Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Авылның йөзек кашлары

– Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Рәвис Дусадбеков: «Егетләр елның 365 көнен эштә. Әле генә алар – фермада, әйләнеп карарга өлгермисең, алар – кырда-басуда. Шулай ел әйләнәсенә хезмәт куялар», – ди Инзир һәм Рәмзил Фәрраховлар турында.

– Елда 365 көн, ә безгә килгәндә исә, хезмәт көне 800 көн чамасы чыга, – ди уенын-чынын бергә кушып КФХ хуҗалыгы җитәкчесе Инзир Габит улы Фәррахов.

Габитныкылар!

   «Авыл бетә! Яшьләр авылда калмый, шул сәбәпле балалар тумый һәм ясле-бакча, мәктәпләр ябыла. Без – картлар, Ахирәткә күчеп беткәч, авылда җилләр генә уйнар инде...» Шулай сөрән сала күпчелек өлкәннәр. Ни кызганыч, бу – күпчелек җирләрдә шулай. Ә шулай да, җир хуҗасы булырдай яшьләр бар һәм киләчәктә дә алар булыр дип өметләнәбез.

Авыл яшәсен: балаларның күңелле авазларына күмелеп торсын; язгы чәчү һәм урып-җыю чорларында басулар трактор, комбайн гөрелтесенә күмелсен; кырларда диңгез сыман булып арыш-бодай дулкынлансын; фермаларда, көтүлекләрдә, болыннарда – тук, көр мал-туарлар «эш юкта эш булсын» дигәндәй хуш исле печән күшәсен; кәнүшнидә атлар, аргамаклар – канәгатьлек белән солы кетердәтсен өчен... яшьләрнең авылда калуы кирәк. Шуның белән бергә, аларның җир уллары – җир хуҗалары булуы мөһим.

Бармы бүгенгесе көндә андый яшьләр авылда? Бар, бармак белән санарлык кына булса да. Иске Дөрештә яшәүче Инзир һәм Рәмзил Фәрраховлар – әтиләре һөнәрен үз иткән асыл егетләр. Алар – игенче дә, алар – терлекче дә, бер сүз белән әйткәндә – җир уллары. Терлекчелек белән шөгыльләнгән фермер кырчылыктан читтә кала алмый – мал азыгы кирәк! Фәрраховлар 160 гектар сөрүлек җирләрен үз көчләре белән эшкәртәләр.

– Мал азыгы базасы – үзебездә. Бер карыш җирне дә буш калдырмыйбыз. Бөртеклеләрдән – арпа, бодай игәбез – катнаш азык, фураж ясау өчен бер дигән иген, төп азык. Терлекчелекне печән, саламнан башка күз алдына да китереп булмый. Берьеллык үлән үстерәбез. Печән, салам рулоннары – үзебездә үскән үлән һәм арпа, бодай саламыннан төрелгән, – дип ферма алдында эскерт-эскерт өеп куелган меңәрләгән мал азыгына ишарә ясый фермер. – Арпа, бодай орлыгын ел саен орлыкчылык буенча алга киткән «Ирек» җитештерү кооперативыннан сатып алабыз. Алардан алган орлык алдатмый, чөнки супер-элита сортларын чәчеп үстерәләр. Затлы орлыкны чәчтең дә эше бетте түгел. Агротехник чараларны дөрес, урынлы кулланырга кирәк. Яхшы нәсел – әйбәт тәрбия таләп итә, – ди фермер.

Бозаулар абзарына керәбез. Агалы-энеле Фәрраховлар, үзләре генә! Үткән елны җәй айларында бозаулар асрала торган бинаның түбәсен япканнар һәм яхшы итеп тышлаганнар. Терлек абзары бик иркен, чиста, гәрәбәдәй салам белән түшәлгән. Малларның алдында – хуш исле печән.

–  Ашатудагы илле үгезбозауны «Гигант» ҖКнан алып кайттык. Риф Хәнифович Имамов – булдыклы, таләпчән директор. Аларда сөтчелек алга киткән. Сыерлар бозаулый бит инде, тана бозаулар – үзләрендә кала. Үгезбозауларны саталар – бик ышанычлы, мал кадерен белгән кешеләргә генә! Әйтәм бит, Риф Хәнифович ул «Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» дип эшли торган җитәкче түгел. Таләп шундый – алардан башка хуҗаларга күчкән мал тук булсын, кагылмасын-сугылмасын. Менә болар – дүрт-биш айлык малкайлар. Әле бу үгез бозауларны ашатасы да ашатасы, тәрбиялисе. Мөгезле эре терлекне сугым өчен ким дигәндә елъярым асрарга туры килә. Алар бишәр центнерга кадәр җитә,  – дип башкарган хезмәте турында яратып сөйли яшь фермер.

Утарда – иркенлектә,  йөз баш үгез. – Аларның күбесе  тиешле авырлыкны җыеп килә инде, – ди Инзир тук, көр үгезләрнең һәрберсен күз карашы белән барлап.

Янәшәдәге утарда – кәс-кәс басып кына тайлар йөри. Без якынлашуга алар юырта башладылар. Сөйкемле, акыллы малкайлар чит кешедән бераз өркәләр булса кирәк. Үзләре матурлар, сыртлары елкылдап тора! Күзләр генә тимәсен.

– Бу тайлар көзге-кышкы ярминкәгә ит буларак өлгерәләр. Халык яратып ала. Атның мае  – файдалы, ите – шифалы, – дип Инзир елкы асрауның игелекле ягын искәртә.

 – Иске Дөреш фермерлары агалы-энеле Фәрраховлар – районыбыз үткәрә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренең йолдызлары. Алар сатуга алып чыккан ит – сыйфатлы, шуңа да әллә каян халыкны җәлеп итеп тора. Бик тырыш, булдыклы фермерлар. Районда шундый эшсөярләр күбрәк булсын иде. Фермерларга эшләрен җәелдереп җибәрү, аякка басып китү өчен бирелә торган грантлар алу өчен тиешле документлар әзерләгәндә безнең тарафтан ярдәм булачак, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов.

Грант дигәннән, Фәрраховлар 4 миллион 700 мең грант акчасын биш позициядә реализацияләгәннәр.

 – Грант алуда ярдәм итүләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллинга, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдиновка һәм белгечләргә рәхмәт. Грант – КФХны үстерүгә тотылды: техниканы яңарттык – «МТЗ 12-21» тракторы, печән һәм саламны рулонга төрү техникасы (пресс-подборчик), печән чапкыч, җирне дисклау техникасы (дискатор) һәм 80 бозау сатып алдык. Грантлар системасы дәвамлы булсын. Фермерларга эш алып баруда зур стимул булып тора ул, –  ди Фәрраховлар.

Фермерның эш коралы – техника. Аннан башка уңга да, сулга атлап булмый. Шуңа да, авыл хуҗалыгы тармагының мөһим өлеше булган КФХларга грантлар бирү программасын уңышлы куллана белергә дә кирәк. Бу хакта гыйнвар ае буена авыл җирлекләрендә барган халык җыеннарында тәфсилләп аңлатылды. Шуңа өстәп, район җирлегендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешүче җитештерү кооперативларында, КФХларда уздырылган семинарларда да үзара тәҗрибә алмашу уңышлы гына барды. 

Бездә – эшсез кеше юк!

Ир бала авылда калсын да, ди. Ә бит аның өйләнеп – гаилә корып яшисе килә. Кәләшне кайдан табарга? Авылда кызлар яшәргә теләр идеме? – дип сорыйм яшь фермерлардан.

– Моңа күп кенә факторлар йогынты ясый. Берьяклы гына җавап биреп булмый. Авылның – үз өстенлеге, шәһәрнең – үзенеке. «Яраткан кеше белән шалашта да оҗмах» дигән гыйбарә бу заманга яраклы дип әйтмәс идем. «Шалаш»тан курчак өедәй йортлы булу юлында бергәләп «бер пот тоз ашарга» туры килә. Нульдән тормыш башлап аны тергезү өчен әнә шул «шалаш» шартына риза булырдай кәләш табу кирәк. Безнең өчебезгә дә – әти-әни туган җиргә, үз халкыбызга карата ярату хисләрен сала белделәр. Гомер буе шушында яшәгән һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән, җитәкчелек иткән әтиебез авыл тормышына, яшәешенә карата уңай караш тәрбияләде. Мәктәптә химия-биология укыткан әниебез гаилә җанлы булырга, кешеләргә хөрмәт белән карарга өйрәтте. Сеңелем – табибә, кешеләрне дәвалый. Кешенең тормыш-яшәешкә карата уңай яисә тискәре карашы гаиләдә тәрбияләнә. Бу мәсьәлә, үз чиратында, авылда калуда әһәмиятле урын тота. Аннары, яшьләргә – эш кирәк. Анысын теләгән кеше таба, чөнки авыл хуҗалыгы тармагына эшче куллар һәрвакыт җитми. Аннары, икенче мәсьәлә калка – заманави кеше уңайлыклар ярата, бигрәк тә хатын-кыз. Шәһәрчә уңайлыклары булган йорт булса хатын-кызларның байтагы авылда калырга риза булыр. Хәзер уты-суы, газы кергән. Өйдә – душы куелган, кайнар суы агып тора. Нигә яшәмәскә, ди әле?! Безнең олы кызыбыз Яр Чаллыда белем ала. Ике балабыз – Мусабай Завод гомумбелем мәктәбенә йөреп укый. Мөмкинчелегебез бар, Аллаһка шөкер – әти машинада йөртә аларны. Тормыш иптәшем Гөлназ үз авылыбызда балалар бакчасында уналты ел тәрбияче булып эшләде. Хәзер башка урынга күчте. Гөлназ төп эшеннән тыш, КФХ эшенә дә үз өлешен кертә – язгы чәчү һәм урып-җыю чорында ярдәмчеләребезгә ашарга әзерли. Каникулларда балалар да хуҗалыкта эшлиләр. Рәмзилнең тормыш иптәше сабыйлары белән декрет ялында. Бездә – эшсез, тик торган кеше юк! Һәркем, кулыннан нинди эш килә – шуны башкара. Мисал өчен, КФХда техника белән күбрәк Рәмзил идарә итә. Ул – техника буенча көчле. Ике бертуган кулга-кул тотынып эшләгәч тормыш бәрәкәтле була. Әнә шулай үзара ярашып, ярдәмләшеп яшәгәндә генә олы хуҗалыкны динамикалы үстереп була.

Мал – тере җан. Кайчагында ветеринар ярдәме кирәк була. Үзвакытында тиешле прививкаларны да ясарга кирәк. Ветеринария кусты буенча без Теләнче Тамакка карыйбыз. Ветеринар Рәмис Рәис улы Мингалеев һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда төне-көне, сәгате белән исәпләшми, Теләнче Тамактан килеп җитә. Мал табибыннан уңдык,  – ди Инзир игелекле белгечкә рәхмәт белдереп.

Шунысын да искәртәсем килә: Фәрраховларның крестьян-фермер хуҗалыгына баруыбыз хакында хуҗаларга төш якынлашканда гына әйттек, өйләдән соң без инде фермада идек. Моны ни өчен искәртә икән дигән сорау тугандыр кайбер кешеләрдә. Алдан сөйләшеп куелганга җыештырып-сыйпаштырып куйганнар диясе юк. Фермадагы тәртип, пөхтәлеккә ишарә ясап әйтүем. Димәк, фермерлар һәм аларга ярдәм итүчеләр эшләрен ихластан, яратып башкаралар. Малкайлар – кагылмый-сугылмыйча, туклыкта асрала. Менә шундый фермерлар булганда табыннарыбыз мул, ризыгыбыз бәрәкәтле булыр, ин шәә Аллаһ.

Бу егетләр – Иске Дөрешнең йөзек кашы.

Илләр-көннәр тыныч булсын. Агалы-энеле фермерлар сәламәт булып, шушы җайга салынып килә торган эшләрен уңышлы дәвам итсеннәр.

«Егетләр юмарт – авылда уздырыла торган бәйрәм чараларында, Сабантуйларда матди яктан булышалар. Алар – авылның йөзек кашы», – ди Рәвис Дусадбеков киң күңелле фермерлар белән горурланып.

Юмартлык – Аллаһ Тәгаләдән бирелгән асыл сыйфат. Булганына шөкер итү, байлыгыңнан башкаларга да өлеш чыгара белү – үзе үк олы нигъмәт. Матди яктан хәлле булу – олы бүләк булу белән беррәттән инсанны юмартлыкта сынау да ул. Ә менә рухи яктан бай булулары, һичшиксез, олы нигъмәт. Һәм, әйтергә кирәк, бәхетлеләр өлешенә тия торган нигъмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев