Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Кече Шилнә авылында МХОга ярдәм итүче ятьмә осталары эшли

Кече Шилнә авыл җирлеге волонтерлар командасы көннән-көн шаккаттыра. Ике ел ярым эчендә алар барлыгы 337 ятьмә үргәннәр.

Монда МХОга ятьмә үрү буенча чын осталар яши. Ике ел ярым эчендә алар барлыгы 337 ятьмә үргәннәр. Гыйнвар аенда 8 ятьмә эшләгәннәр, шуларның икесе озын – 14 метрлы булган. Волонтерлар бүгенге көндә  дә махсус заказ буенча шундый озын ятьмә үрәләр.   

- Көн дә 12-15 кеше мәдәният йортына җыелабыз. Барыбыз да пенсионерлар. Ярты көнебезне шушында уздырабыз. Ятьмәләр үрәбез, гуманитар ярдәм җыюда катнашабыз. Безнең ятьмәләр егетләргә хәрби бурычларын үтәп чыгарга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Геройларыбызның җиңү белән кайтуларын көтеп калабыз, ди волонтерлар.

Фото/ Район матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев