Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Хезмәткә әйләнгән мавыгу

Бәхетле буласың килсә, мавыгуыңны эшеңә әйләндер, диләр. «Бриз» ширкәте бакчачысы Рамил Фәсхетдинов турында да шулай дияргә була. Эчке эшләр министрлыгының элеккеге офицеры, үзен эшкә алучы табылмагач, сатарга ниятләп, биредә бер ташландык урынны үзенә ала. Шушы уе мавыктыргыч шөгыльгә әверелер дип һич уйламый ул. Экологик чиста азык продуктлары сатуның кызыклы гына түгел, төшемле дә булачагын башына да китерми. Ләкин аңа кадәр озын һәм авыр юл үтәсе әле.

Берничә елга сузылган эзләнүләр 

Чаллыда участок милиционеры булып эшләүче Рамил Фәсхетдинов 32 яшендә инвалидлыкка чыга. Ел ярымнан соң гына аягына баса ала. Әфганстанда хезмәт итеп, күпне күргән булса да, үзен кирәксез кеше итеп тою бик авыр була аңа. Рамил югалып кала. Алга таба ни эшләргә, ничек яшәргә? Шушы сорауларга җавап табарга кирәк була. «Төшенкелектән мине ислам дине коткарды. Яңа дусларым – дин кардәшләрем белән без Казахстан, Төркия, Кыргызстанны йөреп чыктык. Кытайда булдым. Кайда кемнең ничек яшәвен күзәттем һәм акрынлап үземнең ничек яшәячәгемне күзаллый башладым. Китаплар бик ярдәм итте. Мин күп укыдым, төрле тренингларга йөрдем. Шулай итеп, инвалидлык – барысы да бетте дигән сүз түгел әле ул дигән нәтиҗәгә килдем», – дип сөйли Рамил. 
Яңа тормышка юл болай ачыла. 2007 елда ул, дусларының киңәшен тотып, «Бриз» бакчачылык ширкәтендә дүрт ташландык участок сатып ала. Шул 17 сутый җирне тәртипкә китереп сатарга һәм азмы-күпме файда итәргә була аның нияте. Кыргыйланган агачларны, куакларны төпләп ала, койма кора. Аннары дуслары бер кечкенә вагон китереп куялар. Рамил, хатыны Клара киңәшен тотып, вагонга янкорма төзеп куя. Торыр урын булгач, мунча, гараж, теплица да кирәк була бит инде. Шундый бакча корып куйгач, сатасы килми, үзенә калдырырга карар кыла. Ләкин үзеңә генә түгел, кешеләргә дә файда китерер өчен ни эшләргә соң?

Алма эшкәртүдә калдыксыз технология

Рамил кечкенә чагында әнисенә алма кагы коярга булышуын исенә төшерә. Авылына кайтып, әнисе кулланган такталарны алып килә. Туган энесе белән бергә киптерү миче кора. Төрле җайланмалар көйли. Японнарның алманы калдыксыз эшкәртү технологиясен өйрәнә. Алма суы чыгарып, шуны хәләл кафега сата башлый. Аннары как кою турында уйлана. «Сиңа нигә бу эш? Хәрби пенсионер бит син, акчаң җитәрлек», – диючеләр дә була. «Минем файдалы эш эшлисем, тәмле азык әзерлисем килде. Хәзер даими клиентларым үзләре дә как ясап карый һәм: «Синеке кебек тәмле чыкмый, ничек ясыйсың?» – дип сорыйлар. Осталык тәҗрибә белән килә. Ә ул миңа кечкенәдән бирелгән дип уйлыйм. Минем как җәймәсе 140 сантиметр озынлыкта, калынлыгы да, дымлылыгы да тигез. Мин аннан-моннан эшләргә яратмыйм, технологияне үтим», – ди Рамил Фәсхетдинов. 
Бакчачы алманың башта согын чыгара, аннары түбеннән как коя. Алманың орлыгын да киптерә. Аны онкологиядән файдалы диләр. Алманы юка итеп телемләп киптереп, авызда эреп китә торган, бала-чага ярата торган чипсы ясый. Алма серкәсен дә теләп алалар аннан. «Кыш буе китаплар укыйм, интернеттан төрле технологияләр өйрәнәм. Яңа рецептлар табам. Быел беренче мәртәбә сливадан как ясадым. Кишергә, кабакка, баланга алма кушып ясаганым бар иде инде. Кабак белән кара миләшне киптерәм. Барысын да яратучы табыла үзе», – дип сөйли бакчачы. 

Чәй һәм үләннәр – төрле зәвык өчен

Тагын бер юнәлеш – чәйләр әзерләү. Беренче урында, билгеле, иван-чәй. Аны әзерләү технологияләре төрле, ул бөртекле һәм яфраклы да, ферментлы һәм анаэроб, ягъни кислородсыз да була ала. Бакчачы Рамил кишер белән кабакны да чәй итеп киптерә. Яшьләр кишер белән күбрәк кызыксына, теләп алалар, чөнки анда күзләр өчен файдалы каротин бар диләр. Рамил Фәсхетдинов чәй җитештерүче компанияләр белән хезмәттәшлек итә, аларга гөлчәчәк, тырнак гөлнең таҗ яфракларын киптереп сата. Ул бакчасында 100 төп карлыган үстерә, быел 3,5 килограмм карлыган яфрагы киптереп саткан. Аның килосы 1200 сум тора – бакчачының көндәлек хезмәте өчен әллә ни зур бәя түгел. Мәтрүшкә, юкә чәчәге җыю өчен Удмуртиягә бара. Сезонны ул иртә язда, нарат бөресе, яшь күркәләр, серкә җыя башлап ача. Алардан инсультка каршы төнәтмәләр әзерлиләр. Аннары кычытканга чират җитә, анысыннан чәй әзерлиләр. Тузганак тамыры диабеттан файдалы, аны төнәтеп кофе урынына эчәләр. Тузганакның яшел яфракларын сыгып, төрле шешләрне үсүеннән туктату өчен кулланалар икән. Рамил кыргый алмагач яфракларын җыеп киптерә, йөрәк авыруы, ашказаны җәрәхәте булган кешеләр өчен чәй әзерли. Груша, чия, кура җиләге яфракларыннан чәйләр тәкъдим итә. Табигый продукциянең 26 төрен әзерли ул. Борынгыларның буыннар сызлавын чаган чәен эчеп җиңгәннәре билгеле. Усак кайрысы ир-атлар сәламәтлеге өчен файдалы. Рамил Фәсхетдиновның клиентлары арасында дарулардан баш тартучылар бар. «Минем даими клиентларым егермедән артык кеше. Кайберләре кыштан ук үзләренә кирәкле продукциянең исемлеген җибәреп куя. Заказлар үтәүдән калган продуктларны мин ярминкәләргә алып чыгам. Тирә-юнебездә файдалы үсемлекләр күп. Мин моны инвалидлыкка чыккач аңладым. Кайсын ничек кулланырга икәнен өйрәнеп белергә, дөрес итеп әзерләргә генә кирәк. Менә әрекмән тамырын алыйк – чып-чын табигый дәвалау чарасы бит!» – дип сөйли бакчачы.

Хезмәте шатлык китерә

Рамилнең бакча җире төрледән-төрле үсемлекләр белән тулы. Җимеш агачлары, җиләк куаклары, күп еллык һәм бер еллык чәчәкләр – санап бетерү мөмкин дә түгел. Аларның сабаклары, яфраклары, җимешләре – барысы да эшкә ярый. Зур бакчаның мәшәкате дә күп, билгеле. Көндәлек өзлексез хезмәт бары намазга гына бүленә. Каян көч ала соң Рамил? «Бу минем яраткан шөгылем, азмы-күпме табышы да бар. Шушы мәшәкатьләрсез яши алмыйм хәзер. Минем өчен бары да кызыклы, шулай булмаса, иртәдән кичкә кадәр бакчамда эшли алмас идем, мөгаен. Җиләк-җимеш тиз бозыла бит, файдалы үзлекләре югалмасын өчен аларны вакытында җыеп эшкәртергә кирәк. Экологик яктан чиста, кешеләр өчен файдалы продуктлар әзерлим. Хыялымны тормышка ашырдым дияр идем, ләкин әле бакчамда урын табарга була», – ди Рамил Фәсхетдинов. Экология турында уйлап, экономия турында да онытмый. Подъезд төпләренә чыгарып ташланган иске йорт җиһазларын сүтеп, утын урынына яга. Фурнитурасын җыеп металлоломга тапшыра. Фатирларын ремонтлаган кешеләр чыгарып ташлаган кафельне җыеп, бакча юлларына түши. Шул рәвешле бакчачылык ширкәтендәге 3 нче санлы урамны тигезләп чыккан инде ул.

Илисә ГАНИЕВА.
/ Фотолар https://vk.com/ivan_chai_chelny битеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев