Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бер агачның алтын алмалары

Ләйсән белән Шаһин Исмаиловлар – бар яклап та үрнәк гаилә.

Шәһәрдә туып-үскән яшьләрнең авыл җирлеген үз итүләре бер сөенеч булса, аларның шул җирлектә крестьян фермер хуҗалыгы булдырулары – нур өстенә нур. Мал-байлыкны хәләл кәсеп белән табу, намус белән яшәү – олы бәхет. Исмаиловлар әнә шундый олы нигъмәткә ия гаилә. 

Гомерләрдән озын мәхәббәт               
 – Мин татарча беләм – әтиемнең әнисе – әбекәем Минзәлә районы Бикбул авылы кызы, Нәсимә исемле иде. Язмыш аны Әзәрбайҗанга – Кәримле исемле авылга – «тауларга мендереп куйган»,  – ди  Шаһин уенын-чынын кушып һәм бу тарихны шәрехләүне дәвам итә. – Бабакаем – Самат Исмаилов армиядә бергә хезмәт иткән дусты, татар кешесе янына – Минзәлә районы Бикбул авылына кунакка килә. Дустының күршесендә яшәүче Нәсимә исемле кызны бер күрүдә ошата һәм йөрәгенең түренә «салып» куя. Әзәрбайҗанга әйләнеп кайткач та кызны оныта алмый. Күпмедер вакыттан янә Минзәләгә юл тота – Нәсимәне үзе белән алып китү өчен. Самат белән Нәсимә өйләнешәләр, тугыз бала тәрбияләп үстерәләр һәм гомер буе бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр. Бабакаем белән әбекәем хакында бик шәп кинофилм төшерерлек – сюжеты мәгънәле бит. Аллаһ Тәгалә аларны озын, бәхетле гомер белән бүләкләде. Әбекәем 102 яшендә Ахирәткә күчте. Аны җирләгәч бабакай: «Мин карчыгымнан башка яши алмам ахры», – диде һәм урын өстенә ятты. Моңсуланды. Сагыш басты аны. Бер атнадан үзенең бердәнбере – гомерлек мәхәббәте янына Ахирәткә күчте. Менә шундый гомерләрдән озын мәхәббәт тарихы.  Бабайга 107 яшь иде. Бер атна гына әбидән калып яшәде, телендә гел әбекәй булды. Аларның бер-берсенә карата мөгамәләсен сүз белән язсаң матур поэма, буяулар аша язсаң шедевр булырлык картина туар иде. Аларның гомер юлы, гаилә тарихы – тугыз балаларына һәм безгә – оныкларына файдалы, мәгънәле тәрбия дәресләре булды. 
Үзем дә, Самат бабам шикелле, татар кызына гашыйк булдым. Бер күрүдә. Таорихы болай: мин әбекәемнең туганнарын барлау, алар белән күрешү өчен туган җиремнән – Әзәрбайҗаннан Татарстанга –Минзәлә районына сәфәр чыктым. Табышып күрештек, сөйләштек. Шуннан Яр Чаллы шәһәренә килдем дә ак калада төпләнергә ниятләдем. Юлым төшеп «Пушкинский» дип исемләнгән сәүдә үзәгенә кердем. Шунда Ләйсәнне очраттым. Бер ел матур гына аралаштык. Ләйсән белән яшь аермасы бары тик бер ай – мин 1982 нче елның июнендә, ә ул июльдә  туган. Яшьли өйләнештек, матур итеп никах укыттык – Әзәрбайҗаннан әти-әнием, туганнарым килде, бик сөенделәр. Аннары хәләл туй үткәрдек. Егерме бер ел бергә яшибез.   
Авыл җирлеген үз итү балачактан салынган тәрбия җимеше. Менә бу эшне мин бары тик әби-бабамның авылда йорт, каралты-кура тирәсендәге хезмәтне, терлекчелекне балачактан өйрәтүләре сәбәпле генә ача алдым. Без әби-бабайлар белән бергә яшәмәсәк тә каникулларда, һәр атна саен ял көннәрендә шәһәрдән авылга – тауларга кайта идек. И-й аларның тормышы! Диңгез өсте тигезлегеннән 3500 метр биеклектә – тауларда саф-чиста һава, суы – көмештәй, тешләрне камаштырырлык, үзе тәмле, үзе файдалы. Бабакай сарык асрау серләренә төшендерде. Әби белән бабай хуҗалыгында кул арасына кереп эшкә өйрәнеп үстем.  Рәхмәтемнең иң олысы – әти-әниемә, әби-бабама, туган җиремә, мине һәм гаиләмне сыендырган-туендырган Татарстанга, – ди Шаһин. 
           

Балачак шөгыле – төп кәсебе
Ләйсән белән Шаһин гаилә коргач калада түгел, салада яшәүне өстен күрәләр. Югары Суыксу авылында йорт салып, каралты-кура төзеп яши башлыйлар. Шаһинның дусты яшь гаиләгә курдюк токымлы ике сарык бүләк итә. Алар бәрәнли һәм маллар елдан-ел ишәя башлый. Шаһин үзе бу хакта: «Бабакай белән тауларда сарык көтү, шаян-шук бәрәннәрне тәрбияләү күңелемдә бары тик матур тәэсирләр генә калдырган. Ике дә уйламыйча күпләп сарык асрарга булдым – 2015 елның маенда официаль рәвештә КФХ булып теркәлдем. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Сарык асрагыз. Ул – бәрәкәтле мал», – дип нәсыйхәтен әйткән. Бәрәкәтен һәрдаим сизеп-тоеп торабыз. 2015 нче елда КФХларны үстерү өчен бирелә торган грант оттык. Шул акчага нәселле сарыклар сатып алдык, терлек абзарларын ремонтладык, су керттек. КФХларны үстерү буенча бирелә торган дәүләт ярдәме – грантлар системасы туктактылмасын инде. Җөмләдән, республика, район җитәкчелегенә бу яктан рәхмәтем зур. Авыл җирлеге башлыгы Флүр Ихсанов халыкның яшәешен яхшырту өчен тырышлык куя. Маҗын авылына бару юлы безнең ферма яныннан үтә. Быел республика программасы буенча шушы территориядә күпер салынды. Киләсе елга 1 километр 400 метр арада юл салырга планлаштыралар. Билгеле инде, эш урынына яхшы юлдан җилдереп кенә килсәң күңел үсәчәк һәм КФХын тагын да җәелдерү нияте чынга ашачак. Кеше тормышында болары да әһәмиятле. Ә иң мөһиме – Аллаһ Тәгалә кушканча яшәргә тырышу. Ул  – бәрәкәт китерә. Корбанлык сарыкны халык яратып ала. Корбан гаетен кулдан килгәнчә халык белән берлектә бәйрәм итеп оештырабыз. Мәчетне халык тотарга тиеш – бу яктан да матди өлеш чыгарабыз. Яз-көз айларында сарык өстен алабыз. Ни кызганыч, быел сарык йонын алучы булмады. Югыйсә, башка елларны аз гына хакка булса да сата идек, – дип сөйли Шаһин һәм сарык асрау серләре белән уртаклаша. – Курдюк токымлы сарыклар салкынны ярата. Шуңа да ныклап кар төшкәнче аларны көтүдә йөртәбез. Хәтта ки, кышкы салкыннарда да утарга чыгарабыз. Билгеле, көз фасылы кереп көннәр суыта башлауга сарыкларга өстәмә мал азыгы бирәбез. Быел 350 төргәк печән, 200 төргәк салам, 50 тонна фураж әзерләдек. Кара көзләр керүгә көн кыскара, төннәр озыная. Тиешле рационны саклап ашатсаң, саф һавада йөртсәң, сарыкның ите тәмле була һәм алардан сәламәт токым аласың. Ит дигәннән, «Чаллы икмәге» сәүдә нокталарында «хәләл» тамгасы белән бәрән итен сатуга куябыз. Ислам таләпләренә буенча чалынган сарык ите сатып алучылар күңеленә хуш килде, аларның ышанычын акларга, марканы төшермәскә тырышабыз, – ди халыкны сыйфатлы ит белән тәэмин итүгә үз өлешен кертүче фермер. 
 «Исмаилов КФХ»да Шаһиннан тыш тагын өч кеше хезмәт куя. Шаһин Исмаил углы әби-бабасы үрнәгендә балаларын эш белән тәрбияли. Уллары  Азат һәм Исмаил КФХда кулларыннан килгәнчә булышалар. Хәләл җефете өйдәге бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрне үз өстенә алган. Шәхси хуҗалыкларында егерме баш савым кәҗәсе тоталар – сөте-катыгы, эремчеге-сыры – өйдә ясала. Дистәдән артык күркә һәм тавык тоталар. 

Үрнәк гаилә
Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флүр Ихсанов: «Исмаиловлар – күпләргә үрнәк булырлык матур гаилә. Иң сөендергәне – өч балалары да әдәпле-әхлаклы, уңган-булган. Олы уллары Азат спортның көрәш төре белән шөгыльләнә. Егет үз җирлегебездә генә түгел, башка регионнарда үткәрелә торган төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында призлы урыннар яулый. Уртанчы уллары Исмаил да абыйсыннан калышмый – көрәшне үз итте. Аларның буш вакытлары калмый дип уйлыйм, егетләрне «Алга» спорт комлексында бик еш күрәм. Үз хуҗалыклары белән яшәгәч каралты-кура тирәсендә әти-әнисенә булышалар. Өлкәннәр көнендә уздырылган мәдәни чарада кызлары Мәрьямнең җырлавын халык бик яратып кабул итте – алкышларга күмде. Шунысын да әйтәсем килә: Шаһин белән Ләйсән юмарт кешеләр – авылда бәйрәм кичәләре, мәдәни чаралар оештырганда үз теләкләре белән матди яктан булышалар, – ди. 
***
Шаһин Исмаил улы  Исмаилов: «Әзәрбайҗан – туган җирем. Татарстан – торган җирем. Икесен дә бердәй тигез күреп яратам», – ди.  
Шаһинның тамырлары әзәрбайҗан халкына да, татарларга да тоташкан – бер агачның тамырлары шикелле берегеп, үрелеп үскән.

/фото Исмаиловларның гаилә архивыннан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев