Мең балкышлы асылташ
Ел саен районыбызда Россия һәм чит ил язучыларының классик әсәрләреннән өзек сөйләүче яшьләр арасында нәфис сүз Халыкара конкурсының муниципаль этабы уздырыла. «Живая классика» исемендә үткәрелә торган бу конкурста быел 5-10 сыйныфларда укучы 21 бала катнашты. Район турында җиңгән укучылар региональ этапта чыгыш ясады.
Новотроицкое гомумбелем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Валерий Лаптев «Живая классика» Халыкара конкурсында Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» («Белый пароход») повестеннан өзек сөйләп җиңү яулады – Диплом һәм Халыкара «Артек» балалар лагерына юллама белән бүләкләнде. Райондашыбыз Валерий Лаптев – Халыкара «Артек» балалар лагерында Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак.
«Безнең мәктәптә 385 бала белем һәм тәрбия ала. Укулар ике сменада оештырылган. Мәктәп еллары – кеше тормышында иң әһәмиятле чор ул. Безнең мәктәптә укучы бала шәхес булып формалашсын өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: алты төрле юнәлештә өстәмә белем бирү оештырылган. Барлык укучылар да, күңелләренә якын булган шөгыль белән мавыга. Мисал өчен, спорт буенча уңышларыбыз бар. Әле шушы көннәрдә генә теннис буенча Сабада үткән Бөтенроссия ярышларында өч укучыбыз III урын алып кайтты. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә ике укучыбыз финалга чыкты. Мәктәптә хореография буенча ике юнәлештә эшләүче түгәрәккә йөрүче балалар республикада гына түгел, башка регионнарда да конкурсларда катнашып уңыш яулыйлар. «Экспрессия» коллективы (җитәкчесе Лилия Гатина) Уфада уздырылган Россиякүләм конк4урста II, III урыннар яуладылар. «Задоринки» коллективы укучысы Андрей Багаев Казанда үткән Халыкара конкурста I урын яулады. Һәм менә нур өстен нур – мәктәбебез көзгесе Валерий Лаптев мәртәбә конкурста җиңү яулавы белән район халкын сөендерде. Валерий Лаптевның класс җитәкчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Әсхат кызы Гафиатуллина укучысын конкурска әзерләүдә зур тырышлык куйды. Завуч Альбина Николаевна Нуретдинова – иҗади шәхес. Укучыларыбыз төрле дәрәҗәдәге фестиваль, конкурсларда катнашып җиңү яулыйлар икән, монда һичшиксез Альбина Нуретдинованың өлеше бар. Педагогик коллектив, укучылар һәм ата-аналар – кулга-кулга кул тотынып эшлибез. Балаларның иҗатка тартылуы гаиләдәге уңай атмосфера белән дә бәйле. Мисал өчен, Валерийның әнисе – Марина Михайловна Лаптева – өч баласына да төпле белем һәм тәрбия бирү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен кулыннан килгәнен дә, һәм әйтергә кирәк, килмәстәен дә эшләргә тырыша. Мария ханым улы Валерийны атнасына өч тапкыр Яр Чаллы шәһәрендәге 2 нче санлы музыка мәктәбенә скрипка классына йөртә. Валерий әнисенең һәм педагогларның ышанычын аклый – музыка буенча иң авыр фәннән – сольфеджиодан «5» кә генә укый», – дип горурлык хисләре белән сөйли мәктәп директоры Радис Раил улы Абдульминов.
Валерий Лаптев – күпкырлы талант иясе. Аның декламациягә осталыгы, музыка буенча абсолютный слухы булуы, рәсем сәнгатенә тартылуы сабый чактан ук ачыла. Әнисе – иң беренче остазы, сакчы фәрештә сыман һәрвакыт улы янәшәсеннән атлаучы игътибарлы ана булуы белән дә күпләргә үрнәк. Валерий исә, каршында без – тамашачы булганга сөенеп кулына скрипкасын ала.
Скрипкасын ала да, классик көйләрне сыздырып тамашачының күңел кылларын тибрәндерә. Ә декламациясе?! Иң текә артистларың бер кырыйда торсын.
Валерий Лаптев мәркәзебез сәхнәсендә – мәртәбе жюри каршында дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» повестеннан өзекне яттан укый. Юк, ул декламацияләми, ә менә шунда – әсәрдә вакыйгалар барган урында – Кыргыз илендә, исемсез малай роленә кергән дә тамашачыны үзе белән «сәяхәт иттерә». Валерийның чыгышында ихласлык, сабый бала булуына карамастан, бу дөньяның сынау йорты булуын аңлау чагыла. Бер кешелек театрның матур бер үрнәген тудыра белүе белән дә соклану уята ул. Кечкенәдән классик әдәбиятны яратып укуы, Лев Толстой әсәсрләренең мәгънәсенә төшенүе аның талантын чарлауда үз эшен башкарган, билгеле.
– А.С.Пушкин, Э.Успенский, аеруча М.Лермонтов иҗатын яратам. Хәзерге вакытта Лев Толстойның «Анна Каренина» романын укыйм. Марксизм-ленинизм томнарын өйрәнү сәяси яктан фикерләү сәләтемне үстерә, – дип шаккаттыра 5 нче сыйныф укучысы һәм яраткан шөгыльләре хакында сөйләвен дәвам итә. – Рәссам күңелендә булганны, хисләрен буяулар ярдәмендә сурәтли, ә язучы, шагыйрь хисләрен сүзләрен ярдәмендә укучыга җиткерә. Мин – рәсем ясарга бик яратам. Мәктәптәге рәсем түгәрәгенә йөрим, – ди.
Иҗат дөньясы киң кырлы аның – Валерий хәзерге вакыфтта «Голубой щенок» поэмасын яза. Әзер өлешен классташлары яратып тыңлаган. Зур мәгънәгә ия поэманы, беренче карашка, тормышның ачысын-төчесен татыган әдип кенә яза ала дигән караш яши. Искәрмә дә була икән. Бу – нәкъ шушы очрак. Яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә укучы Валерий Лаптев «буш вакыты»нда табигать баласы була да куя – балаларга хас булганча йөгерә-чаба, сикерә, уйный. Аннары, күңелен җәлеп иткән манзараны майлы буяулар белән ак кәгазьгә, киндергә «күчерә».
***
Камил акыллы кеше гомер баскычлары буйлап үргә менәргә – куйган максатларына ирешергә тырыша. Бишенчедә укучы Валерий Лаптев, үз яшенә карата, балачак баскычының иң югары биек җирендә тора. Алда аны тагын да биегрәк үрләр көтә...
/ Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев