Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Арбалары – кыштан, чаналары җәйдән әзер

Күпләп мал-туар тоткан фермерларның сөрүлек җирләре булу – көн таләбе. Күпчелек фермерлар, хәзерге заманда, мал азыгын үзләре җитештерә. Бөртекле ашлык, бигрәк тә арпа – фураж ясау өчен төп компонент. Шуңа да, аларны үзең чәчеп үстерү – бар яклап та файдалы. Гәрәбәдәй бөртеге – олы нигъмәт булса, сап-сары ефәктәй саламы – тагын бер нигъмәт һәм хуҗалык итүдә байтак сәмәнне кесәдә калдыруда үз ролен үти. Ә инде берьеллык һәм күпьеллык үлән үстерү, печән хакында әйтеп торасы да юк. Бу эшләрне башкару уңганлык-булганлык кына түгел, түземлек-сабырлык кебек асыл сыйфатларга ия булуны да таләп итә. Җирлегебездә шундый мәшәкатьле, авыр эшне үз итүче яшьләрнең булуы – зур сөенеч. Язмабыз әнә шундый уңган фермер хакында.

Мусабай Завод авыл җирлегендә яшәүче Рушан Гайниев – крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Ул сигез ел элек ит токымлы үгезләр үстереп сата башланган иде, бүгенгесе көндә 70 баш сугымлык үгез асрый, сарыклар тота. Савым сыерлары бар. Рушанның әнисе Рәхимә ханым һәм тормыш иптәше Гүзәл сыйфатлы сөт һәм сөт эшләнмәләрен кулланучыларга үз вакытында ирештереп торалар. Билгеле, сөтчелек тармагы – бик мәшәкатьле эш. Һәм ул әлегәчә Рәхимә һәм Гүзәл ханымнар тырышлыгы белән яшәп килә.  

 
 – Мал асрау, кырчылык, игенчелек бергә барганда гына отышлы була.  Үгез ите саткан акчага авыл хуҗалыгы техникасы алабыз, – ди Рушан табыш булган җирдә һичшиксез чыгым булуын ассызыклап. – Ялгызың гына олы хуҗалык белән идарә итеп булмый. Магомед Мукаев, Альберт Петров – тәҗрибәле аграрийлар, техникага сак карыйлар, орлыкның бөртеген дә әрәм-шәрәм итмиләр. Шәхси хуҗалыкларында эшләгән кебек хезмәт куялар. Быел ел аеруча уңышлы килде, җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләдек: 2 мең төргәк салам һәм 1 мең төргәк печәнне ферма территориясенә кайтарып өеп куйдык. Хәзергесе вакытта терлекләр асрала торган биналарны һәм малларны кышлатуга әзерлибез. Егетләр бер эштән дә тартынып тормыйлар. Аңлашып эшлибез, – дип хуҗалыгында хезмәт куючыларның эшеннән канәгать булуын белдерә. Халкыбызда: «Арбаны – кыштан, чананы җәйдән әзерләп куй» дигән мәкаль бар. Рушан Гайниев ата-баба киңәшен урынлы куллана белгәнгә фермер хуҗалыгында эшләре гөрләп бара. – Хуҗалыкта булган барлык техниканы урып-җыю, туңга сөрү һәм көзге чәчү (уҗым) эшләре тәмамлануга ремонтлап, майлап язгы чәчүгә әзерләп куйдык. Язның бер көне ел туйдырган чорда вакытның һәр мизгелен файдалы эштә үткәрү –  төзек техника белән басу-кырга чыгу җан рәхәте бит ул.  Шунысын да әйтәсем килә, үткән ел алган грант фермер хуҗалыгымда эшне җәелдереп җибәрүдә зур ярдәм булды. Район башлыгы Фаил Камаевка, район авыл хуҗалыгы идарәсенә, Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгына, авылдашларыма рәхмәт, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән хезмәтемне бәяләүләре, эшемне хуплаулары өчен. Республикабызда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүне күздә тотып булдырылган төрле дәрәҗәдәге грантлар 
программасы дәвамлы булсын. Грантлар – КФХлар ачу һәм аларны җәелдерү эшендә зур стимул, – ди булдыклы фермер. Авыл хуҗалыгы тармагында ел әйләнәсенә эш туктап тормый. Язгы кыр эшләре, печән өсте, яшел массаны базлау – сенаж салу, урып-җыю чоры, басу-кырларны туңга сөрү, көзге культураларны чәчү, терлекләрне кышлатуга әзерләү кебек эшләр бер-бер артлы тезелеп эшче кулларны көтеп тора. Шундый мәшәкатьле тормышны яшәү рәвеше иткән фермер хуҗалыклары җирлегебездә  елдан-ел артып торса иде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев