Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Авылым, кешеләрең синең!

Сөт дәрьясын булдыручылар

Гөлсем апа – Күктәк Мирсәеттә яшәп, гомере буе туган җиренә, халкыбызга хезмәт иткән – фермада сыер  сауган, аның кызы Гөлфия – Мерәс егетенә кияүгә чыгып, утыз ел буена шушы ук эшне намус белән башкарган. Инде килеп, өченче буын – Резеда, әбисе һәм әнисе салган сукмактан нык атлый – Мерәстә унҗиде ел сыер сава. Гөлсем, Гөлфия, Резеда сауган сөтләрне исәпләп карасаңмы?! Сөт дәрьясы булыр иде! Күпме кул хезмәте, күңел җылысы салынган ул байлыкны тудыру өчен. 

 

 Буыннан буынга күчкән хезмәт

Резеда Ришат кызы Ибраһимова хакында буыннан буынга килгән хезмәт сукмагыннан нык атлый дип әйтү генә аз булыр. Ул – үз эшенең чын остасы. Хезмәтен күңел биреп башкаруы сәбәпле зур уңышларга ирешә. Әле күптән түгел генә савучылар арасында булып үткән республика конкурсында I урынны яулап Тукай районы данын яклады. «С.Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесе ҖЧҖе – терлекчелек, игенчелек, орлыкчылык тармагы буенча районда гына түгел республикабызда алдынгы урында баручы, үрнәкле хуҗалык. Шунысы аеруча куанычлы, биредә эшсөярләр, ватанпарвәрләр бихисап. Ә инде Резеда һәм аның ире Ирек Мөхәммәтнур Ибраһимов кебек яшьләрнең салада төпләнеп калулары һәм авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләүләре икеләтә сөенеч. Авылны яшәтүче, саланың киләчәген тәэмин итүчеләр – яшь гаиләләр.

Резеда Ришат кызы 1986 нчы елның 16 нчы апрелендә Мерәс авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач шәһәргә китеп укыган һәм берара калада яшәгән. Таш кала аның күңелен җәлеп итмәгән – туган авылына кайтып сыер савучы булып эшли башлаган. Ирек белән гаилә корып, бер ул һәм бер кыз үстереп, гөрләтеп тормыш көтәләр. Яшь гаилә үз куллары, үз көчләре белән өй җиткереп кергән. Йортлары – искиткеч! Юан-юан нарат бүрәнәдән салынган йортның эче-тышы бик күркәм, эче иркен, якты. Гәрәбәдәй дивар, идәннәрдән чыршы-нарат сагызы исе аңкып тора. Шушы нигездә аларга тигезлек белән яшәргә язсын!

Бишенче сыйныфка укырга барачак Нияз кул арасына керә – мал-туарны бик яратып карый. Әтисе белән балыкка йөрергә ярата. «Балыкка таң белән бару яхшы. Көндез эсседә алар су төбенә төшә. Кичке якта – алтыдан соң да балык яхшы каба. Әти белән Ясминә буйлыгындагы чуртан тоттык. Без сазан, карась, кызылканат каптырабыз. Балык  – тәмле, сүз дә юк, ләкин мин бу шөгылебезне спорт төре итеп саныйм», – ди тормышчан фикерләүче малай. Үскәч зур фурада йөрергә хыяллануын да яшермәде ул. Беренче сыйныфка укырга барырга әзерләнүче Ясминә табиб булырга теләвен әйтте. Әлегә, алар авылда калачаклармы, калага таячаклармы – анысын белмиләр. Дөресен генә әйткәндә, балаларның ул хакта уйлаганнары юк. Әмма шунысы хак – нинди генә карар кабул итсәләр дә, аларның юлы һәрвакыт Мерәскә тоташкан булачак.

Оныкларына сокланып һәм яратып караучы, аларның бәхетле булуларын теләүче дәү әни белән сөйләшәбез. Резеданың әнисе – Гөлфия Мөнәвир кызы Гарипова: «Улым һәм кызымның тулы, матур гаиләләре булуы – иң зур бәхетем. Оныклар дип яшим. Эшкә килгәндә исә, мин фермага эшкә кергәндә сыерлар аппарат белән савыла иде. Ләкин әле сөтне кул белән – бидоннарга салып ташыдык. Бөтен җиһазларны, бидоннарны үзебез юдык. Сыерларга мал азыгы салу – кулдан башкарылды. Яшьлегем, егәрле елларым шунда үтте. Зарланмыйм, эшемне ихластан, күңел биреп башкардым. Әнием Гөлсем сыер сауды. Шамил Гыймадиев иде колхоз рәисе. Ул бик кешелекле булды, хезмәтен чын күңелдән башкарганнарның кадерен белде. Сиксәненче елларда көнкүреш техникасының, гомумән әйбернең юк чагы. Бөтен нәрсә дефицит. Әни лаеклы ялга чыкканда Шамил абый аның хезмәтен зурлап “Свияга” суыткычы һәм кочагы белән чәчәк бүләк итте. Аннан да бигрәк җылы сүзләре әнинең, безнең күңелгә сары май булып ятты. Утыз ел сыер саудым, алты ел кибеттә сату иттем. “Үзем фермада чиләндем, син дә минем кебек аяк-кул сызлатып фермага эшкә кермә!” – дип әйтмәдем кызыма. Эшләсен. Хәзер инде безнең замандагы кебек үк авыр түгел – хуҗалыкта алдынгы эш ысулларын кулланалар. Кызымның авылда төпләнеп калуын хуплыйм. Эре мөгезле терлек тоталар – ике савым сыеры, сугымлык үгез һәм каз-кош асрыйлар. Директор халыкка пай җирләре өчен ашлыгын, салам-печәнен өйгә китертә. Кыскасы, шушында яшәү һәм эшләү өчен бөтен шартлар да бар. Үзем дә сыер, үгез, бозау, сарык асрыйм һәм кош-корт тотам. Әнием әйтә иде: “Сыерлы кеше – сыйлы кеше”,  – дип. Аягым йөреп, кулым сыер җилененә тотынырлык булганда сөтлебикә асрарга дигән ниятем бар. Ашлыклар мул булып бәрәкәтен бирсен, илләр-көннәр тыныч-имин булсын булсын!» – ди әни, дәү әни кеше. 

Компьютерлар ферманы үз итте 

Сөтчелек тармаганда алдынгы технологияләр кулланылу хезмәтне күпкә җиңеләйтү белән бергә бу тармакны рентабельле итүдә зур өлеш кертә. Компьютерлар ныклы адымнар белән фермага керде.

«Сезнең эш көне ничек башлана?»  – дигән соравыма Резеда бик рухланып: «Әбием, әнием эше белән минеке арасында аерма зур. Алар кул хезмәте белән изаланды. Бездә исә – компьютерлар һәр адымыңны күреп, белеп, искә алып тора. Бу – бик яхшы. Дүрт савымчыга биш йөздән артык сыерның сөтен саварга туры килә. Ягъни ике савымчы шулкадәр сыерны сава, чөнки ике көн эшләп ике көн ял итәбез. Иртәнге савым 4:30 да, ә  кичкесе 16:30 да башлана.

Саву залының беренче рәтенә 16, икенчесенә дә шулкадәр үк сыер кереп баса. Иң башта сыер җилененә, имчәкләренә махсус сабын сөртеп чистартабыз. Аннары һәр имчәктәге сөтне тикшерәбез. Бу – сөтнең чисталыгын, сыйфатын тикшерү өчен башкарыла. Аннары җиленгә аппарат тоташтырыла. Сөт савылып беткәч ул аппарат су сиптереп юылганнан соң икенче сыерга тоташтырыла. Сыерларның сөте савылганнан соң җиленгә, имчәкләргә башка төрле гигиена чарасы сөртеп куела. Компьютерда сыерның номеры чыга һәм аның күпме сөт биргәнлеге ачыклана. Мисал өчен, компьютер, көн саен 25-30 литр сөт биргән сыерның продукция бирүе кимегәнен күрсәтә икән, бу сыерга ныклы игътибар итәргә кирәклекне аңлата. Яисә ул сыер авырый башлау алдында тора, яисә аны каплату чоры җиткән. Менә шулай, сәламәт сыердан гына сыйфатлы продукция җитештерәбез. Һәр эшнең үз авырлыгы булган шикелле безнең тармакның да четерекле яклары бар. Терлек белән эшләгәндә миһербанлы, мал җанлы булу кирәк. Яраткан хезмәт туйдырмый. Эшемнән, тормыш-яшәешемнән канәгатьмен. Түгәрәк, тулы гаиләм, әнием бар.  Бертуганым Разиф хатыны, өч баласы белән әни янына кайтып тора. Тагын ни кирәк бәхет өчен?!» – ди Резеда Ибраһимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев