Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Улларына үрнәк эшлеклелек

Шилнәбаш авылында урнашкан Хөснуллиннар крестьян-фермер хуҗалыгын республикабызда һәм Россия регионнарында яхшы беләләр. Уңган-булган кошчылар җитештергән продукция – яшь тавыклар һәм бройлер чебешләре дәүләт таләпләренә һәм югары стандартларга туры килә. Югары сыйфатлы продукциягә Татарстанда, күрше республикаларда, Ярославль, Түбән Новгород, Самара, Пенза, Төмән һәм Ямал-Ненец автоном округында ихтыяҗ зур. Әлеге зур бизнесның башында хатын кыз, Ана тора!

Зиннур Зәйдулла улы Хөснуллин һәм аның тормыш иптәше Зөлфирә Исхак кызы, илдә икътисади тотрыксызлык хөкем сөрүенә карамастан, 1992 елда үз эшләрен ачарга ниятлиләр һәм җиң сызганып эшкә тотыналар. Зур эш башында торган Зиннур Хөснуллин белгечлеге буенча зоотехник, кошчылык өлкәсендә эш тәҗрибәсе дә саллы була. Кошчылык тармагына тотынгансың икән, эшне йомыркадан башларга кирәклеге көн кебек ачык. Шуңа да алар башта үз инкубаторларын төзиләр. Аннары чебеш үстерү, яшь тавыклар асрау өчен Шилнәбаштагы искереп-җимерелеп беткән терлек биналарын төзекләндерәләр. Дүрт елдан тавыкларның саны 200 меңгә җитә. Бу инде зур уңыш дигән сүз. Хөснуллиннар кошчылык предприятиесен тагын да үстерәләр. 2005 елдан башлап ике уллары – авыл хуҗалыгы тармагы буенча югары белем алган Илфат белән Айрат баш-аяклары белән шушы эшкә чума. Айрат – зоотехник һәм мал табибы, Илфат инженер-механик белгечлегенә ия. Зөлфирә Исхак кызы гаилә учагын саклаучы ир хатыны булу белән беррәттән, эшмәкәрлек өлкәсендә иренең уң кулы – фермер хуҗалыгының икътисадчысы, бухгалтер-экономист эшен алып бара. 
Бер йодрык булып башланган гаилә бизнесы үскәннән-үсә һәм эшче көчләрне җәлеп итү кирәк була. Бүгенге көндә аларда 11 кеше эшли. Сезон вакытында коллективта кеше саны арта. Кошчылык предприятиесе максималь дәрәҗәдә автоматлаштырылган. 2017 елда Big Dutchman автоматлаштырылган комплекс алганнар. Хәзер шундый ике комплекста 180 мең баш тавык асрала. Шунысын да әйтергә кирәк, ел саен яңа төр җиһазлар өстәлә тора. Заманча технологияләргә корылган комплекста чебеш үстерү, тавык асрауның, бер караганда, әллә ни кыенлыгы да юк кебек. Чөнки анда бөтен эш автоматлаштырылган – азык һәм су, витаминлы катнашмалар билгеле микъдарда килеп тора, аслыклар чистартыла, җылылык һәм яктылык көйләнгән. Менә шушы уңайлыкка ирешү өчен Хөснуллиннар вакыт сынавын уңышлы узарга һәм икътисади тотрыклылыкны сакларга, алай гына да түгел, табышны арттыра барырга тиеш булалар. Гаилә бизнесын тотрыклы алып баруда ил экономикасын һәм кулланылыш базарын да аңларга кирәк. 
Зөлфирә ханым, ана буларак, ике улына да яхшы тәрбия бирүдә зур тырышлык куйган. Ана кеше өчен бу – иң зур бәхет. Кызганычка, Зиннур Зәйдулла улы 2011 елны вафат була. Аның эшен уллары уңышлы дәвам итә. Зөлфирә Исхак кызы кошчылык тармагында гаилә бизнесын булдыруда зур өлеш керткән эшлекле хатын-кыз буларак та һәм, иң мөһиме, экономист буларак та, һәрвакыт рентабельле эшләүне кайгырта – бер нәрсә дә аның күз уңыннан читтә калмый. Зөлфирә Хөснуллина: «Автоматлаштырылган бик кыйммәтле комплексны сатып алуга тотылган чыгым үзен аклый. Беренчедән, хәзер күпләп эшче тотуда хаҗәт юк. Икенчедән, бу комплекс тавыкларның баш санын һәм аларны асрауга киткән барлык чыгымнарны контрольдә тота. Шул ук вакытта бар яклап та куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә. Мисал өчен, кошларга тиешле микроклимат тәэмин ителә, тавыкларның үсеше һәм аларга киткән азык чыгымы һәрвакыт контрольдә тотыла. Тавыкларның баш саны турындагы мәгълүмат СМС рәвешендә кесә телефонына килә. Димәк, эш процессы белән читтән торып идарә итү системасы уңышлы эшли. Болар барысы да яхшы. Ләкин, нинди генә акыллы машина булмасын, аның артында һәрвакыт кеше тора. Хөснуллиннарның фермерлык хуҗалыгында кеше факторы – беренче урында. Зөлфирә Хөснуллина: «Булганына шөкер итеп, алдагы көнгә зур планнар корып яшибез. Быел санитар-үткәрү бинасын сафка бастыру, газлаштыру эшен төгәлләүне максат итеп куйдык. Кошчылык тармагын тагын да үстерү өчен катнашазыкны үзебездә әзерлибез. Быел 90ышар мең тавык сыйдырышлы 2 корпус төзүне планлаштырабыз. Өстәмә рәвештә азык цехы төзергә ниятлибез. Бердәм, дус-тату коллектив булганда бу эшләрне башкарып чыгарбыз дип ышанам», – ди.
Эре кош фабрикасы дә-рәҗәсенә җитеп килүче крестьян-фермер хуҗалыгы белән уңышлы идарә итү һәм табышлы эшләү өчен, һичшиксез, Хөснуллиннарга хас булган егәрлек һәм белем, шуңа өстәп эш тәҗрибәсе кирәк. Бүгенге көндә һәрберсендә 90 мең тавык асрала торган 3 корпус эшли. Сыйфатлы ит өчен – бройлерга, йомырка өчен махсус токымлы тавыкларга халыкта ихтыяҗ зур. Алар елына 500 меңнән артык йомырка сала торган тавык һәм 100 меңнән артык бройлер сата. 
Хөснуллиннар крестьян-фермер хуҗалыгында югары сыйфатлы бройлерлар һәм йомырка токымлы тавыклар җитештерү өчен катнашазык, витаминлы өстәмәләрнең экологик яктан чиста булганын, кеше сәламәтлегенә бары тик уңай йогынты ясый торганын гына кулланырга тырышалар. 
Крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куючылар терлекчелек, кошчылык тармагына бизнес буларак, матди байлык китерүче чыганак итеп кенә карарга тиеш түгел. Чөнки ит-сөт, йомырка җитештерү турыдан-туры кеше сәламәтлеге белән бәйле. Хөснуллиннар бу җәһәттән дә намус кушканча эшләүче фермерлардан. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев