Тормыш – көрәш ул
Без – аграрийлар, тургайлар сыман – иртә торабыз. Алай гына да түгел, ябалак сыман – төнлә дә уяулык таләп ителә
«Ярыш» ҖЧҖе җитештерү предприятиесе директоры Рәсим Мансур улы Шәйхаттаровның күркәм юбилее – аңа 65 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев юбилярны котлау тантанасында чыгыш ясап: «Аның хакында «җир улы» диләр. Менә инде күп еллар аның һәр көне иртәдән үк басу-кырларны әйләнеп – карапбарлап кайтудан башлана. Ул Тукай районының алдынгы, зур хуҗалыкларының берсен җитәкли. Сүзем – «Ярыш» җитештерү предприятиесе директоры Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров хакында. Бүген аңа 65 яшь тулды! Иртә белән үк, менә шушы күңелле вакыйга уңаеннан аны күркәм юбилее белән тәбрик итәргә җыелдык. Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров районыбызда танылган шәхес. Эшне оештыра белүе, авыл hәм район тормышында актив эшчәнлек алып баруы, махсус хәрби операция барган зонадагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүе белән дә үрнәкле ул. Гомумән, аның лидерлык сәләтләре сокландыра. Ул бик тәвәккәл hәм юмарт кеше. Үзе белән бер үк юлдан атлап баручы хезмәткәрләрен әйдәп баручы, талантлы җитәкче. Туган җиренә тугры хезмәте белән дә ул аларның күңелен яулады. Күркәм юбилее белән котлап, аңа алдагы көннәрдә ныклы саулык-сәламәтлек, башкарган эшләренең татлы җимешләрен татуын телим. Гаилә иминлеге, балалар hәм оныклар игелеге, бәрәкәтле тормыш насыйп булсын!» – диде һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Рәхмәт хаты»н, истәлекле бүләген тапшырды.
Тәҗрибәле аграрий, абруйлы җитәкче белән басу-кырларда, фермада, ындыр табагында, машинатрактор паркында, кыскасы, эш кайнап торган урыннарда күп тапкырлар очрашып әңгәмә корырга туры килде. Ә менә, кабинетында – юк иде. Инәдән-җептән төшкән кәчтүм-чалбардан, яхшы галстуктан һәм кершәндәй ап-ак күлмәк кигән җитәкче белән кабинетында сөйләшеп утыру бер яктан гаҗәп булып тоелды. Алай дисәң, Рәсим Мансурович һәр атна дүшәмбесендә киңәшмәгә әнә шул рәвешле киенеп килә. Басу-кырда, сенаж-силос базлары янында да ул һәрвакыт пөхтәлеге белән авыл халкына үрнәк күрсәтә. Эштә төгәллекне, ихласлыкны ярата. Башкалардан да шуны таләп итә. Ләкин, тормыш тәгәрмәче һәрвакыт туп-туры, шома юлдан гына бармый. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар арасында сырхаулап алучылар, бераз чыгымчылап китүчеләр, салметдин (исерек) халәттән чыга алмаучылар, кыскасы, төрле очраклар була. Директорга хезмәт ияләрен эшкә йөртүче ролен үтәргә туры килгән чаклар да була. Трактор иярләгән, комбайн штурвалы артына утырган, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап майга-мазутка баткан чаклары да була. Четерекле хәлдән чыгу өчен төрле вазыйфаларны башкаруны дәрәҗә төшерү дип санамый ул. Төн уртасында ферма территориясеннән чыгып китеп ирекле сәяхәт кылучы сыерларны “теркәлгән” урыннарына – терлекләр бинасына кайтарып ябарга туры килгән чаклар дисеңме?.. Саный китсәң?!.
Бригадирдан – директоргача үтелгән юл
«Малай чактан эш белән чыныгып үскәнгә авыр хезмәттән тайчанып торган булмады. Яңа Байлар авылында апа, абый, мин, энекәш, сеңелкәш – бер йодрык булып, әти-әнидән яхшы тәрбия алып үсүебез белән бәхетле булдык. Әтиәни кирәк чагында кырыс та була белделәр, көчебездән килгәнчә эш белән тәрбияләп үстерделәр. Аларның безгә: “шундый бул, мондый булма!” дип вәгазь укырга вакытлары булмады. Әби тәрбиясе дә эләкте безгә. Бу – зур бәхет. Әтиәни гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйдылар. Яхшы эш-гамәлләре белән үрнәк күрсәттеләр. Вазыйфама килгәндә исә, авыл халкы мине үзе шушы эшкә йөкләгән сыман булды. Туры сүзле булуым, ихласлыгымны ошаттылар булса кирәк. Гадел булу җитәкче өчен бик кирәкле сыйфат. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлеге алдым. Казахстанда армия хезмәтен үттем. Аннан кайтуга – 1982 нче елда, бригадир итеп куйдылар. Шәхси тормышымда зур борылыш булды – 1982 нче елда Тау Асты Байлары кызы Җәүһәриягә өйләндем. Гаиләбезне ямьләндереп кызыбыз Чулпан, улыбыз Алмаз дөньяга килделәр. Бәхет касәсен чайпалдырмыйча, гаилә учагын саклаучы тормыш иптәшемә рәхмәтлемен. Җәүһәрия урта мәктәпнең башлангыч сыйныфларында озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирде. Ике балабызның да тормышта үз юлларын табып, матур гаилә корып яшәүләрендә аның хезмәте бәяләп бетергесез. 1990 нчы елда Күзкәй авыл советы рәисе булып эшли башладым. Өч елдан “Чәчкәле” колхозы председателе вазыйфасын йөкләделәр. Шул чорда, балаларымның нәкъ үсеп килгән чагында, өйгә төшкелеккә ашарга да кайта алмыйча колхоз “арба”сын тартырга туры килде. Туксанынчы еллар, авыр вакытлар. Сынау, сыналу чорын уңышлы үттек. 2002 нче елда “Ярыш” колхозына председатель итеп билгеләделәр. Соңгы елларда хуҗалык “Ярыш” ҖЧҖе җитештерү предприятиесе дип атала. Исеме үзгәрүгә карамастан, аның җисеме, эш стилебез, психологиябез үзгәрмәде. Колхоз дип аталганда авыл кешесе председательгә гозере белән керә, аһ-зарларын сөйли иде. Хәзер дә без авыл җирлеге башлыгы Эдуард Рәкыйпович белән халыкның тормышяшәешен, көнкүрешен яхшырту максатыннан кулга-кул тотынып, киңәшләшеп эшлибез. Урып-җыю барышында киптереп файдалануга яраклы хәлгә китерелгән беренче көшелләрдәге ашлыкны пай җирләре өчен халыкка таратабыз. Бәйрәм төсен алган шушы чара халыкның күңелен күтәрә, иртәгәсе көнгә өмет уята. Теләгән кеше – икмәкләтә, ә мал-туар, кош-корт асрамаучылар акчалата ала. Конторадагы эш кабинетында утырганым юк, анда – эш төшкәндә, сирәк керелә. Иртә таңнан җиң сызганулы – барлык биләмәләрне карап, барлап чыгарга кирәк. Эш үз җаена барсын, алга куелган максатлар үтәлсен дисәң терлекчеләр, игенчеләр, механизаторлар белән кулга-кул тотынып эшләргә кирәк», – дип гади генә итеп сөйли үз һөнәре хакында.
Һәр эштә осталык, ихласлык кирәк!
«Тормыш көрәштән тора. Житәкче кешегә оста стратег булырга кирәк. Үзвакытында тиешле маневр ясамасаң, уңыштан колак кагасыңны көт тә тор. Мисал өчен, урыпҗыю чорында һава торышы уңай килгәндә тизрәк уңышны җыеп аласы килә. Басудагы игеннең дымлылык торышын дөрес бәяләргә кирәк. Берәр сәгать чамасы сабыр итеп – башакларның кипшенүен көтә белү, энергия чыганакларының янга калуына сәбәп була. Урып-җыю чорында сәгать саен игеннәрнең “хәлен белеп” торасың. Ашлык киптергеч берничә камерадан тора – аларны гел күзәтеп тору өчен үзеңнең эш процессында катнашуың кирәк. Киңәшле эш таркалмас, дип борынгылар белеп әйткән. Риф Хәнифович Имамов белән үзара тәҗрибә а л м а ш ы п , к и ңә ш л ә ш е п эшләдек. Шулай булганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Без – аграрийлар, тургайлар сыман – иртә торабыз. Алай гына да түгел, ябалак сыман – төнлә дә уяулык таләп ителә. Телефон – төнлә дә баш очында тора, аерылмас дустыңа әйләнгән гаджет ул, – ди Рәсим Мансурович уенын-чынын кушып. – Иң хәвефләндергәне – телефонның төн уртасында шалтыравы. Башка иң беренче булып: “Кайда, ни-нәрсә булган?” дигән уй килә», – ди «Ярыш» ҖЧҖе җитештерү предприятиесе директоры Рәсим Шәйхаттаров. «Язгы чәчү, мал азыгы әзерләү, урып-җыю, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау,малларны кышлату чорына әзерләү, язгы чәчүгә әзерлек һәм ул кампанияне уңышлы үткәрү... Әйләнә дә кайта язлар, дигән сыман, шулай ел тәүлеге тормыш тәгәрмәче әйләнә дә әйләнә. Арыйсыздыр? Иртәгәсе көнгә көчне каян аласыз?» – дигән соравыма җитәкче: «Гаиләм – ышанычлы тылым. Ялларда гаиләләре белән балалар кайта. “Баланың баласы – балдан татлы”, диләр. Өебез оныкларның шат авазына күмелә. Шуннан да зур бәхет бармы?! Рухым-җаным, тәнем ял итә. Тормыш иптәшем гомер буе мине аңлап-санлап, хөрмәт итеп яши. Бу – зур бәхет һәм көч чыганагы. Эшкә килгәндә исә, хәрәкәт яратам. Кабинетта утырып эш бармый. Табыннардагы ризыкның муллыгы – мал азыгы белән бәйле. Мал азыгы – ил байлыгы дигән сүз. Шуңа да, печәнен дә, яшел массаны да үзвакытында чабып – эш итеп куярга кирәк. Печән көеп бетмәсен, яшел масса сусыллыгын, туклыклылыгын югалтмасын, сенаж сыйфатлы итеп салынсын дип тырышабыз. Күпьеллык үлән бездә 1020 гектар мәйданны били. 2024 ел мал азыгы әзерләү өчен уңышлы килде – яшел масса калын, сусыл булып күпьеллык үлән гектарыннан – 100, кукуруз – 400, люцерна – 120 центнер чыкты. Сенаж – терлекләр яратып ашый торган, консервланган яшел масса. Бозыла, искерә дип борчыласы юк, чөнки аны бөтен технологияләрен үтәп салабыз. Елның-елында мал азыгын күпмедер күләмдә запас белән салып калырга тырышабыз. Малны, аеруча савым сыерларны бөтен кагыйдәләренә туры китереп асрау, яхшы итеп ашату өчен азык рационын дөрес итеп төзергә тырышабыз. Һәр сыердан еллык савым 5 мең килограмм булып, тулаем савым 18 мең центнер тәшкил итә. Шунысын да әйтергә кирәк, яхшы токымлы малны асрауның үзенчәлекләре бар. Соңгы җиде-сигез елда савым сыерлар бәйләүдә түгел. Тәүлеккә ике тапкыр савылганнан соң утарда иркенләп йөриләр. Тукланулары – кышкы рацион буенча. Сөтчелек комплексында 4 сыер савучы, 4 мал караучы, ике механизатор, бер погрузчик хезмәт куя. Заман белән бергә атлау, терлекчелектә яңа технологияләр, эш алымнары, яхшы нәтиҗә бирүче эш ысулларын кертү өчен тирәяк районнарга барып уңышлы эш тәҗрибәсен өйрәнәбез. Районда беренчеләрдән булып савым сыерларын чылбырсыз – бәйләмичә асрауны керттек. Аннары заманча саву залы ясадык. Әйтергә генә ансат, дөресен генә әйткәндә бу эшләрнең мәшәкате җитәрлек булды. Кече өйгә ни кирәк, зур өйгә дә шул кирәк. Биш гектар җир эшкәртергә дә, мең гектарына да шул ук сабан, тырма кирәк. Күләмле эшне башкару өчен куәтле техниканы яңартып торырга кирәк. Узган ел лизингка 30 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдык. Һәр белгеч, хезмәткәр үз урынында эшен күңел биреп башкарырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, кадрлар мәсьәләсе кискен тора. Авыл хуҗалыгы тармагына белеме, азмы-күпме эш тәҗрибәсе булган белгечләр, шулай ук механизаторлар, терлекчеләр җитми. Эшлим дигән кешегә яхшы хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары бар. Читтән килгәннәргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырабыз» , – ди җитештерү предприятиесе директоры.

Газетабызның тугры дусты, җире-суы, халкы өчен җан атучы – Татарстан Республикасының «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Хезмәттәге батырлык өчен» медале иясе, киңкырлы шәхес – авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы җитәкче Рәсим Мансур улы Шәйхаттаровка коллективыбыз исеменнән саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, бәхетле-матур тормыш, эшендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев