Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ветераннар өчен сугышсыз көннең һәр мизгеле кадерле

1941 елның 22 июне... Сугыш башлану турындагы шомлы хәбәр таралган иртә... Ул көннән соң 76 ел узган. Тукай районыннан (элеккеге Чаллы районыннан) сугышка 8228 кеше киткән, аларның 3545е әйләнеп кайткан, 4683е яу кырында ятып калган.

Беренче көннән үк повестка алып, фронтка киткән ветераннар юк диярлек инде хәзер. Бүгенге көндә исән ветераннар әлеге шомлы хәбәрне ишеткәндә әле үзләре дә үсмер генә булганнар. Сугыш шулай озак барыр, безнең дә яшь җитәр, безгә дә повестка килер, дип уйламаганнар алар ул көнне, бары тик фронтка юл алган әтиләре, ир туганнары өчен борчылганнар. Сугыш якыннарын мәңгелеккә алыр, ятимлек ачысы һәр йортка үтеп керер дип тә күз алдына китермәгәннәр.

Биклән авылында гомер итүче ветераннар да шулай диләр. «1941нең июнь иртәсе ничек хәтерегездә калган?» - дигән сорауга барысы да: «Без әле бала-чага идек, сугыш дигән афәтнең җитдилеген ул вакытта әле аңлап та бетермәдек, шулкадәр күп корбаннар аласын да уйламадык», - дип җавап бирәләр алар. Биклән - бүген исән ветераннар иң күп булган авыл. Мөнирә Бәхтегәрәевага бүген - 92, Әхсән Бикатовка, Миңнәхмәт Гайсинга - 91, Шәйхлислам Кәримовка 89 яшь.

Мөнирә Бәхтегәрәеваның сугыш башланган чорда Чистай шәһәрендә фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлаган вакыты була. Бу хәбәрне ул соңгы имтиханын тапшырып йөргән көнне ишетә. Фельдшерларны фронтка алып китәләр икән бит, күрми калмыйк тагын дип, Чистайга Бикләннән Мөнирәнең әнисе һәм энесе килеп җитә. Бу вакытта әле кызга 16 гына яшь була. Уку йортын тәмамлагач та сугышка алмыйлар әле аны, бары тик 1945 елның гыйнвар башында гына аркасына котомкасын асып, юлга кузгала Мөнирә. Укуны тәмамлагач та күрше Мәләкәстә эшли, аннары туган авылы Бикләнгә күчә. Хәрби комиссариатка кызны гыйнварның 4есендә чакыралар. Киев хәрби округына илтеп тапшырырсың дип, кулына сумка тоттыралар. Анда үзенең шәхси эше икәнен частька барып җиткәч кенә аңлый кыз. Чистайдан да ераккарак китмәгән Биклән кызы мең газап белән Киевка барып җитә. «Бандеровчыларның бик активлашкан вакыты иде ул. Көндез урман эчендә качып яталар да, төнлә халыкка ташланалар, яшерен засадалар оештыралар иде. Шул вакытта яраланганнарны күп тапкырлар коткарырга туры килде миңа. Урмандагы киселгән, сынган агачлардан носилкалар ясап, яраланган хәрбиләрне шуңа салып, госпитальгә илтә идек. Күз алдымда минага басып, бер солдатның аягы өзелде. Инде ярдәм күрсәтергә йөгерәм генә дигәндә, янымдагылар, үзең дә шартлыйсың бит дип, тотып калдылар. Бәхеткә, ул солдатның гомерен саклап кала алдык», - дип сөйли Мөнирә Бәхтегәрәевна. Сугыш тәмамлангач та Украинада хезмәтен дәвам итә кыз. Соңрак аны Польшага күчерәләр, анда өлкән фельдшер була. 1947 елның февралендә генә авылына әйләнеп кайта Мөнирә. Тыныч тормышта да халыкның сәламәтлеген саклауны дәвам итә. Тормышка чыгып, ире белән бер кыз үстерәләр. Бүген фатирында ялгызы гомер итсә дә, Түбән Камада яшәүче балалары бер генә атнаны кайтмый калмый. Өендә чисталык, җылылык, кергән кешегә йөзе ачык Мөнирә апаның.

Әхсән Бикатов та төп Бикләннеке. Сугыш чыкканда аңа 15 яшь була. Ул вакытта үсмер урманда мунчала кабыгы әзерләүдә була. Кунып эшлиләр. Хәбәрне Иштирәктән Хәсән исемле карт килеп әйтә. Ул ара да булмый, яше җиткәннәргә җайдак повестка алып килеп тоттыра. Хәсән фронтка 17 яшендә алына. Белоруссия фронтында сул аягы чәрдәкләнә, басу шартларында аякны кисәкләрдән яңадан җыялар фельдшерлар. Биш ай госпитальдә ята, икенче группа инвалид булып авылына әйләнеп кайта. «Әти сугыш хәлләрен бер дә сөйләми иде. Аягы яраланганын да әле мин күп еллардан соң гына белдем», - дип искә ала Әхсән аганың кызы Гөлсинә ханым. Бүген Әхсән бабай тормыш иптәше Рәшидә апа белән гомер итәләр, бергә яшәүләренә 66 елдан арткан инде.

Галиәхмәт Гайсинның исә әтисе дә фронт юлын үткән кеше була, алты яшендә ятим калганда ук сугыш афәтенең ачысын татый инде ул. Әтисе беренче бөтендөнья сугышыннан яраланып кайтып, ун елдан артык кына яши. Сугыш башланган көннәрдә Галиәхмәтнең колхозда эшләгән чагы була, хуҗалык малларын карый ул. Фронтка егетне 18 яшендә - 1943 елның февралендә чакыралар. Ләкин Казан хәрби комиссариатында үткәрелгән медицина комиссиясе егетне кире бора. Кабат авылына кайтып ат караучы булып эшли башлый гына, бер атнадан тагын чакыру килә. Тамбов урманнарында әзерлек үтә, солдатларны анда кулга корал тотарга өйрәтәләр. Сугышка 1944 елның июнендә керә. Фронтта Галиәхмәт элемтәче булып эшли. «Белоруссияне азат иткән өчен» медале белән бүләкләнә. Җиңү көненнән соң ярты ел узгач - 1945 елның декабрендә туган ягына әйләнеп кайта. 1949 елда Иштирәкнең Галиябикә исемле кызы белән гаилә коралар, өч бала үстерәләр. Кызганычка, уллары 32 яшендә вафат була. Галиябикә апа белән Галиәхмәт ага инде 68 ел бергә яшиләр. Бүген алар олы кызлары Нәсимә һәм кияүләре Фрид тәрбиясендә гомер итәләр.

Ветераннарның берсе дә хатирәләрен дулкынланмыйча сөйли алмый. Фронт юлының һәр көне изге алар өчен. Моннан 76 ел элек булган шомлы хәбәр кабат ишетелә күрмәсен, балалар, оныклар имин яшәсен, диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев