Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Куадыда яшәүче Мөхтәрәмә әбигә йөз яшь

«Безнең мәгърифәт өлкәсендәге хезмәт стажыбыз үзе бер гасыр», – ди Мөхтәрәмә апа.

 Ак әби                    

Куадыда яшәүче Мөхтәрәмә Хәмәтдин кызы Зәбированы йөз яшьлек юбилее белән котларга Тукай районы җитәкчелеге килде һәм озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән мөгаллимәгә РФ Президенты В.Путинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Миңнехановның тәбрикләвен һәм Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиевнең туган көн бүләген тапшырдылар.  

Тукай районы Иске Теләнче авылында туып-үскән Мөхтәрәмә Хәмәтдин кызы мөгаллимәлеккә укып белем алгач Каз Иле, Җәйләү авылларында балаларга белем һәм тәрбия бирә. Мөхтәрәмә апаның тормыш иптәше Мәхмүт ага да укытучы була. Ирле-хатынлы мөгаллимнәр милләтебезнең гыйлемле итүдә тырыш хезмәт куялар. «Безнең мәгърифәт өлкәсендәге хезмәт стажыбыз үзе бер гасыр», – ди Мөхтәрәмә апа. Гомерен үз халкына, туган җиренә хезмәт итүгә багышлаган, матур  гаилә корып илгә-көнгә игелекле ике ул  үстергән Мөхтәрәмә апаның хәтере – яхшы, зиһене ачык. Йөз яшьлек ак әби газета укырга ярата.

Үсмерчагы, яшьлеге сугыш вакытына, сугыштан соңгы авыр чорларга туры килгән кешеләрнең берсе буларак:

Бөек Ватан сугышы барган чорда ирләр эше дип тору юк иде – барысын да эшләдек. Ачысын-төчесен нык татыганга булса кирәк, тормыш оҗмахтай тоела. Бүгенгесе көндә улым Радик тәрбиясендә яшим. Улларым – игелекле, мәрхәмәтле. Изгелекләре үзләренә шулай ук изгелек булып кайтсын. Ана догасын алулары белән алар да бәхетле, – ди Мөхтәрәмә апа.

 

ФОТО//  Мөхтәрәмә Хәмәтдин кызы Зәбирова    

Фотолар район матбугат хезмәтеннән алынды.         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев