Ак чәчәкләр – күңел сафлыгы
Иректаң авылына килеп кергәч, чисталыгына, төзеклегенә исең китмәле. Биредә бик тырыш, пөхтәлекне яратучы кешеләр яши. Янәшәдәге урман табигате, аллы-гөлле чәчәкләр матурлыгы кешеләрнең үзара ягымлы мөнәсәбәтендә күренә. Шушы авылда Мөдәрис Кәримовлар гаиләсе белән таныштым.
Гаилә башлыгы Мөдәрис Ватан сугышы башланыр алдыннан 1941 елның 12 маенда туа. Әтисе Салих абыйны сугыш башлануның икенче көнендә үк фронтка алып китәләр. Күп авыр сугыш юллары үтеп, чигенү ачысы татып һәм җиңү шатлыгын күреп, күп орден-медальләр тагып, 1946 елны җәрәхәтле солдат Салих ага Иректаңына кайтып төшә. Авылның саф һавасы күңеленә шифа булып яткандыр, Теләнче Тамак ремонт-техник станциясендә эшли, алдынгы эшче булып таныла. Соңга таба үзе дә, балалары да «Алга» колхозында эшләп, хуҗалыкны алдынгылар рәтендә булсын дип, күп көчләрен куйганнар. Салих абыйның малае Габделхак (урыны җәннәттә булсын) Иректаң авылы матурлыгы өчен зур тырышлык салган. Бүгенге көндә Габделхак агайның малае Рамил ата-бабалары истәлеге итеп, авыл уртасында бик матур мәчет төзеткән. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын! Ул - Минзәлә шәһәрендә автопредприятие җитәкчесе. Мәчетне Ватан сугышы ветераны, бабасының исеме белән Салих мәчете дип атыйлар. Иректаң кешеләре бу изге гамәле өчен Рамилгә бик рәхмәтле.
Рамилнең әбисе Наилә апаның әтисе Габдулла абзый сугышта беренче көненнән үк катнаша. Хәбәрсез югалды дигән аянычлы хәбәре генә килеп кала. Хәбәрсез югалганнар да күп була шул яу кырында. Минем әнинең абыйсы Сәлмән абзый да шундый язмышка дучар булган. 9 Май - Җиңү бәйрәме дип аталса да, бик күпләр өчен ул күз яшьләре, кайгы көне, дип уйлыйм мин.
Иректаңның бөтен авылга үрнәк Кәримовлар гаиләсенә, ягъни гаилә башлыгы Мөдәрискә 12 майда 75 яшь, ә көзгә таба тормыш иптәше Наиләгә 75 яшь тула. Бергә гаилә корып яшәүләренә 50 ел. Менә нинди күркәм вакыйга, тигезлектә, татулыкта үткән еллар. Кешеләрне яратучы, юмарт һәм игелекле бу тату гаиләгә балалар бәхете, сәламәтлек телим. Ак чәчәкләр бүләк итәм сезгә!
Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев