Балаларына әти дә, әни дә була белде
Газетабыз битләрендә берничә ел элек Сәет авылының мөхтәрәм кешесе, Ватан сугышы еллары баласы Саимә Шәрифулла кызы Шәйхразиева турында журналист язмасы басылган иде. 7 августта Саимә әбигә 80 яшь тулу уңаеннан, яраткан кешебез белән кабат очрашып, хәл-әхвәле, тормыш-көнкүреше белән танышып кайттык.
Бик чиста, матур Сәет авылының Сәүдә урамындагы (сәер исем) бишенче санлы, ак синтетик такта белән тышланган, өй алды бакчасында төрле чәчәкләр үсеп утырган йортның пөхтә итеп җыештырылган ишегалдына керүгә үк, монда тәртип, пөхтәлек яратучы хуҗабикә яшәвен абайлыйсың. Бусагадан атлауга ук, ачык йөзле, татар әбиләренә хас ихлас, самими елмаюы белән: «Рәхим итегез, кадерле кунакларым» - дип, киң күңел белән җырлый-җырлый каршылый ул. Шул арада иң якын туганыңдай затка әйләнә, тарсынып тору юкка чыга. Балачагы һәм үсмер вакыты авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килсә дә, үз гомерендә күп кенә югалтулар кичерсә дә, әбекәебез күңел төшенкелегенә бирелмәгән. Һәрвакыт халык белән бергә булып, шатлык-кайгыларын бергә бүлешкән. Бүгенге бәйрәм тантанасына район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Гөлсинә Гәрәйшиналар килгән иде. Алар, юбилей хуҗасын ихлас котлап, истәлекләрен уртаклаштылар, бүләкләр тапшырдылар.
Истәлекләр Саимә әбинең күңел төпкелендә: Иректаң авылында әтисе Шәрифулла, әнисе Сания гаиләсендә туып, җидееллык мәктәпне тәмамлагач, бик яшьли колхоз эшенә керешеп китә. «Тәвәккәл идем, бер эштән дә курыкмадым. Атлар да карадым, йөкләр дә ташыдым, сыерлар да саудым, ашлык та суктырдым», - дип, башыннан кичкән вакыйгаларны сөйләп алды ул. Сәет авылы егете Гаяз белән гаилә корып җибәргәч, тормыш арбасына икәүләп төптән җигеләләр. Күмәк хуҗалык эшеннән тыш, Саимә киез итек басу һөнәренә өйрәнә. Көзен һәм кышын өйдә кул белән йон тетеп киез басу һөнәрен үз итә. Бу вакытта тирә-юньдә киез итек басучылар аз булгач, аңарга мөрәҗәгать итүчеләр арта һәм Саимә, җиң сызганып, итек басу эшенә керешә. Итекләрен мактап алалар. Нәрсәгә генә тотынмасын, аны үҗәтлек белән үтәмичә, ахырына җиткермичә туктамый, чөнки эшне ярты-йорты үтәү гадәте юк аның. 60нчы еллар башында Гаязы белән яңа йорт җиткерергә ниятлиләр. Ул чакта тактага кытлык, һичкайдан табар әмәл юк. Үзләре стан корып, аңа бүрәнәләрне менгереп, яргыч пычкысының бер очын Саимә, икенче очын Гаязы тартып, ирле-хатынлы Шәйхразиевларның такта яруларын һич онытырлык түгел. Кичкә җеп өзәрлек егәре калмаса да, үз тырышлыклары белән йортны җиткереп керүләре зур шатлык була.
Саимәгә, һәр эшне үзе башлап, кешегә салынмыйча, булдырам, дип тотынганга күрә, өр-яңа вазифаларны да башкарырга туры килә. Бер чакны авылда мәетләрне соңгы юлга юып озатырлык кеше калмый. Хәзрәт, аптыраганнан, Саимәгә әлеге саваплы гамәлне башкаруын үтенеп мөрәҗәгать итә. Саимә нишләсен, бисмилласын әйтеп, динебез кушканча, әлеге эшне төгәл итеп башкара. Күп авылдашларының рәхмәтенә ирешә. Бары сәламәтлеге какшагач кына туктый.
Олы кызы Гөлфия әнисенең күп кенә уңай сыйфатлары турында сөйләде. Аның әйдаманлык, әйткән сүзендә тору, төгәллек, дөресен сөйләү кебек сыйфатлары балаларына да күчкән. 46 яшендә, тап-таза йөргән килеш, Гаязы гүр иясе булгач, өч баласын - Гөлфиясен, Василен, Резидәсен укытып, тәрбияләп аякка бастыру җиңел булмагандыр. Улы Васил Чаллы хакимиятен җитәкләде, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары булып хезмәт куя. Шундый белемле, кешелекле һәм оста җитәкче тәрбияләгән анага олы рәхмәт хисләре уяна.
- Әниебез батыр йөрәкле безнең, сөбханалла! Ул безгә әни дә, әти дә була белде. Хезмәтне һәм туган телебезне сөяргә, туган җанлы булырга өйрәтте, - дип соклануын белдерде кызы Гөлфия, туганнары һәм оныклары исеменнән.
Әбиебезнең йөзендә нур балкый. Туган нигезләренә кызлары, оныклары кайтып йөри. Социаль яклау идарәсе белгече Альбина Ахарисова көн аралаш әбинең хәлен белеп тора.
- Үз өемдә үз көем белән яшим. Тавыклар асрыйм. Мин ялгыз түгел, телефоннан балаларым әледән-әле шалтыратып торалар. Дару-фәләнен алып кайталар, биргәненә шөкер кылып яшим. Күршеләремнән дә уңдым, Аллага шөкер. Һәрдаим яныма керәләр, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Дөньялар гына тыныч булсын! - дигән теләктә калды Саимә әби Шәйхразиева безне капка төбенә озата чыкканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев