Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Эштән бәхет булды...»

Яңа Байлар авылында яшәүче Миннеразия апа шулай ди.

Әйтмәслек тә түгел шул: бишмәт төймәсен үз куллары белән каптыра башлаганнан бирле – балачагыннан ук баш күтәрми эшләгән дә эшләгән ул. Кырык ел дуңгызчылыкта хезмәт куйган Миннеразия Петр кызы Архирееваның «Мактау кәгазьләре», «Рәхмәт хат»лары чакрымнарга сузылырлык булып җыелган. Кечерәк катыргы тартмада сакланучы бихисап орден-медальләре терлекченең эштән генә түгел, тырыш хезмәтен күреп бәяли белүче җитәчеләрдән уңуы турында да сөйли.

Миннеразия апа тормыш юлын сөйләгәндә: «Эштән бәхет булды» дип кат-кат әйтте. Асылда, моның сәбәбе дә бар. Уңган-булган, тырыш ханым ал-ял белмичә хезмәт куюдан тәм табып яшәгән һәм хәзер дә шул чакларны сагынып искә ала. Ә менә шәхси тормышында... Анысы, әнисе язмышына охшапмы,  катлаулы була. Әнисенә – Мәрҗән ханымга, сабый чагыннан ятимлек  әчесен татырга туры килә. Шуңа өстәп, ялгызлык-толлык сагышын эченә йотып яшәргә, авыр тормыш арбасын тартып бару да язган була.

Сугышның иң кызган чорында – 1942 нче елның февралендә дөньяга килгән Миннеразия әтисен бары тик әнисе сөйләве буенча гына белә. Заочно гына әтиләрен белү – сугыш чоры балаларының күпчелегенең язмышына тигән өлеше була.

– Әнием – Мәрҗән исемле иде. Чыгышы белән – Калмиядән. Бәхет эзләп дип әйтимме икән, әллә ул елларда саладан калага китү кебек кузгалыш шаукымы булганмы, белмим, әни – Тула каласына китә. Эшкә урнаша. Шунда әти белән танышалар, кавышалар. Сугыш башалана, әти – фронтка китә. Әни авырлы килеш авылга кайта. Мин – Яңа Байлар авылында туганмын. Шигырьдәгечә, шушы яктан, шушы туфрактанмын.  Җитү кыз булгач Минзәлә районы Мияш авылы егете Рәискә кияүгә чыктым. Матур тормыш корып, иңне-иңгә куеп яшәргә дә яшәргә иде исәбем. Язмаган икән. Кызыма бер генә ай иде туган нигеземә кайтып егылганда, – дип сөйли Миннеразия апа.

Хыяллары – матур, өметләре – якты була аның. Тик, яшьлекнең алсу таңында гаилә дигән бәллүр касә чатный. Миннеразия ялгызлыгын эш белән баса. Янәшәсендә бәгырь җимеше – Зөлфирәсе. Ул – бик тәти, зирәк булып үсеп килә. Газиз әнисе – Мәрҗән апа да алар белән бергә. Өч хатын-кыз бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр. Көне-төне эштән кайтып кермәгән Миннеразия апаның кызы өчен күңеле тыныч була – әнисе оныгы өчен үлеп тора. 

Миннеразия ханым үз баласында авыл тормышына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләгән. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, «ТАССРның атказанган терлекчесе» исемен йөртүче Миннеразия ханым кызы Зөлфирәгә терлекчелек тармагын ярату хисен дә сала белгән. Зөлфирә әнисе белән кулга-кул тотынып эшли – дуңгызчылык тармагында зоотехник булып хезмәт куя.

– Ул чорлар!.. Эшкә җаваплы караш, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсез мөгамәләләр. Без ихлас булдык, – дип чордашларын сагынып искә ала ак әби. 
Миннеразия Архиреева алты чакырылыш авыл советы һәм бер чакырылыш район советы депутаты булып сайлана. Сайлаучыларының наказларын үтәү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Заманасы шундый иде – удар бишьеллыклар чоры. Миннеразия Петр кызы җитмешенче-сиксәненче елларда даими рәвештә «Социалистик хезмәт ударнигы» исеменә лаек була, «Хезмәттәге уңышлары өчен», Республиканың атказанган хезмәткәре», «Халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен» орден-медальләре белән бүләкләнә. Алары янына яңалары өстәлеп тора.

– Кырык ел дуңгызлар карадым. Ул елларда фермада өч мең баш дуңгыз асралды. Һәр терлекчегә алтмышар баш терлек карарга туры килде. Дуңгыз – талымсыз, нәрсә күрсә шуны ашый торган мал дип уйлый күпчелек кеше. Ләкин аны тәрбияләүнең үзенчәлекле яклары бар. Сыер,  сарыкларга ашатырга яраган кайбер мал азыгы аңа  килешми – организмы кабул итми. Кысырлары, буазлары аерым асралды. Кызым мәктәпне уңышлы гына тәмамлап укырга керде. Зоотехник белгечлеге алып кайткач үз авылыбызда – фермада эшләде. Шул сәбәпле дә дуңгыз асрауның бөтен технологиясен белеп бетердем, – ди ярты гасырга якын терлекчелектә эш тәҗрибәсе булган ханым.

Безнең каумгә, Ислам динен тотучыларга, дуңгыз асрау ярамый. Совет чорында аны-моны уйлап тору юк иде. Нишлисең инде, җирлегебездә булган эш урынында хезмәт куярга туры килде – тормышны алып барырга кирәк бит. Бу хезмәт өчен Аллаһ Тәгалә кичерсен. Инде сиксәннән узгач барысын да уйлыйсың. Кеше хатадан хали түгел, диләр. Белә торып яманлык кылмадык, дөрес яшәргә тырыштык. Намуслы хезмәт, гаделлек – бу безнең әнидән килә торган сыйфат. Кызым Зөлфирә, аның улы – оныгым Илдар – таянычларым. Кадерлиләр, Аллаһның рәхмәтендә булсыннар, – ди.

– Күңел төшереп, боегып, елап-зарланып яшәмәдем. Әнием дә ул яктан нык рухлы булды. Кеше гомере, аеруча яшьлек, бик тиз үтә. Кайгыларга бирешеп, сагышланып тормышыбызны ямьсезгә чыгармыйк. Әнием күңелемә салып калдырды – тәкъдиргә ышанам. Халык әйтмешли, «Маңгаеңа язылганны күрмичә гүргә кермисең». Аллаһ Тәгалә без дөньяга килгәнче, күп мең еллар алдан ук, язмыш китабыбызны язып куйган. Шуңа да булганына шөкер итеп, авырлыкларга сабыр итеп яшәлде.

Гомер буе авыр физик хезмәт аның буыннарына төшкән. Фермада язын-көзен – резина итекләрдән, кышын – чүчинкәдән, ә җәйләрен галуш киеп  йөрү һәм башка уңайсыз шартлар буыннарына төшкән. Салкын биналарда эшләү «җелеген суырган». Болар урта һәм өлкән буынга билгеле хәл-әхвәлләр. Ләкин алар хакында Миннеразия апа үзе зарланып сөйләргә яратмый. – Барыбыз да шулай яшәдек инде. Сугыштан соңгы авыр еллардан соң көтеп алган туклык чоры килде – шуңа сөендек. Ә эшне без авырга, җиңелгә, агына-карасына аермадык. Алай гына да түгел, ир-ат булмагач, йортта үзебезгә көчле затлар эшен башкарырга туры килде. Мал-туарны күп итеп асрадык, сыйлы көнең – сыер белән. Кош-кортсыз авыл ихатасы үги сыман тоела. Аларның исәбен-чутын да белмәдек. Хәзер кызым Яр Чаллыга йөреп эшли. Эре мал тотып булмый. Көченнән килгән кеше авыл җирендә мал-туар тотсын, кош-корт асрап яшәсен. Бәрәкәтле була ул үзеңдә асралган малдан алынган ризык.

Яшьлектә тыпырдап биедек тә, клубта уздырылган төрле чараларда да катнаштык. Яшьлек – бик матур мәл бит ул. Әле урта яшьләрдә дә махы бирмәдек – ут уйнатып эшләдек, җәмәгать эшләрен башкардык. Ул заманда тормыш-яшәеш акчага корылмаган иде. Менә шул яклары сагындыра аның. Яшүсмер оныгымның киләчәге хакында уйланмыйча булмый. Күкләребез аяз булсын, мул тормышның бәрәкәтен бирсен Аллаһ дип догалар кылам, – дип күтәренке кәеф. Алдагысы көнгә якты өмет белән сөйли Миннеразия апа. Ул авырлык белән үткән тормышын күз яшенә манып сөйләргә яратмый.

«Сез – алдынгы терлекче. Мактау кәгазьләрегез, рәхмәт хатларыгыз бихисап, орден-медальләрегез һәм мактаулы исемнәрегез бар. Ни генә әйтсәң дә сәмәнсез (акчасыз) яшәп булмый – пенсиягез әйбәт чыккандыр?» – дип  сак кына сорыйм Миннеразия ападан көшел хәтле булып өелеп торган дару сәдәфләренә ымлап. 
– Нишләптер элек документларга артык игътибар ителмәгән ахрысы, хезмәт хаклары буенча кайбер документлар юкка чыккан. Тагын кайбер сәбәпләр өстәлгән булса кирәк, пенсия – ярыйсы, – ди хезмәт ветераны.

Югыйсә, «ярыйсы» түгел, яхшы булырга тиеш иде. Пенсия – гомер буе эшләп, үзеңнең картлыгыңны тәэмин итү өчен хезмәт хакыннан билгеле процентларны күчереп бару белән пәйда булган элеккеге хезмәтләребез өчен түләү ул. Әйтергә кирәк, хәләл акчалар! Һәм ул акча картлыгыңны тиешле дәрәҗәдә – югары кимәлдә! яшәрлек булырга тиеш!

Миннеразия апа, шул буын кешеләренә хас булганча барына канәгать булуын, югына көенмәвен белдерә. 

Миннеразия апа тормышны яратуы, кеше белән аралашучан булуы, эш сөючәнлеге белән бәхетле. Шуңа да мин аның: «Эштән бәхет булды» дигәненә җавап итеп: «Бай рухлы булуыгыз белән дә бәхетле сез» дип әйтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев