Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Җәйнең татлы бизәге: Калмия кырларында җиләк кызган чак

Быелгы җәй искиткеч матур, юмарт һәм ягымлы килде. Менә хәзер нәкъ җиләк җыю сезоны! Шуңа да халык бер көнне дә калдырмыйча җиләккә йөри. Үзенең тырышлыгы, эш сөючәнлеге белән аерылып торган Калмия авылы халкы инде атна буе хозур табигать кочагында тәмле җиләк җыя. Биредә чыннан да уңган, булган һәм хезмәттән тәм таба белүче халык яши шул. Без дә әлеге гүзәллекне үз күзләребез белән күрергә теләп, кырлардагы җиләкчеләр янына барып кайттык.

Яшел үлән арасыннан кызыл энҗеләр эзләгәндә, әлеге гүзәллек кочагында без бик үзенчәлекле җиләкчеләрне очраттык. Газетабызның тугры дусты, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева һәм аның ахирәте — мактаулы укытучы Гөлчәчәк Исламова биредә дәртләнеп җиләк җыя иде. Алар безне бик җылы һәм якты елмаю белән каршы алдылар:

— Без бирегә эшкә килгән кебек йөрибез. Монда килмәсәк, шушы саф һавадан, гүзәллектән аерылсак, хәтта чирләтә башлый, — дип шаяртып та алдылар алар.

Хуш исле ачык кырда, җиләк җыя-җыя, без алар белән бик җылы һәм эчтәлекле әңгәмә кордык. Иҗат кешесе өчен бу кырлар — илһам чишмәсе булса, мөгаллимә өчен — күңел тынычлыгы бирерлек оҗмах урынына тиң җиргән икән.

— Җиләкле, чәчәкле җәй — минем туган вакытым. Мин үзем болында туганмын, — дип сөйли үзенә икенче ватан булган Калмия кырларына карап Хәния Гәрәева. — Тумышым белән Минзәлә районы Наратлы-Кичү авылыннан. Ул көнне — 14 июльдә — хастаханәгә, Останковога бара торган юлда әнинең тулгагы башланган. Әти әнине арбадан төшергән дә, юрганга утыртып, аннары яткырып, Артамоново авылына кендекче Полина әбине алып килергә дип йөгергән. Алар килеп җиткәндә, әни мине тудырып, кендекне үз теше белән тешләп алып, имезеп утырган...

Әнием минем исән-имин тууымны шул кадәр теләгән, чөнки миннән алда ике абыем (берсенә 1 яшь, икенчесенә нибары 3 ай булган) үлеп киткәннәр. Исән булсалар, хәзер Рөстәм һәм Илгизәр исемле абыйларым булыр иде. Сабый чактан ук әнием миңа гел: «Кызым, син җиләкле, чәчәкле аланда тудың. Бик бәхетле булырсың», — дип әйтеп килде. Мин моны гел тоеп, күңелемә сеңдереп үстем», —ди әңгәмәдәшем, үзенең искиткеч язмыш тарихы белән уртаклашып.

Хәния ханымның әнисенең изге теләкләре һәм юраулары бик төгәл рас килә. Хәния апа тормышта чыннан да иҗат аша да, гаиләдә дә зур бәхет таба.

— Иҗат кешесе — ул бик бәхетле кеше бит! Гаиләм дә искиткеч матур булды, Аллаһка шөкер. Элек авылларга юллама (направление) белән җибәрәләр иде. Мин дә 19 яшемдә Калмиягә укытучы булып килдем. Биредә булачак кайнанам белән мәктәптә бергә эшләп, башлангыч сыйныфларда балалар укыттык. Соңыннан аның улы Филәриткә кияүгә чыктым. Ирем белән бергә тора башлаганга ике елдан 50 ел булачак! Бу якны үз иттем, ул минем өчен икенче туган авылым кебек, — дип җылы хатирәләрен барлады ул.

Әнисенең «җиләкле аланда тугансың» дигән сүзләре Хәния апаның күңеленә гомерлеккә сеңеп калган. Аның җиләккә булган мәхәббәте һәм сагынуы шулкадәр зур — хәтта ерак юллар да аны туктата алмаган. 

— Күптән түгел Төмәндә Сабантуйда булып кайттык. Искиткеч матур бәйрәм булды. Бик ерак юл булса да, кайтышлый автобустан Минзәләдә үк төшеп калдым. Чаллыга кадәр кайтып җитәргә бөтенләй түземлегем калмады, тизрәк аланнарыма барып, җиләк җыясым килде! Минзәләдә мине иптәшем каршы алды. Өйгә кайтып чәй эчүгә, чиләкне тоттым да: «Инде җыеп бетергәннәрдер… Җиләк миңа калды микән?» дигән уйлар белән җиләклеккә юл тоттык. Ахирәтем Гөлчәчәк Хәкимовна белән сөйләштек тә, килдек җиләккә. Шул ук көнне 1 чиләкне тутырдык, икенче көнне тагын берне, өченче көнне дә бер чиләк тулды. Менә бүген дә килдек — нәкъ менә эшкә йөргән шикелле йөрибез, — дип көлә ул.

Хәния ханым Чаллыда эшләп киткәнгә, шәһәрдә дә дуслары бик күп икән. Кырдан җыйган кызыл энҗеләрне телефон статусларына куюга, дуслары арасында чын «бум» башлана: «Бу кайда? Безнең дә җыясыбыз килә!» дип яза башлыйлар. «Мин бөтен кешегә әйтәм: килсеннәр, алар да җыйсыннар, табигать барыбызга да җитә», — дип юмартлыгы белән уртаклаша әңгәмәдәшем.

Мин исә Хәния ханымнан бу кадәр күп җиләкне нишләтүе белән кызыксынам. Баксаң, аның кышкы әзерлек рецептлары да үзенчәлекле һәм бик тәмле булып чыкты:

— Бер чиләк җиләкне бөтен килеш туңдыргычка катырып куйдым. Кышын алар белән бик тәмле пироглар пешерәм. Аннары, әлбәттә, варенье кайнаттым. Тагын бер рецепт: җиләккә шикәр комы өстәп, аны тукмак белән генә изеп бутап куям. Алай кайнатмыйча эшләгәндә җиләкнең үз исе, бөтен витаминнары саклана, искиткеч тәмле була! Балалар, оныклар бик яратып ашый. Тагын вареньелар кайнатырмын дим, чөнки төрле очрашуларга бик еш чакыралар, барганда кешегә дә күчтәнәч итеп таратып бетерәм, — ди ул.

Шул арада әңгәмәбезгә Гөлчәчәк ханым Исламова да кушыла. Аның һәр җөмләсеннән, һәр сүзеннән үз эшен, гомерен багышлаган хезмәтен һәм балаларны яратып торганы әллә каян үк күренеп тора. Ул да язмышын тулысынча Калмия белән бәйләгән шәхес.

— Мин Казан дәүләт педагогигия институтының математика факультетын тәмамлап, Күзкәй мәктәбендә укыта башладым, — дип үткәннәрне яңартты Гөлчәчәк ханым. — Аннары Боерганда эшләдем, соңыннан Калмиягә килдем. Ирем белән дә шушы авылда төпләндек. Төгәл фән серләрен балаларга җиткерүгә тулаем 40 ел гомеремне бирдем, хәтта 70 яшемә кадәр мәктәптә укыттым! Коллективыбыз да бик әйбәт, бердәм булды, — дип матур итеп сөйләде ул.

Бу ике ахирәт яшьтәшләр генә түгел, ә мәдәният, сәнгать дөньясында да фикердәшләр булып чыкты. Алар бүгенге көндә дә соклангыч дәрәҗәдә актив тормыш алып баралар. Хәния Гәрәева белән Гөлчәчәк Исламова Яр Чаллының бер мәдәни чарасын да калдырмыйлар, һәрдаим картиналар галереясына йөриләр. Моннан тыш, Калмия авылында эшләп килүче «Киңәш» клубының да иң актив әгъзалары булып торалар. Авылның башка җылы күңелле ханымнары белән еш очрашалар, төрле мәдәни чаралар оештыралар.

Җиләк сезонында әңгәмәдәшем үзенең җылы хатирәләре һәм затлы кайнатма серләре белән дә уртаклашты.

— Монда килмәсәк, ел буе чирләтә. Беренче тапкыр Хәния белән килдек тә, утырып карап кына тордык. Җирдән энергия алдык диимме соң! Бу җир дөньяның бөтен арыганлыгын ала, җанга ял бир, — дип дәвам итә Гөлчәчәк апа. — Аның җиләге икенче планда, менә шунда килгәч йөрәк ял итә, тәннәрем рәхәтләнеп китә. Чын могҗиза диярсең!

Җиләкне җыеп торабыз анысы, Аллаһка шөкер. Балалар атна саен кайтып йөриләр. Алар белән бергә инде! Аларга җыеп та җибәрәм әле. Мин җыйган җиләкләремнең бер партиясен катырырга куйдым, ә бер партиясеннән «затлы кайнатма» ясадым — ягъни җиләкнең яшел чүбен чистартып кайнатып куйдым.

Хәния алай яратмый анысы. Бөтен витамины үләндә ди. Мин инде чистартып та кайнатасым килде. Ул чыннан да затлы була бит! Аннары кунаклар килсә дә, өстәлгә шул затлы кайнатманы куям. Ә калган җиләктән күп итеп оныкларыма кайнатма ясап куйдым инде. Ә бүген җыйганымны балаларымның берсенә бирермен дим, — дип сүзен тәмамлый әңгәмәдәшем. 

Гөлчәчәк апаның бу сүзләрен тыңлагач, күңелгә кабат җылылык йөгерә. Җәйге табигатьнең сихри көче, туган җирнең шифалы энергиясе һәм иң мөһиме — гаилә җылысы әнә шулай гади генә җиләк аланнарында туа шул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев