Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Авыл яшьләрне көтә

Бүген авылда яшь белгечләр җитми. Бигрәк тә укытучы һөнәре «картая». Шулай да, бу һөнәрне үз иткән, үз гомерен авыл белән бәйләргә теләгән яшьләр юк түгел. Шуларның берсе - Әлфис Фәхриев. Ул - Теләнче Тамак авылы урта мәктәбенең география укытучысы. Ни өчен яшь егет шәһәрдә калмаган, авыл мәктәбен сайлаган, яшь белгеч...

- Минем өчен, нигәдер, белмим, укытучы һөнәре күңелемә хуш килде. Бәлки, әнинең укытучы булуы тәэсир иткәндер. Әниемнең кече күңелле булуы, балалар белән уртак тел таба алуы, сабыйларга яратып һәм сөеп каравы да тәэсир иткәндер, дип уйлыйм, - дип сүзен башлады Әлфис Әхнәфович. - Урта мәктәпне туган авылымда тәмамладым. Аннары Чаллы шәһәренең педагогия университетына юл тоттым, чөнки кечкенәдән сайлаган һөнәремне үзләштерү иде ниятем. Теләгән кеше морадына ирешә, диләр бит. Ниһаять, минем кулымда - диплом. Укытучы булырга дигән хыялым тормышка ашты, мин балалар укытачакмын. Тик эшкә кайда урнашырга? Шәһәр күңелле мохите белән үзенә тарта тартуын, әмма мин бит авыл баласы, туган туфрак тарта. Үземнең туып-үскән авылыма кайтып, мәктәпкә география укытучысы булып урнаштым. Менә беренче дәресләр. Егет кеше булсам да, борчылам. Тәҗрибә юк бит. Балаларның өмет тулы күзләре миңа төбәлгән. Ышанычларын аклый алырмынмы, күңелләренә ачкыч табармынмы?! Менә шуларны уйлап борчылдым. Әле үзем дә бит яңа гына диярлек мәктәп бетергән егет. Укытучы буларак кабул итәрләрме? Яшермим, авырлыклар күп булды. Укучылар белән уртак телне тиз таптым анысы, әмма югары сыйныфлар мине укытучы абый буларак түгел, яшьтәшләре кебек кабул иттеләр. Ай артыннан ай үтте, мин үземнең укучыларымны көннән-көн ныграк ярата башладым. Аларның да миңа булган мөнәсәбәтләре үзгәрде: дәресләрне игътибар белән тыңлыйлар, үткән теманы үзләштерәләр, кызыксынулары да артты. Укытучыга тагын ни кирәк?! Шулай итеп, мин көннән-көн бер әйбергә инана бардым: минем һөнәрем дөрес сайланган, тик күңел биреп, тырышып эшләргә генә кирәк. Бөек педагог Константин Ушинскийның сүзләре искә төшә: «Әгәр дә сез һөнәрегезне дөрес сайласагыз һәм эшегезне күңел биреп башкарсагыз, бәхет сезне үзе эзләп табар». Бу сүзләрдә хаклык зур: бәхет мине дә эзләп тапты бугай. Киләчәктә укучыларымның өметләрен аклармын, аларны белем дөньясына алып керермен дип ышанам, - дип сөйләде миңа әңгәмәдәшем.

Әлбәттә, авылларга әйләнеп кайтучы яшьләргә сокланмый мөмкин түгел. Авылга, өлкән буынга алмашка, үз фикерен кыю яклый белүче, белемле, үз һөнәренә бирелеп эшли белүче яшьләр күбрәк кайтсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев