Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Асыл ирләр – ил терәге, гаилә тоткасы

Табигать куенына сыенып утыручы Сәет авылында туып үскән, һөнәри белем алып балалар укытырга ниятләгән Әбүзәр бервакыт куркынычның күзенә карармын дип уйладымы икән? Юктыр.

Бөек Ватан сугышы тәмамланып Җиңү язы килгәч, Аллаһка шөкер, илебез өстендә туплар шартламады, күгебезне кара сөрем капламады. Матур хыяллар, якты өметләр белән яшәгәндә, сәмум җилләрен татырга, пулялар яңгырын, снарядлар шартлавын күрергә туры килә аңа.

Сәеттә башлангычны, Сәмәкәйдә сигез классны тәмамлаган Әбүзәр Таһир улы Габдрахманов Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап туган мәктәбенә укытырга кайта. Ике ай гына  башлангыч сыйныф укучыларына белем бирергә өлгерә – армия сафларына алына. Винницада хәрби өйрәнүләр узган егетне Грузиягә – Телавига  җибәрәләр. «Грузиядә халык солдатларга хөрмәт белән карады. Аларның якты чырайлары, яхшы карашы – күңелне күтәрде. Ял бирелгәч базарга чыга идек,  взводка җитәрлек ризык, җиләк-җимешне пакетларга салып җибәрәләр иде. Солдат тормышы шулай үз агымы белән барыр-барыр да, дембель булыр дип уйламадык. Әфганда “болытлар нык куерган” чор булгач, озакламый тау-таш, кыялар иленә аяк басачагыбызны чамаладык. Көйдереп-яндырып ала торган эссе җилләр күргәнмени без? Анысына да, әфган халкының авыр тормышта яшәвенә дә, барысына да күнегәсең икән ул. Тик... Сугышчан дустыңның, бергә хезмәт иткән солдатның үлемен йөрәгең аша үткәрү бик авыр. Яшь килеш, гомеремдә беренче тапкыр үлемнең йөзен күрүем бүген дә тынгылык бирми – һәлак булган солдат әле булса күз алдымда тора.

Яраланган хәрбиләрне вертолет белән госпитальгә, һәлак булган солдатларны туган илгә озату өчен санитарларга ярдәм итәргә дип килдек. Носилкада ятучы солдатта кан әсәре күренмәгәч, тере сыман ята. (Аның баш чүмеченә пуля кергән икән.) Тетрәндем. Шуны әйтәсем килә – душманнар һәлак булган хәрбиләрне алганда (җыеп йөргәндә) безгә атмыйлар иде. Ул елларда шундый традиция яшәп килде. Картлар (дедлар) яшьләргә юл куйды. Ничекме? Дембель чумаданын тутырган – туган җиренә аяк басарга санаулы көннәр, берничә генә тәүлек яки сәгать калган була. Шунда, катлаулы хәрби операция башларга әмер була. Өенә кайтырга җыенган – демобилизацияләнгән хәрби яңа килгәннәрне – яшь составны ут эченә кертмичә, үз теләге белән алар урынына китә хәрби операция үтәргә. Бу – кешелеклелек, бу – бер-береңә иңеңне кую. Бу – мундир данын югары тоту (честь мундира), бу – яңа килгән составка рухи-әхлакый дәрес. Менә шундый булды безнең армия хезмәте, солдат тормышы. Офицерлар, командирлар солдат өчен җанын фида кылырга әзер иде. Командирым, өлкән лейтенант Виктор Сергеевич Рогачев солдат өчен гомерен кызганмый торган хәрби булып күңелемә уелып калды. Гомер буе аңа рәхмәтлемен. Служакларымның кайберләрен интернет аша эзләп таптым. Илсур – Төркмәнстанда туып-үскән татар егете, учебкада бергә булдык. Аннары, Әфганга килеп төштек, ни күзем белән күрим – милләттәшем каршымда утыра. Шундый рәхәт булып китте, сөйләп аңлатып булмый. Ул гаиләсе белән Тольяттида яши. Башкалар белән күрешеп торабыз. Тормышлар яхшы, йорт-җир – иркен. Бөтен нәрсә бар – рәхәтләнеп аралашып яшәргә язсын. Хатыным – кунакчыл. Кулыннан бөтен эш килә.

Без – биш туган, дүрт малай, бер кыз үстек. Барыбыз да гаиләле. (Олы абыебыз үлде.) Ике улыбыз да тормышта үз юлларын табып гаилә кордылар. Альберт белән Анастасия бер кыз һәм бер ул, Айрат белән Рәмзия бер ул үстерәләр. И-й, ялларда, җәй айларында! Көтеп алган кадерлеләребез – балалар, оныклар кайта – иң күңелле мизгелләр! Өй иркен – колхоз биргән йортка янкорма өстәп салдык. Килгән кешегә урын җитәрлек. Айсылу, киленнәр – чәчәк, гөл үстерергә ярата. Йорт әйләнәсе, бакчалар чәчкәләргә күмелә», – ди Әбүзәр тормыш-яшәештән канәгать булуын белдереп.

  «Ирең кайда – син шунда!»

Әбүзәр Габдрахманов армиягә киткәнче ике ай укыту тәмен татып өлгергән педагог буларак 1986 нчы елда, Әфганнан кайтуга, янә Сәмәкәй урта мәктәбендә укыта башлай. Сәмәкәйдә гөлчәчкә булып җитешкән Айсылу Гайнемөхәммәт кызы белән 1988 нче елны гаилә коралар. Бер-бер артлы ике уллары туа. Тормышлары матур, көйләнгән. Тормыш шулай бер көйгә үз агымына барыр кебек тоелса да, Әбүзәрнең җаны туган авылына – Сәеткә тарта. Ул чорда шәһәрдән байтак кына авылдашлары салага кайтып төпләнә. Шау-гөр килеп бергә, аралашып яшәргә ниятләп Сәеткә күченәләр. «Айсылу ханым, бер көйләнгән тормыштан, өйрәнгән эшегездән аерылып, ирегезнең Сәеттә нигез кору карарын ничек кабул иттегез?» – дим. Ир белән хатын бер-берсенә карап елмаеп куялар. Шунда Әбүзәр: «Минем әби – Айсылуның әнисе – зирәк кеше иде. Кызына, ягъни минем җанкисәгемә, үтемле итеп киңәшләрен бирә белде. Аның, хәтта үлеме дә матур булды», – дип төп ударны үзенә ала. Айсылу исә: «Әни миңа: “Кызым, ирең кайда – син шунда!” – дип кенә әйтте. Бөтен нәрсә үз урынына утырды. Әти-әниләребез ике яктан да безгә һәрвакыт хәерхаһлы булдылар. Каенанам-каенатам яхшы тәрбия күрде. Әтием үлгәч әнине үзебезгә алып киләсебез килде. Олыгайган бит инде, кадер-хөрмәттә генә тотасы килә. “Үз аягымда йөрим ләбаса. Кунакка гына, берничә көнгә генә барам”, – дип безгә килергә ризалашты. Машинага чыгып утыргач хәле китте. Әбүзәр белән аны үз өенә алып кереп урын өстенә яткырдык. “Ашыгыч ярдәм”, фельдшер килде. Әни соңгы сулышын кулларыбызда алды. Төпле киңәшләре белән безне һәрвакыт канатландырып торган әти-әниләргә рәхмәтне әйтеп бетерү мөмкин түгел.

 Әбүзәр киң күңелле, гаилә кадерен белә торган кеше. Балачактан кул арасына кереп, эшкә өйрәнгәнгә сигез ел мәктәптә укытканнан соң тракторчы, ферма мөдире вазыйфасына күчүне авыр итеп кабул итмәде. Гомер буе мәдәният өлкәсендә эшлим. Башта китапханәдә эшләдем, аннары клуб мөдире, мәдәният йорты директоры вазыйфалары. Безнең эш үзенчәлекле – башкалар ял иткәндә – бәйрәмнәрдә, кичләрен халыкка мәдәни хезмәт күрсәтәбез – тематик чаралар, бәйрәм кичәләре уздырабыз, спектакль, концертлар куябыз. Иремнең һөнәремә карата ризасызлык күрсәткәне юк.  Бу – зур бәхет. Яраткан эшемне тыныч күңел белән башкарам», – ди Айсылу иренә сөйкемле күз карашы белән.

 

 Без бит авыл малае!

Әбүзәр Габдрахманов утыз бер елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Баштагы елларда Т-150 тракторын иярли. Егерме алты ел ферма мөдире вазыйфасын башкара. Бүгенгесе көндә «Ирек» товарлыклы-сөтчелек комплексында 286 савым сыеры булоып тәүлеклек тулаем савым 8326 килограмм тәшкил итә.         

Әбүзәрне шәхси хуҗалыгында да көтүе белән мал-туары көтеп тора. Элегрәк алар хуҗалыгында мөгезле эре терлекләр саны дистәгә җиткән була. Шуңа өстәп кош-корты, бакчасы...

«Их, никләр генә мәктәбемнән – җылы, якты, чиста урыннан фермага – мал-туар, тирес арасына кереп киттем икән?!» – дигән чакларыгыз булмадымы?»  – дигән соравыма турысын сөйләргә күнеккән әфганчы: «Һи-й, әйтмәгән кая?! Мал да чирли дә, үлә дә ул. Ял, бәйрәм көннәре дип тормый – вакытында ашатырга-эчертергә, саварга, дәваларга кирәк. Сыер, бозау – шулай ук нәзберек җан иясе. Аларны – йөзләгән малны яхшы тәрбияләп торырга кирәк. “Очкын итәккә төшкәндә” әйткән чаклар була инде. Аннары, суынасың да иркен сулап куясың. Без бит авыл малае! Шуның белән бар да әйтелгән.

Хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү – безнең бурыч. Бу яктан “Ирек” җитештерү предприятиесе ҖЧҖе директоры Рөстәм Рәхимович кебек кеше тагын бармы икән ул?! Кеше кайгысына беркайчан битараф түгел. Чирләп киткән кешегә “Ашыгыч ярдәм” машинасыннан да җитезрәк – беренче булып ярдәмгә алына. Аның ярдәме тигән кешеләрне саный башласаң, исәбе-санына чыга алмассың. Шундый кешелекле булып туган, шул асыл сыйфатын саклап кала алган кеше.

Ир-егет һәр урында солдат сыман бөтен нәрсәгә әзер булырга тиеш дип купшы сүзләр әйтү урынлы да, урынсыз да. Урынлы, чөнки балачактан тирес түгеп, мал астын чистартып, печән чабып, утын кисеп бил ныгыткан авыл малайлары без. Урынсыз кебек, чөнки заманасы башка. Яшь буын һәм кайбер урта яшьтәгеләр дә, көлеп кенә карый бу сүзләргә.

Колхоз безгә йорт бирде. Аның кадерен белдек. Өйне үстердек – янкорма салдык. Газы-суы кергән. Шәһәр фатирыннан аерылмый. Авыл хуҗалыгы тармагына кереп баткач чыгасым да килмәде. Тормыш бит ул төрле борылыш, тарлавык, сукмаклар, чоңгыллардан тора. Шуны үтә белү – ирләр булу кирәк»,  – дип төпле җавабын бирде.

***

Нәрсә ул бәхет? Бу сорауга һәр кеше үзенчә җавап бирә. Бәхет – мизгелләрдән, җанга ятышлы вакыйгалардан тора. Әфганда, тыннарны өтеп ала торган сәмум җилләре астында, сызгырып очкан пуля, снарядлардан исән калу һәм туган җиреңә аяк басу, газиз әти-әниеңне кочагыңа алу – бәхет. Сөйгән ярың белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәү – бәхет. Кадерле оныкларның шатлыклы авазларын ишетү, елмаюларын күрү – бәхет. Чәчәкләргә күмелеп утырган йортың, ныклы нигезең булу – бәхет. Әти-әнине яхшы тәрбия кылып, мәңгелеккә китеп барганда риза-бәхиллеген алу, кадерләп соңгы юлга озату – бәхет.

Айсылу белән Әбүзәр Габдрахмановлар – шундый олы бәхеткә лаек булган матур пар, авылны, милләтне  яшәтүче гаилә.

Фотолар Габдрахмановларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев