Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Күзкәйдән Кашаповлар гаиләсе бер-берсенә терәк булып, 50 ел гомерне бергә үттеләр

Без, «Якты юл» («Светлый путь») газетасының иҗат коллективы, гадәттә, үзебезнең авыл хәбәрчеләренең язмаларын, шигырьләрен биреп барабыз, алар белән даими элемтәдә торабыз. Ә бит дистәләгән еллар буена газетабызны даими яздырып, укып баручыларыбыз да бар. Шундыйлардан - Күзкәй авылыннан Кашаповлар гаиләсе. Алар, бер ел да калмыйча, «Якты юл» газетасына язылып, һәр санын...

Баксаң, шушы көннәрдә аларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулган икән. Газетабызда чыккан җылы котлауны укыдым да, олыгайган көннәрендә язмыш сынавына тап булган бу искиткеч матур пар турында укучыларыбызга сөйләмәкче булдым. Кемнәрдер яшь чакларында икесе дә хезмәтнең алгы сафында булган, авылдашлары күңелендә иң җылы хисләрне саклаучы бу пар язмышыннан өлге алыр, тормыш чоңгылларына юлыкканда, кыенлыкларга баш бирмичә, зарланмыйча Аллаһы Тәгалә биргән язмышка буйсынып, төзәлмәс авыру белән көрәшеп, һәр туар таңга куанып яшәүче, үзләрен шул хәлдә дә бәхетле итеп тоючы бу пар язмышыннан гыйбрәт алыр, кемнәргәдер авыр минутларда ныклык бирер. Һәрхәлдә, Кашаповлар гаиләсендә булып киткәннән соң, мин бик күп уйландым. Бу гаиләдән алган җылы багланышлар яктысы үземнең язмышка да рухи бер балкыш, хиссияти яктылык бирде.

Хәлимә белән Фаяз Кашаповлар икесе дә Иске Байлар авылында ишле гаиләләрдә туып-үскәннәр. Икесенең дә әтиләре Бөек Ватан сугышы мәхшәрен узып, җиңү яулап, туган авылларына исән-сау әйләнеп кайтканнар. Күпне күргән, күпне кичергән әтиләр, аларны, кем әйтмешли, кан калтырап яу кырыннан көтеп алган әниләр, билгеле инде, сабыйлары күңеленә игелек орлыкларын сала белгәннәр. Чоры шундый булган, сәләтлеме бала укыргамы, юкмы дип икеләнеп торыр чакмени?! Сугыш чоры балалары, гомумән, тормыш тәртәсенә иртә җигелгәннәр. Алар өлкәннәрдән күңел биреп эшләргә генә түгел, чын кешеләр, сугыш җимергән илнең умырткасы, таянычы булырга өйрәнеп үскәннәр.

- Җиденчене тәмамлаганны көчкә көтеп алдым. Укуны дәвам итү кайгысы юк, эшләргә, гаиләгә таяныч булырга кирәк. Әти сугыштан инвалид булып кайтты. Егет башың белән ничек инде, мин әтиле дип укып йөрисең, эшкә керештем, хыялым - техника иярләү иде. Тырыштым, укып таныклык алдым, - дип искә ала Фаяз үсмер елларын. - Унтугыз яшем тулып киткәч, колхоз машинасын иярләдем. Яллар алу юк иде колхозда ул елларда. Гомерем юлларда узды, яратып эшләдем. Яшьтән үк хыялымда булгангамы, юллар мине гел әйдәп торды. Колхоз шоферы гына дисәләр дә, йөрмәгән юллар калмады. Күпьеллык үлән орлыгы алырга Литвага бардым. Читтән килгән кешеләрне яратып бетермиләр иде анда, әмма йомышны үтәми кайткан булмады. «Волга» машинасына мотор алып кайтырга «ГАЗ»игым белән Мәскәүгә бардым, Тольяттига да йомыш төшә иде. Ашламасын гына да читтән алып кайта идек бит. Сугыш җимерекләрен торгызу өчен төзелешләр башланды. Фермалар, башка биналар җиткерәләр. Ә төзелеш кирәк-яракларын тагын башка республикалардан юллап аласы. Тагын, җиң сызганып, юлга чыгып китәбез. Күңелдә бер канәгатьлелек хисе яши, шул юлга әйди - ерак юллар, йөк ташулар авылыбызны төзек итү өчен кирәк иде бит, - дип сөйли Фаяз Гаязович.

Сизеп торам, әңгәмәдәшемнең сөйләр сүзе күп, күңелендәге хатирәләр яңарудан күзләрендә якты бер нур балкыды, тик авыруы ирек бирми. Әле бүген, яңа гына шәһәрдән гемодиализ алып кайтканнар. Хикмәт шунда, Фаязның бөерләре эшләми һәм менә биш ел инде алар, җәмәгате Хәлимә белән, көнаралаш дүрт сәгать буе әнә шулай аның бөерен чистартып кайталар икән. Атнасына дүрт тапкыр, аена, елына күпме тагын! Янәшәңдә тау кыясыдай ныклы терәгең булганда гына җиңеп буладыр бу сынауны.

Ә янәшәсендә аның бергә-гомергә, дип сайлаган ягымлы, сабыр, җитез, авыру ирен күз карашыннан, ымыннан аңлаучы Хәлимәсе. Гел күз алдымда тора: матур итеп җыештырылган караватта, сандугач балалары кебек янәшә утырганнар, Фаязның инсульттан соң ишетүе начарланган, Хәлимә мин биргән сорауларны кабатлый. Яратып, матур итеп карый ул аңа, Фаязы да иркәләгәндәй аркасыннан кагып куя.

Эчтән генә уйлап куям, илле ел бергә яшәп, хисләре сүрелмәгән аларның. Менә шушы көч, ябык, бәләкәй генә хатынның акыл зирәклеге, рух ныклыгы, ел артыннан ел авыру белән көрәшеп яшәргә ярдәм итәдер дә.

- Көнаралаш кем йөртә сезне больницага, машина табулары кыендыр бит? - дим.

- Районның социаль яклау идарәсе аша такси яллыйбыз. Аена ун мең түлибез. Беребезнең пенсиясе җитә яза. Аның каравы, такси әйтелгән сәгатькә килеп җитә, дүрт сәгать көтеп тора, кайтарып куя. Өйрәндек инде, - диләр алар.

- Беләсезме, - ди Хәлимә ханым, - бәлага дучар булгач, кешеләрнең яхшылыгын ныграк тоясың икән. Әйбәт кешеләр күп. Врачыбыз Фәнис Шәйхеләхмәтов ашыгыч рәвештә чарасын күрмәгән, медицина ярдәмен чакыртмаган булса, бабаем исән калмас иде. Хәзер дә амбулатория хезмәткәрләре хәлне белеп торалар. «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаров әле печән белән булыша, акчалата ярдәм итә. Күршеләребез әйбәт, дуслар, туганнар гел янәшәдә. Миләүшә белән Рузилгә мең рәхмәтле без - әти-әниләредәй карыйлар безне. Аларның балалары «әби-бабай» дип өзелеп торалар.

- Чәй өстәле әзерләп йөрүче чибәр ханым кызыгыз түгелмени? - дип сорамый булдыра алмадым. Һәм минем өчен тагын бер көтелмәгән ачыш булды.

- Балаларыбыз булмады безнең, ә безнең янда гаиләсе белән бергә гаилә дусларыбыз Илгизә белән Морат Сираевларның кызы - Миләүшәләр яши. Тормышыбыз уртак, кызыбыз пешеренергә оста, уңган. Киявебез Рузил дә төшеп калганнардан түгел, тәүфыйклы, эшчән. Үзләренә бик матур йорт салып бетереп киләләр, - ди куанып Хәлимә ханым үз балалары өчен сөенгәндәй.

«Әби, менә сиңа җыйдым», - дип сары чәчәкле үлән китереп тоттырган нәни малай да, «әби, әйдә инде мунча керик», - дип килеп сарылган кызчык Таңсылу да Кашаповларның үз оныклары түгел, димәк. Ә мин килгән минутлардан ук бу ике сабыйның әби-бабасына булган җылы мөнәсәбәтләренә сокланып утыра идем. Хәлләр менә ничек икән бит. Кайберәүләрнең үз балалары белән дә мондый җылы багланышлары булмый.

- Хәлимә Низаметдиновна оста кондитерларыбызның берсе иде. Күндәм холыклы, җитез куллы, якты йөзле булганы өчен хөрмәт иттеләр. Ишле гаиләдә үскәнгәдер, һәркем белән уртак тел табар иде, кирәк чагында туры сүзен әйтергә дә күп сорамады. Төрле авылларда Сабан туенда, тантаналы бәйрәмнәрдә Күзкәй ашханәсе осталары әзерләгән чәкчәк, төрле пироглар, милли ризыкларны чират торып алалар иде, - дип искә ала ул чагындагы ашханә мөдире Гөлсәрия Салихова.

Кайтыр юлга чыккач, ишек алларын күз алдыннан кичердем. Кош-кортларның ниндие генә юк. Колаша янында сыер печән чемченә. Яңа гына чыккан нәни үрдәкләр чупылдаша. Каралты-кура ныклы, чын хуҗа нигез салганы күренеп тора. Монда яшәү өчен бил алышып, авыру ир яши димәссең - сәламәт чагында нигез салган ихатада тормыш кайнап тора!

Заһидә Нәбиуллина,
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран-журналист.

Сүз уңаеннан: редакциябезгә Кашаповларның алтын туйлары уңаеннан тагын бер хәбәр килде. Районның «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән Күзкәй авылына барып, Кашаповларны гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулуы белән тәбрикләделәр. Туганнары, якын дуслары белән бергә Фаяз Гаязовичны һәм Хәлимә Низаметдиновнаны Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге белгече Чулпан Басыйрова, комплекслы үзәк директоры Светлана Шәехова җылы котлады. Авыл җирлегенең социаль хезмәткәрләре Икълимә Гәрәева, Рәмилә Зыятдинова ихлас котлау сүзләре генә түгел, юбилярларның яраткан җырларын да бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев