Мин – бәхетле, балаларым – игелекле!
Хәлилә Галәлетдиновна бай кеше. Аның биш баласы, 11 оныгы, 32 оныкчыгы, оныкчыкларның ике оныгы бар. Алар барысы да Хәлилә апаның бер гасырлык гомер бәйрәменә җыелганнар. Табыннар – түгәрәк. Күңелләрдә – шатлык-сөенеч. Йөз яшьлек ак әбинең урыны – түрдә.
Җәмгыятьнең балаларга һәм өлкәннәргә карата мөгамәләсе шул җәмгыятьнең әхлак дәрәҗәсен күрсәтә. Безнең районда балаларга, өлкәннәргә, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләргә игътибар зур. Шушы елның гыйнварында бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүче Хәлилә Мингалиеваны туган көне белән район башлыгы Камил Нәҗмиев, район инвалидлар һәм пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева, Тукай районы башлыгының аппарат җитәкчесе Айрат Габдуллин, Тукай муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире Гөлнур Исмәгыйлова, авыл җирлеге башлыклары юбилярляр янына барып җылы итеп тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Шунысы игътибарга лаек, район хакимияте башлыгы Камил Нәҗмиев, тыл ветеранына РФ Президенты В. Путинның һәм Татаратсна Республикасы Рәисе Р.Миңнехановның тәбрикләвен дә тапшырды.
Яңа Сарайлы авылында яшәүче тыл ветераны, йөз яшьлек Хәлилә апа Мингалиева әнә шулай ди.
Хәлилә Галәлетдин кызы 1926 нче елның гыйнварында Мусабай Завод авылында дөньяга килә. Ата-ана назын татып яшәгәндә гаиләгә кайгы килә. Өч яшендә Хәлилә тома ятим кала. Ул чорда ятим баланы гаиләгә сыендыру татар халкы өчен гадәти күренеш була. Туган авылында яшәүче миһербанлы Ана үзенең өч баласы янына ятим кызчыкны да сыендырып әйбәт итеп тәрбияли. Инде тормышлар бер көйгә барганда тагын хәсрәт – бусы бөтен ил буенча – Бөек Ватан сугышы башлана. ФЗУ “шулпасын татыган” үсмер кыз сугыш елларында Свердлау өлкәсендә торф чыгаруда эшли. Аннан кайткач янә колхоз эшенә чума. Нишлисең, чоры шундый, хатын-кызга ир-атлар тартырга тиешле булган эшләрне дә башкарырга туры килә. Урман чыгару, агач кисү һәм төпләү кебек ирләр кулы таләп итә торган авыр эшне дә авырсынмыйча башкара. Хат ташучы булып эшләгәндә үз һөнәрен бөтен күңелен биреп башкара. Үзе дә күпләп газета-журналларга языла, авылдашларын да актив әбүнәче булырга өнди. Дөрестән дә, сүзе үтә аның, халык егылып газета-журнал укый.
Яшьлек – гаилә кору чоры. Гаиләле булып, ире белән йорт җиткереп керәләр. Бер-бер артлы өч кызлары, ике уллары дөньяга килә. Тормыш бер агымга бара. Балалар мәктәптә укый. Шулай матур гына яшәгәндә гаиләгә кайгы килә – 48 яшендә гаилә башлыгы үлеп китә. Сугыш чорында авырлыклар күреп чыныгу тәэсир иткән булса кирәк, Хәлилә апа бу сынауны да рух ныклыгы белән күтәрә. Балаларын илгә-көнгә игелекле итеп үстерә һәм башлы-күзле итә.
Гомеренең картлык чоры тормышның матур чакларына туры килүе дә олы бәхет. Муллыкта, тыныч-имин тормышта яшәвенә сөенеп бетә алмый ул. Хәлилә апа балаларына рәхмәтен белдереп: «Ата-ананың иң олы бәхете – балаларының тәүфыйкълы булуы. Балаларым – олы таянычым. Балаларым, оныкларым, оныкчыкларымның изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Игелекле бала – Аллаһ бүләге ул!» – ди.
Хәлилә Галәлетдиновна бай кеше. Аның биш баласы, 11 оныгы, 32 оныкчыгы, оныкчыкларның ике оныгы бар. Алар барысы да Хәлилә апаның бер гасырлык гомер бәйрәменә җыелганнар. Табыннар – түгәрәк. Күңелләрдә – шатлык-сөенеч. Йөз яшьлек ак әбинең урыны – түрдә.
Хәлилә апаның кызлары: «Әниләрнең хәер-фатихасын алу, ана догасы – иң олы бүләк. Аны бернинди байлык та алыштырмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: “Җәннәт – әниләрнең аяк астында”, – дигән. Без һәрвакыт шушы хәдисне истә тотып яшибез һәм гамәл кылабыз», – диләр.
ФОТО// Хәлилә Галәлетдин кызы Мингалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев