Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бер-береңә юл куя белү – Шәйдуллиннарның тормыш маягы

Илһамия белән танышканда Рәшитнең әле армиядән кайтып колхозда эшли башлаган чагы гына була. Башкортстанның Бакалы районы Яңа Әҗми авылында яшәүче егет Ихбах дигән абзыйны Мөслим районы Баек авылына ат белән илтә бара. Шул вакытта абзый аны күршеләрендәге Хәлмиҗиһан апаларга алып керә. Юкка гына түгел, апаның Илһамия исемле буй җиткән кызы...

Хәзерге көндә Яңа поселогында гомер итүче әлеге пар күпләргә үрнәк. Гаилә көне кысаларында алар бүген олы бүләккә - «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булдылар.

Танышкан вакытларын матур бер хатирә итеп искә алалар бүген Шәйдуллиннар. Ноябрь ае була ул. Башкортстан кайда да, Татарстан кайда - көзге салкында ат белән генә барып җитәрлекмени? Баксаң, Баек авылы белән Яңа Әҗми ике республика арасындагы чиктә урнашкан, аралары биш кенә чакрым икән, бары күпер аша гына чыгасы. «Биш чакрымны ике сәгать үтәбез без», - диләр бу яклар шаяртып. Чөнки Башкортстан белән Татарстанда вакыт аермасы нәкъ шуның кадәр.

«Баекка Илһамия белән таныштырасыларын белеп килдем, әти-әнием дә каршы килмәделәр», - дип сөйли Рәшит абый бүген. Илһамия апа да сүзгә кушыла: «Ошатканбыздыр инде бер-беребезне. Ошатмасам, армиядәге биш ел йөргән егетемне калдырып, Рәшиткә ризалык бирмәс идем», - ди ул. Шулай итеп, ноябрьдә танышалар, гыйнварның 9ында Илһамия Яңа Әҗмигә килен булып төшә.

Яшьләр башта егетнең әти-әнисе белән яшиләр. Аннары авылдан йорт сатып алып, башка чыгалар. Рәшит тракторчы, Илһамия сыер савучы булып эшли. Яңа Әҗмидә ун ел гомер итәләр. Анда бер-бер артлы дүрт уллары дөньяга килә.

80нче елларда Илһамиянең икетуган сеңлесе Гөлүзә, Яр Чаллы шәһәре янындагы үсеп килүче поселокка совхозда эшләргә кешеләр кирәк дип, яшьләрне бирегә чакыра. Киләләр Шәйдуллиннар, башта Гөлүзәләрдә яшиләр, аннары хуҗалык механизатор һәм савымчы гаиләсенә фатир бирә, соңрак совхоз йортына күчәләр. Поселокта төпчекләре - нәни кызлары Илсөяр туа.

Гомер буе совхоз эшендә хезмәт куялар алар. «Хатын иртән ипине басып чыгып китә иде, мин мичкә тыга идем. Шулай җайлашып яшәдек», - ди Рәшит абый. Яңа поселогына күченгәч, Илһамиянең әнисе Хәлмиҗиһанны үзләренә яшәргә алып киләләр. «Балаларны ул үстерде инде. Без иртә таңнан фермага, басуга чыгып китә идек. Анысы гына түгел, басуда чөгендерен бүләләр, бәрәңгесен бирәләр. Әнкәйгә олы рәхмәт», - диләр бүген Рәшит абый белән Илһамия апа.

Рәшит абый, инде 70 яшен тутыруга карамастан, әле һаман үзенең куәтле «К-700» тракторыннан төшми. «Бу яшьтә мондый техниканы иярләү җиңел түгелдер?» - дигән сорауга: «Мин бит әйбер күтәреп эшләмим, руль артына гына утырып йөрим», - дип шаяртып та ала. Хуҗалыкта һәрвакыт алдынгылар рәтендә Рәшит Заһидулла улы. Предприятие җитәкчесе Риф Имамов та бик хөрмәт итә аны, хезмәте өчен олы рәхмәтле. Быел Рәшит Шәйдуллин хуҗалыкның кыр батыры исемен алган, поселок Сабантуенда тәкә белән бүләкләнгән.

Шәйдуллиннарның балалары барысы да гаиләләре белән поселокта яшиләр. Олы уллары Илшатның инде үзенең оныгы бар. Асель дигән нәни кызга әле ике генә ай икән. Дүртенче уллары Рәзил хатыны Екатерина белән төп нигездә гомер итәләр, өч бала үстерәләр. Оныкларның башкалары да әби белән бабай йортына юлны суытмый. Рәшит абый белән Илһамия апа аларны туплап, аралаштырып торучы. Әби белән бабай янында тәрбия дә икенче. «Иң мөһиме, сабыйлар бәхетле булып, ата-аналары канатында үссеннәр дип телибез. Эш сөйсеннәр, тормышта үз урыннарын тапсыннар», - диләр өлкәннәр.

Җитмеш яшьтә булсалар да, әле ихатада сыер, үгез, бозау асрыйлар, тавыклар тоталар, җиләк-җимеш бакчалары бар, оныкларын да эш белән тәрбияләргә тырышалар.

«Гаиләдә берүзем үскәнгәме, яшь чагымда гел ишле гаиләгә килен булып төшсәм иде, дип теләдем. Хыялым чынга ашты. Рәшитләр җиде бала, алар белән аралашып, кунакка йөрешеп яшибез, үземнең балалар да һәрчак бергә. Иремнең әти-әнисе белән дә татулыкта гомер иттек. Аллага шөкер, менә оныкларыбыз да ишле. Исән-сау булсыннар», - дип тели Илһамия апа.

Ә озак еллар тату яшәүнең серен икесе дә беравыздан сабырлыкта һәм бер-береңә юл куя белүдә, диләр Шәйдуллиннар. Гомер буе шушы хакыйкатьне истән чыгармаганнар, тормышларының маягы итеп алганнар.

- Аллага шөкер, үкенерлек яшәмәдек, яшьлегебезгә кире кайта алсак та, берни үзгәртмәс идек, - дип бере-беренә карап тыйнак кына елмаялар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев