Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Боерганның бер гүзәле – Гүзәлия

Боерган авыл җирлегендә яшәп газета-журналларга язылучылар, аеруча олы яшьтәгеләр, Гүзәлия Фоат кызы Шәмсетдинованы көтеп алалар.

Хәзерге заманда төрле хезмәтләр буенча бөтен эш-йомышны өйдән чыкмыйча – компьютер аша шәхси кабинетыңа кереп, тиз арада хәл итеп була. Авыл җирлекләрендә дә күпчелек кеше шушы ысулны уңышлы куллана. Шулай да, өлкән яшьтәге кешеләр өчен почта бүлеге – иң кирәкле социаль объектларның берсе булып кала. Шул ук вакытта, элемтә бүлеге, алар өчен аралашу чарасын да үти.

Боерган авыл җирлегендә яшәп газета-журналларга язылучылар, аеруча олы яшьтәгеләр, Гүзәлия Фоат кызы Шәмсетдинованы көтеп алалар. Ул – почта бүлеге башлыгы да, хат ташучы да, шул ук вакытта гаилә психологы да дип әйтсәк, һич тә арттыру булмас. Сер сандыгын бикләп ачкычын куенына сала белгән ханымга авыл халкы ачылып серләрен сөйли, киңәшләшә.

Гүзәлия Фоат кызы Боерган урта мәктәбен тәмамлагач Яр Чаллыда сәүдә-кулинария техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач Боерганга кайта. 1996 нчы елны Колыш егете Разыйф Хөснетдин улы Шәмсетдинов белән матур итеп тормыш коралар. Каенанасы Әлфия ханым белән уртак тел табып бергә яшәүләре хакында Гүзәлия: «Әнкәй белән чирек гасыр бергә яшәдек. Ул – безне, соңыннан без аны тәрбияләдек. Балаларны үстергәндә ярдәме зур булды. Каенанам акыллы усал булды. Тота-каба кызып китмәде, эштән гаеп тапмады. Таләпчән, ярдәмчел булуы бала тәрбияләгәндә аеруча кирәкле сыйфатлар дип уйлыйм. Кешене ничек бар – шулай кабул итәргә кирәк. Шул чагында гына гаиләдә тынычлык-иминлек була», – ди Гүзәлия егерме биш ел каенана белән яшәгән кеше буларак.  

Гүзәлия унҗиде ел Боерганда элемтә бүлеге башлыгы булып эшли. Боерган почта бүлегендә быелның көзенә кадәр ике хат ташучы Боерган, Колыш, Таулар, Туера авыл халкына хезмәт күрсәтә. Соңгы араларда, хезмәттәше авырып китү сәбәпле, барлык эшләрне дә Гүзәлия берүзе башкара.  

«Үз җирлегебездәге халыкка хезмәт күрсәтүдән тыш Күзкәй, Калмия, Кырныш авыл халкы да безнең бүлекчәгә килә. Халык Вайлдберриз, Озоннан әйбер кайтартуны өстен күрә. Посылкалар байтак кайта. Газета-журнал яздыручыларга үзвакытында матбугатны тапшырасы килә.  Тормышның төрле өлкәсенә караган исәп-хисаплар, түләүләрне башкару өчен дә киләләр.  

Социаль хезмәткәрләр Земфира, Нурания, Гөлназ, Ландышка рәхмәтем чиксез. Алар – өлкәннәрнең таянычы. Барлык түләүләрне (торак-коммуналь хезмәтләр, телефон өчен) башкаралар. Шунысы сөенечле, бездә: “Бу – минем эш түгел. Вакытым юк...” кебек сүзләрне кулланмыйлар. Тагын бер уңай ягы бар халыкның – күрше-күлән бер-берсенең газетасын алып китеп иясенә тапшыра. Быелның беренче яртыеллыгында “Якты юл”ны 89 кеше яздырып алдырган иде. Икенче яртыеллыкта бераз азрак булды. 2026 нчы елның беренче яртыеллыгына язылу әйбәт кенә бара. Эш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм, халыкның күпчелеге ноябрь урталарыннан активрак языла башлый. Бәлки кемнәрдер льготалы язылуны көтәдер. Шундый әбүнәчеләребез бар – алар газета-журналларга язылу кампаниясе башлану белән яраткан матбугатларына язылып куялар. Укырга яратучы буын – урта һәм өлкән яшьтәгеләр безнең төп таянычыбыз. Халык белән аралашканда да, әти-әниемнең тормыш-яшәешеннән чыгып та әйтә алам – “Якты юл”ны безнең авыл җирлеге халкы ярата. Әти-әнием кырык биш елга якын район газетасын яздырып алдыра. Шунысын да горурлык белән әйтәсем килә – әнием Гөлфия Мәхмүтова элекке елларда газетаның актив хәбәрчесе иде. Үзе дә яшьлегендә – кыз чагында хат ташучы булып эшләгән. Менә шундый матбугат җанлы кеше инде ул, безне дә шул рухта тәрбияләде.

Тормыш-яшәештән ямь табу өчен эшнең дә тәмен белергә кирәк. Эш көненнән соң әнинең хәлен белергә керәм, утырып чәй эчәбез, серләшәбез. Аннары, балаларым белән сөйләшү – аларның ягымлы тавышын ишетү – күңелне күтәрә, арыганнарны оныттыра. Авыл халкының рәхмәтен ишетү эшкә дәрт өсти. Ирем белән яшәгәндә малны күпләп асрадык. Ялгыз калдым дип абзарымны бикләмәдем – сугымлыкка өч баш мөгезле эре терлек тотам, кош-корт асрыйм. Ирем кинәт кенә вафат булды, тол калуыма җиде ел.  Дөресен генә әйткәндә, аны искә алмаган көнем юк – тату-матур яшәдек. Хәсрәтемне эчкә йотып, нишләргә белмичә зар-интизар булып яшәмим. Ике улым – Ранис белән Илназ ике канатым. Хуҗалыктагы бөтен эшне беләләр, эшлиләр. “Әни!” дип, күземә генә карап торалар. Кызлы да булдым. Ранис улым үзебезнең авыл кызы Гүзәлгә өйләнде. Илназ – Яр Чаллыда көллияттә укый. Шәһәрдәге ике бүлмәле фатирда улым белән киленем, кече улым бергә яшиләр. Өчәү бергә кайтып йөриләр. Күңелем тыныч алар өчен.

Без – биш бертуган, бер йодрык булып үстек. Лүзия белән Лилия сеңелләрем, Илфат белән Илшат энеләрем – терәкләрем. Гомер буе шулай бер-беребезгә таяныч булып яшибез.

Улларым, туганнарым толлыкны сиздермичә яшәтәләр. Барысына да рәхмәт. Изгелекләре, игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын», – ди Аллаһу Тәгаләнең сынауларын сабырлык белән күтәрә белүче Гүзәлия ханым.

 

Без – боерганлылар!

Гүзәлия Фоат кызы Чебенле авылында туган. 1976 нчы елда, аңа ике яшь тулганда, Чебенле авылы халкы, мәгълүм сәбәпләр аркасында, Боерганга күчерелә. «Чебенле – туган авылым, Боерган – тормыш дәрьясында ныклап, колач салып очар өчен көч-куәт биргән, канат ярган урыным. Туган җирем дип саныйм мин аны. Колыш – килен булып төшкән төпле нигезем. Искиткеч урында яшибез бит без. Гөлбакчага тиң урыннар! Шушы хозурлыкларга сокланып яшим. Җәйләрен кала халкы белән тула безнең авыл, су буйлары. Кемдер шушы матурлыкны эзләп килә. Нишләп шушы байлыкны ташлап шәһәргә китим ди?! Юк! Гомер буе яратып яшим үз җирлегемне, үз халкымны. Без – боерганлылар! Шушы сүздә күпме мәгънә. Тырыш та, юмарт та бездә халык. Эшли дә, ял да итә беләбез. Китапханәче Флүдә Сәлимова клуб, авыл җирлеге, мәктәп, балалар бакчасы, почта хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора. Эчтәлекле, кызыклы итеп төрле чаралар оештыра. Безгә килен булып төшкәннәр дә әнә шундыйлар – боерганлылар маркасын нык тоталар. Афәрин!

Бар иде заманалар, балалар бакчасы – сабыйлар белән, мәктәп балалар белән шыплап тулган иде. Хәзер инде балалар саны нык кимеде, яшьләр калага китү ягын карый.  Бу бөтен ил проблемасы. Алай да, авылларның яшәренә өмет бар. Мисал өчен, мәктәбебезнең абруйлы укытучысы Рәфинә Маннанованың ике улы да авылда төпләнеп гаилә кордылар. Шундый матур итеп яшиләр», – дип авылдашлары хакында горурланып сөйли Гүзәлия Фоат кызы Шәмсетдинова.  Почта бинасында хәзерге вакытта киң колач белән ремонт эшләре бара. Почта бүлекчәсе вакытлыча мәктәпнең бер бүлмәсенә күчерелгән.

 

«Эшләргә уңайлы шартлар тудырган авыл җирлеге башлыгына, мәктәп коллективына рәхмәт. Без, гомумән бик дус. Бердәм. Авыл җирлегендә үткәрелә торган барлык чараларны, кичә, бәйрәмнәрне бергәләп оештырабыз. Шатлыкларны бүлешеп, кайгыларны уртаклашып яшибез.  Көндәлек мәшәкатьләр белән гомерләр сизелмичә дә үтә. Әнием, әле кайчан гына, яшь кыз чагында, хат ташыган. Аннары, әти белән безне – биш баланы тәрбияләп үстергәннәр. Ярты гасыр әти белән әни матур итеп яшәделәр. Менә инде үзем дә каенана булдым. Шул йөгерек елга сыман гомернең кадерләрен белеп, бергә-бергә, дус-тату яшәргә язсын. “Якты юл”ның барыр юлы якты булсын!» – ди Боерганның бер гүзәле – Гүзәлия. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев