сиренамның туган көне булды. Аны да зурлап, туганнар, күрше-күлән, авылдашлар белән уздырдык. Шушы традициябезгә нигезләнеп, быел да олы бәйрәмебезне олылап үткәрергә килештек. Мин, 50 ел элек булган кебек, Сиренамны Азнакайдан барып алдым. Туганнары белән алдан ук сөйләшеп куйдым. Һәм без, чын мәгънәсендә, туй уйнадык. Әле бит килгән машиналарны да матур итеп шарлар белән бизәдек. Сүз белән генә әйтеп бетерә алмаслык шатлык, бәхет булды ул! Аннары исә Теләнче Тамакка Сиренамны янәдән алып кайттым. Монда да «килен төшерү» үткәрдек. Авылдашлар, туганнар күпләп җыелган иде. Матур гына бәйрәм оештырдык, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Әйтергә теләгәнем шул: гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле тимерләрнең берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй - озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул.
- Эш, гаилә, туган-тумачалар, күрше-күләннәр, якыннар белән аралашу, бергә-бергә шатлык-куанычларны уртаклашу белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, - ди бүген бәхетле парлар.
Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Шакировларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, бергә-бергә тату гомер итеп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде дигән теләктә каласы килә.
Алсу Гобәева,
Теләнче Тамак авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев