Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ул ярдәм сорап кулын сузган һәркемнең тәненә сихәт бирә

Өстәлемдә телефон шалтырады. Чыбыкның теге башында гомере буе Яңа Байлар авылында бригадир булып эшләүче Әзһәр Габделхаков икән. Ул, гомумән, үз авылының чын патриоты. Моннан элек тә хезмәтләре белән танылган, күркәм тормыш юлы үткән кешеләр, сугыш ветераннары турында язуыбызны сорап шалтыраткан чаклары булды. Авылының төзеклеге, кибет яңартылуы, медицина пункты төзелү, авыл...

Журналист сукмагы шундый инде: ул һәрвакыт я сөенеч уртаклашырга, я инде ярдәм кирәк булса, хәлгә төшенергә, яхшы кешеләр турында язарга, рәнҗетелгәннәргә ярдәм кулы сузарга, кыскасы, гел юлга чакыра. Өч ел элек, Республика программасы нигезендә авылда яңа ФАП бинасы ачылу тантанасында булып, авыл халкының шатлыгын уртаклашкан, репортаж язган идем. Шул чагында, халык арасында басып торганда, бер сүз колагыма чалынып калды. Өлкәннәр, үзара сөйләшкәндә, бик яратып: «И-и, Гөлнара балакаем ничә ел, сумкасын асып, урамда йөрде, ал тасманы үзе кисә алмады», - диделәр. «Нәрсә булды?» - дип сорамый кала алмадым. «Медсестра ул безнең, декрет ялында, өченче кызын тапты», - диделәр. Ярый, сөенечле яңалык икән дип уйлап куйдым.

Һәм менә, өч ел үткәч, балкып торган ФАП бинасы каршында торам. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, бина тышыннан ук балкып тора. Бина эченә узабыз. Якты, чиста, җылы монда. Авыл халкы иртә кузгала. Процедуралар башланган: кем система ала, кайсыдыр җылыту аппаратында, укол ясаганны көтеп утыручылар да байтак. Гөлнара, эшеннән бүленеп, сәламебезне алды да башланган эшен дәвам итте. Ул арада әбекәйләр белән сөйләшәбез. Алар барысы да, беравыздан, сәламәтлек йорты җиткерүчеләргә рәхмәт укыйлар. «Без инде беркая да барып йөри алмас идек, шөкер, күз төбәп килер җиребез, шифалы куллы Гөлнарабыз бар», - дип сөенешәләр.

- Өйләребезгә газ кергән, былтыр су керттеләр, шөкер итеп туя алмыйбыз. Авырып китсәк, бу бала янына киләбез, - ди Миңнур Хәйруллина.

Ул үзе дә башкаларга хәерхаһлы кеше. Медпункт төзүчеләрне дә, газ кертүчеләрне дә үзендә яшәткән, тәрбияләгән. ФАПны тапшырганда, киң күңелле, ачык йөзле бу ханымга авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев та, төзүчеләр дә, изгелекләре өчен, рәхмәтләрен җиткергән иде.

Нәкыя Бадыйкова, Хәния Хафизова терлекчелектә эшләгәннәр. Шәфкать туташы Гөлнара Нурмөхәммәтовага бик рәхмәтле алар.

- Ирем Мирхәтне инсульт аяктан екты, 10 ел ятты, соңгы 7 елында, сукыраеп, урын өстендә утырды. Шул еллар буе безгә Гөлнараның сукмагы өзелмәде. Бер тапкыр зарланса икән, гел елмаеп килеп керде. Даруларына кадәр үзе юллап алып кайта иде. Үзем дә чирле бит. Ничекләр генә рәхмәтемне әйтеп бетерә алырмын икән дия идем, килүегезгә мең рәхмәт, газетага языгыз әле шушы баланы, яхшылыгын бөтен район белсен, - ди Нәкыя, тамагындагы төерне йотып. Бераз торгач: «Ирем үләр алдыннан, Гөлнара гел бездә булды. «Кызым, үзең сәламәт бул, рәхмәт сиңа», - дип озатып калды Мирхәтем, шул көнне гомере өзелде. Ходай бирде безгә бу игелекле баланы.

Гөлсимә Фәрдиева, пенсиягә чыккач, шәһәрдән авылга күчеп кайткан:

- Система алып йөрим әле, шулкадәр файдасын күрәм, чын шәфкать иясе бу бала. Авыл халкы да әйбәт, ярдәмчел, киң күңелле. Бик тырыш монда халык, эшчән, - ди ул.

Гөлнараның бушаганын көтәбез, ә кешеләр килә тора. Бер агай, ипләп кенә, система алырга ятты, стена артыннан сөйләшкәннәре ишетелә. Ул да терелүенә шатлана, соңгы сеанска килгән, рәхмәтен укый.

Күптәнге танышым Гүзәлия Саматова килеп керде. Оныгы туган икән, шәфкать туташыннан киңәш кирәк.

- Гөлнарабызны бер дә шәһәрдә үскән кыз димәссең. Авылга бик тиз ияләшеп, үз кеше булып китте. Гаиләсе дә бик тату, үрнәк булырлык. Каенанасы Фәнүсә апа белән дә бик тату яшиләр. Күршелеккә дә бик яхшы алар.Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыга торган өч бала анасы каенанасыннан башка нишләр иде?! Кызларны ул үстерешә. Ире Фәндүс шәһәргә йөреп эшли, авылда эш бетте бит, - ди Гүзәлия ханым. - Медпункт төзүләренә бөтен авыл белән сөендек. Элек ул бригада йортының бер почмагында иде, кечкенә, салкын. Аптырагач, Гөлнара, сумкасын асып, гел урам буйлап йөрде, системаны авыруның өенә барып куя иде. Авыл картая бара бит, чирлеләр дә арта. Элек җәяүләп йөрсә, хәзер машина алдылар, үзе йөртә. Чакыручыга «эһ» дигәнче килеп җитә.

Ниһаять, аласы дәваларын алып, әбекәйләр таралды. Шунысына игътибар иттем: без килдек дип, Гөлнара эшеннән бер минутка да аерылмады. Ул, чын әфсенче сыман, һөнәри дөньсында иде. Күренеп тора: яратып, ихлас күңелен биреп эшли ул.

- Гөлнара, шәфкать туташы булырга бала чактан хыялланып, «врачлы» уйнап үстеңме? - дип, беренче соравымны бирәм.

- Минем әни, пенсиягә чыкканчы, больницада эшләде. Мәктәп бетергәч, мин дә аның янына бардым: хирургия бүлегендә санитарка булып эшләдем. Авыр урын, эшеннән бигрәк, җәрәхәтле авыруларны күрү, ыңгырашуларны ишетү күңелгә кыен. Аларга ярдәм итәсе, хәлләрен җиңеләйтәсе килә. Бервакыт практикант кызлар кайтты. Минем кебек яшьләр, авыруларга дәвалау чаралары үткәрәләр. Карап-карап йөрдем дә, минем кай җирем ким, укырга, үз кулларым белән авыруларны дәваларга, дигән карарга килдем. Имтаханнарны уңышлы биреп кердем, бик яхшы билгеләренә укып чыктым. Әнием шушы авылдан минем. Әбием янына кайтып, шәфкать туташы булып эшли башладым. Авылыбыз егетенә кияүгә чыктым. Ел артыннан еллар тәгәри, уналты ел үтеп тә киткән. Олы кызымның медицина көллиятенә укырга керүендә дә минем үз эшемне яратып эшләвемнең йогынтысы бардыр.

- Кешеләр бигрәк тә нинди авырулар белән мөрәҗәгать итәләр?

- Кан басымы, буыннар сызлау, шикәр чире арта башлады, башка чирләр дә килеп чыгып тора. Хәзер, әледән-әле диспансеризация үткәреп, «яшеренеп» яткан авыруларны да ачыклыйлар бит.

- Гөлнара, бу медпунктны файдалануга тапшырганда син ялда идең, шулай булса да сөенгәнсеңдер.

- Ялда дип, күңел түзеп торамы. Аны төзегәндә, төзүчеләр киткәч, җыештырганда гел биредә булдым. Бер заман төзүчеләр материаллар ташый башлады. Кайда куярга? Зөлфирә Низамовага рәхмәт, бөтенесен кибеткә тутырдык. Төзелеш бик тиз барды. Авыл җитәкчеләре территорияне тәртипкә китерүне оештырды. Соңыннан, җыештырганда, Күзкәй амбулаториясендәге барлык шәфкать туташлары, Фәнис Шәйхеләхмәтов, Әзһәр Габделхаков булышты. Бүген шушы оҗмахтай җылы, якты бинада кешеләрне дәвалавым белән бәхетле мин. Авыл, хуҗалык җитәкчеләренә зур рәхмәт. Бигрәк тә район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиевка бөтен авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәребез исеменнән, рәхмәт җиткерәсем килә. Сәламәтлек - зур байлык, диләр. Авылдашларыма шул байлыкны күбрәк бирә алсам иде, - диде Гөлнара. Күңелгә якты бер хис алып киттек без бу шәфкать һәм сәламәтлек йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев