Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тәмле сүзең дә шифа синең

Кызу көн сүрелә төшкәч, Мусабай-Завод авылының яңа урамындагы тәлинкә антенналы йорт ишегалдына керүгә сине чәчәкләр каршылый. Капка төбеннән болдырга кадәр озата бара. Хуҗаларның хәстәрлеген, тәртип яратуын, пөхтәлеген бер күз ташлаудан күреп була.

- Рәхим итегез, хуш киләсез, - дия-дия якын туганнарыдый каршылый, ачык йөзле хуҗабикә Хәмдия ханым Ягъфарова.

- Сезнең капкагыз һәрчак ачыктыр инде, - дип сүз башлыйм Хәмдиянең медицина хезмәткәре булуына ишарәләп.

- Шулаен да шулай. Без бит, вәзгыятькә ияреп, биш кат йозакка бикләнеп, йомарланып яши алмыйбыз. Кеше төрле вакытта чирләргә, имгәнергә, бәлагә юлыгырга мөмкин. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гозерләнеп килүчеләргә ишегебез ачык, - дип авыл халкының инсафлы, эшчән, ягымлы холкын мактап алды. Үз нәүбәтендә мусабайлылар Хәмдияне олылап һәм хөрмәтләп «авыл докторы» дип йөртәләр. Шушы авылда 28 ел буе фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләгәндә, кемнең генә йомышы төшмәгәндер, кайсы гына гаиләгә шифалы йогынтысы тимәгәндер. Моны Мусабай Заводта бергә кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәше, үз эшенең остасы фельдшер-акушер Гөлүзә аермачык әйтеп бирер. Кайчагында хезмәт юлын башлаган чакларын, «күз курка, кул эшли» дигән хәлләрне искә төшереп, көлешеп тә алалар.

Хәмдиянең әле яңа гына Алабуга медицина училищесын тәмамлап эшли башлаган чагы. Бервакыт медпунктка яңагын яулык белән бәйләгән бер агай керә. Теше сызлап, авыртуыннан төне буе йоклый алмыйча, җәфаланып чыккан. «Зинһар, черек тешемне йолкып алыгызчы?» -дип ялвара. «Бу эш минем вазифага керми», - дип авыруны борып чыгарырга, район үзәгенә, теш табибына, җибәрергә дә хаклы Хәмдия. Әмма зинһарлап үтенгәч, шәфкать туташы мәсьәләне тәвәкәлләп үзе хәл итә. «Әйдә, утыр урындыкка», - дип, кулына келәшчә тота да, черек тешен суырып та ала. Медпункттан туры фермага баргач: «Менә, ичмасам, духтыр, ике дә уйлап тормады, сызлаган тешемне суырды да алды, рәхмәт төшкере», - дип мактый икән.

Авыл фельдшерының эше бөтен кеше алдында, гаять җаваплы. Хәтәр хәлләрдә кеше гомерен саклап кала алсаң, синнән дә бәхетле кеше булмый дөньяда. Бер чакны суга баткан, яр буенда коткарып, ярым мәет хәлендә яткан укучы малай янына чакыралар. Хәле мөшкел, тыны сизелер-сизелмәслек. Ашыгыч ясалма сулыш ясауга керешәләр. Теге дөнья читеннән коткарып калуын һич тә онытасы юк Хәмдиянең. Менә шундый киеренке халәттә, яшәү белән әҗәл арасындагы мизгелдә кеше рәхмәтенең зурлыгын, эшеңнең игелекле булуын чын-чынлап бәяли аласың.

Хәмдия үзенең бай хезмәт юлында, 46 еллык эшчәнлегендә сәламәтлеккә бәйле нинди генә хәлләргә юлыкмаган да, хаста кешене савыктыру өчен нинди генә чаралар кулланмаган. Уйласаң, исең китмәле. Яхшы табиб булу хыялы механизатор әтисе Шәрифҗанның тап-таза килеш чирләп китеп урын өстендә ятуыннан, аны тизрәк савыктыру теләгеннән тугандыр. Октябрь районы, Яңа Әлмәт урта мәктәбен тәмамлауга ук Алабуга медицина училищесына укырга керә. Яшь белгеч Крутушка санаториенда, Түбән Кама районы хуҗалыкларында эшләп, халык ихтирамын яулый. Без тормыш хәлләре турында әңгәмә корган арада икенче бүлмәдән матур чигүле камзуллы, ак яулыклы әби чыгып: «Кызым, самавырны яңартасы булыр», - дип эндәште. Ул 91 яшьлек Җәүһәр әби - Хәмдиянең әнисе икән. Олыгайгач, туган авылы Яңа Әлмәттән Мусабай Завод авылына килеп, кызлары Хәмдия һәм укытучы Гөлнур гаиләләре тәрбиясендә чиратлашып гомер сөрә.

- 90 яшьлек туган көнемне Чаллы ресторанында бик зурлап үткәрделәр. Россия Президенты хаты бик дулкынландырды. «Каян белеп, зурлап торсын әле безнең ише олы яшьтәге тыл ветеранын. Рәхмәт балаларыма, гаиләләренә, ил башлыгы В.В. Путинга. Ил-көнебез тыныч булсын иде, Раббым, дип дога кылам көн саен», - диде чын күңеленнән әбекәебез.

Буыннар тоташкан гаиләдә балалар да әтрафлы, олыларны-кечеләрне санлап, хөрмәтләп үсәләр. Хәмдия - Хәсән гаиләсендә ике малай Альберт, Алмаз үсеп, һәр икесе югары белемле белгечләр булдылар, үз һөнәрләре белән эшләп, үз гаиләләрен булдырып, ата-

анага кызыллык китермиләр. Өч оныклары сау-сәламәт үсеп килүләренә шатлана Ягъфаровлар.

Шушы көннәрдә Хәмдиянең туган көне - 65 яшьлек юбилее. Исеме гарәпчәдән «мактауга ия» дигәнне аңлата. Сиңа олы хезмәт юлы үткән шәфкать иясенә мактаулар да, чәчәк бәйләмнәре дә күп булыр. Һәркайсына да бик лаек син. Бәхетле озын гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев