Бал – шифалы, затлы ризык
Теләнче Тамак авыл җирлегенә керүче Хуҗи авылында туып-үскән Данил Ринат улы Баһавиев белән бал турында сөйләштек.
Тиешле еллар эшләгәннән соң лаеклы ялга иртәрәк чыккан күпчелек кеше күңеле яткан кәсеп белән шөгыльләнә башлый. Теләнче Тамак авыл җирлегенә керүче Хуҗи авылында туып-үскән Данил Ринат улы Баһавиев ике дистә ел эчке эшләр органнарында эшләгәннән соң лаеклы ялга чыга. Шуннан ата-бабасыннан мирас булган затлы һөнәрне яңабаштан үзләштерә, өйрәнә һәм ихластан бал кортларына, умарта белән бәйле эшкә гашыйк була.
Җыйнак һәм тыйнак, матур Хуҗи авылда эшчән гаиләләр байтак икән. Кала белән сала арасында – ике җирдә тормыш алып баручы Айсылу белән Данил Баһавиевлар нәкъ әнә шундыйлардан. Умартачылык, бал кортлары – аларның стихияләре, күңел халәте. Шәфкать туташы булып эшләүче Айсылуга иренең затлы “чире” йоккан. Асыл зат матурлыкка тартыла инде ул, Айсылу – бал кортлары җитештергән продукциядән косметика чаралары ясый башлаган. Баһавиевларның дүрт баласы да кул арасына керәләр. Данил әфәнде: «Быел умартачылар өчен ел уңышлы килде. Чәчәкләрнең болындагысы да, урмандагысы да нектарга бай булды. Бал уңышы яхшы чыкты дип тулы ышаныч белән әйтә алам. Эше, мәшәкате – муеннан, шулай ук кереме да яхшы. Умартачы һөнәре кешедән тиешле белем, пөхтәлек таләп итә. Әйтер идем, хәтта ки умартачының холык-фигыле дә күркәм булырга тиеш. Бал кортлары чисталык ярата. Алар төрле исләргә аеруча сизгер. Тәмәке-сигарет тарткан, хәмер-шәраб эчкән кешене бөтенләй яратмыйлар.
Бал корты – бик акыллы бөҗәк
– Бал корты – искиткеч бөҗәк. Аларның төгәллегенә, чисталыгына, зиһененә торган саен ныграк сокланам. Бал кортлары – нәзберек, акыллы, уңган-булган һәм... игътибар сорый торган җан ияләре. Нечкәбилләрнең холкын белергә кирәк. Алар да кешеләр сыман, араларында бик уңган-булганнары, сүлпәнрәкләре һәм... бераз ялкаулары да бар. Мисал өчен, менә бу умартадагы бал кортлары таң белән үк тыз-быз оча башлый – кояш батканчы нектар ташый. Ә менә болары, иртән кояш чыгып көн утыра башлагач кына ояларыннан чыгып татлы кәсепкә тотына. Бар шундыйлары, хәйләкәрлекне эшкә җигә... Һәр умартаның исеме бар. “Бүген кайсыннан эш башлыйбыз?” – дим иптәшемә. “Әйдә КамАЗлардан башлыйк”, – ди. Менә болары – “КамАЗ”лар инде. Исемнең җтарихы болай. Заводның багана башына умарта күче сарган. Машинада төтәсләгеч, тубал йөртәм. Җитәкчелек белән сөйләштем дә алып кердем кирәкле әсбапларны һәм күчне җыеп алдым. Шул рәвешле “КамАЗ”ларым Хуҗи авылында яшәү һәм эш урыны тапты. Бу ике умарта – “Балык бистәсе”. Чөнки аларны шул җирлектән сатып алдым. Менә бу икесе – “Московский”лар. Бер көнне дустым: «Сиңа умарта күче кирәкме? Московский проспектындагы агачлыкта ике җирдә умарта күчен күрдем», – ди. Барып җыйдым. Алар, бераз сүлпән, ялкаурак – холык-фигыльләре шундый. «Усал»ларым да бар. Сары умарталарымда – усаллар. Алар – бик эшчән, акыллылар.
Умартачы тырыш хезмәте белән кешеләрне шифалы, татлы ризык белән тәэмин итү белән беррәттән дәвалыйлар да. Бал – үзе дәва. Бал корты җитештергән бөтен нәрсә дә кеше өчен файдалы, шифалы. Балавыз, перга... И-й, санап бетерерлек түгел бал һәм бал корты җитештергән продукциянең шифасын.
Бал кортлары да, һәр тереклеккә хас булганча, авырый да, зарарлы бөҗәкләр зыян да сала. Шуңа өстәп, басу-кырларны эшкәртү бал кортларының сәламәтлегенә зыян сала, күпчелек вакыт һәлакәткә китерә.
Үткән ел рапс басуларын эшкәрткәннән соң бер авылда 80 умарта башы үлгән иде. Уртак сөенечкә, районыбызда быел бер баш умарта да үлмәде. Бу, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре, КФХларның басу-кырларны агротехник чаралар белән эшкәрткәндә тиешле нормативларны саклаулары һәм биш көн алдан район газетасында хәбәр бирүләре белән бәйле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы умартачыларга йөз белән борылды. Марат Җәббаровка рәхмәт, безнең эшне хуплый, кирәк чакта яклый», – ди умартачы хезмәтенә һәм бал кортларына хөрмәт булуга сөенеп.
Данилның өстендәге умартачы костюмына игътибар итмичә һич мөмкин түгел. Баксаң, Данил Баһавиев Татарстан иҗтимагый төбәк оешмасының иң актив умартачысы икән. Тукай районында иҗтимагый төбәк эшен киң җәелдереп җибәргән. Укымышлы, гомере буе эчке эшләр бүлегенең иң катлаулы урынында хезмәт куйган кеше буларак, Данил Баһавиев барлык умартачыларның хокукын саклау буенча зур тырышлык куя. Гамьле кешенең эше дә нәтиҗәле. Быел район җирплегендә бер баш умарта кортлары да үлмәгән.
Умартачылар көнбагыш, рапс чәчелгән басулардан җыелган нектардан ясалган балның чәчәк балына караганда бераз кайтышрак диләр. Бу фикер белән килешеп бетмим. Бер танышым балга аллергия булган хезмәткәрләрен, үзләренә сиздермичә, җәй буе рапс балы белән сыйлый. Көз көне күчтәнәч итеп бал биргәч ирле-хатынлы эшчеләре: «Юк, юк. Балга аллергия бит бездә», – диләр. «Җәй буе бал ашап бер аллергия дә күрмәдем сездә», – дип хәйләсен ача. Баксаң, ул аларның чәенә рапс балын салган икән. Моннан һәр кеше үзе нәтиҗә ясасын.
Күпләп умарта тотучылар үзләре җитештергән продукцияне сату өчен бераз хәйлә алымын да куллана. Бал сатучылар арасында: «Бу – юкә балы!» дип әйтүчеләр очрап тора. Һич тайчанмый шулай дип әйтүчеләргә: «Юкә чәчәк атканда безнең регионда климат көйсезрәк була. Ул чагында бал кортлары ни чарадан бичара, дигәндәй, ояларында утырырга мәҗбүрләр. Икенчедән, юкә чәчәк атканда донник та хуш исле чәчәк ата. Шуңа: «Бу – юкә һәм чәчәк балы» дип әйтү дөреслеккә туры килә. Йөз процент юкә балы булмый. Үткән ел 500 килограмм бал саткан идек. Быел, субхәәнАллаһ, 1500 килограмм бал алдык. Гаиләбезгә, ризыклану өчен ел саен 150 кило бал калдырабыз. Атнасына 3 литрлы банка ашалып бетә безнең гаиләдә. Шунысын да әйтәсем килә – балны: агачтан, пыяладан, балчыктан ясалган савытларга салсаң аның файды матдәләре саклана», – ди затлы һөнәр иясе.
Затлы һөнәр иясе
Күтәрә алганча “тәпәннәренә” нектар тутырган бал кортлары ямьле һәм кыска җәйнең һәр мизгелен файңдаланып калырга тырыша. «Әнә, күрәсезме, көз башы булуга карамастан, нечкәбилләр ничек тырышып серкә ташыйлар, – ди Данил тәпиләренә сап-сары серкә ябыштырган бал кортларына күрсәтеп. – Бал – уникаль ризык. Моны безнең ата-бабаларыбыз белгән. Үзем – дүртенче буын умартачы. Затлы һөнәр иясе булганчы байтак еллар тормыш дәрьясының су асты ташларын татырга туры килде. Теләнче Тамакта урта мәктәпне тәмамлагач Алабуга педагогия инстситутында белем алдым. Бер ел Сарман районы Ләке авылы мәктәбендә эшләдем. Шуннан, Яр Чаллыга күңел тартты. Шәһәр эчке эшләр бүлегендә ЮХИДИдә һәм иң авыр участокта – Баш Тикшерү Идарәсендә (ГСУ) егерме ел хезмәт куйдым. Юл фаҗигасе булган урында (ДТП), аның да әле үлем белән бәйле җирендә эшләдем. Аннан тиешле еллар эшләп пенсиягә чыккач КамАЗ заводының янгын сүндерү частена эшкә кердем. Җитәкчелек белән уртак тел табып эшләгәч бик рәхәт. Бер тәүлек эшләп өч көн ял иткәнлектән Хуҗига сукмакны суытмыйм. Хәләл җефетем Айсылу – Яр Чаллыда, профилакторийда шәфкать туташы булып эшли. Умартачылыкта бик нык булыша. Дүрт балабызның икесе үзаллы яши. Олы кызыбыз Алинә тормышлы, киявебез Айдар белән матур гына яшиләр. Олы улыбыз Илһам КАИга керде. Ул: «Әти, безнең умартачылыкның перспективасы зур», – дип күңелне күтәрә. Илһам моны реаль фактлар белән дәлилли. Үзвакытында, үсмер улыма ышанып ике баш умартаны тапшырган идем. Эшен күңел биреп башкарды, гел аны үсендереп торадым. Балага ышанырга, аның кечкенә уңышы өчен күңелен күтәреп, хупларга кирәк. Ислам улыбыз икенче сыйныфта укый, төпчегебез Әминә – балалар бакчасына йөри. Нәни кызыбыз шулкадәр бал кортларын ярата ки, кулыннан килгәнчә булыша. Шунысы гаҗәп, бал аертыр вакыт җиткәч ялангач кулы белән кәрәзләрне биреп тора, бал кортлары аны чакмый. Илһам белән Әминә – умартачы һөнәрен мирас итеп алырлар сыман, алар бу эшкә маһир – күңелләре ята, куллары да килешеп тора.
Бал кортлары токымын чиста итеп саклау кирәк!
Унҗиде баш умартамның паспорты бар. Безнең җирлектә урта рус токымы (среднерусская порода) иң яхшысыннан санала. Бу бал кортларының хоботоклары озын һәм көчле булганлыктан чәчәкнең нектарын яхшы суырып алуга сәләтле. “Урта Азия» токымлы бал кортлары безнең регионда хупланмый. Алар урта рус токымлы бал кортлары токымын боза. Чиста токым югала һәм шуның өстенә, төрле чир керә. Шуңа күрә җирлегебездәге умартачылар сыналган бал кортлары белән умарталыкларын яңартсалар отышлы була.
Бал – татлы, затлы һәм, иң мөһиме – шифалы ризык. Бал кортлары – кешелекне яшәтүче, эшсөяр һәм затлы бөҗәк. Бал кортлары җир йөзендә яшәгәндә кешелек яшәештән туктамас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев