Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кайтып-кайтып уйлыйм узганнарны

Әнием Александра Исаевага 91 яшь тулды. Кешенең табигате шундый: сабый чагында тизрәк үсәсе, яшьлек елларында бөтен дөньяны кочасы, илләр гизәсе килә, киләчәккә әллә нинди канатлы планнар корасың. Хыялларың - якты, өметең гел яхшыда була. Мәләкәс авылында туып-үскән әнием Александра Исаева да тыныч, бәхетле тормыш юрагандыр.

Матур гаилә корып, бер-бер артлы сабыйларын табып куанганнар. Тик менә, фашистларның кинәт илгә басып кереп, сугышның ямьсез шәүләсе туган авылына килеп җиткәч, изге хыялларының чәлперәмә килеп җимерелүен тоя ул. Әти сугышка чыгып киткәндә кулында 4 бала, авыру әби белән бабай кала. Шуның өстенә авылдагы ир-егетләрне көн саен фронтка озата торалар. Күп тә үтми яу кырыннан кайгылы хәбәрләр килә башлый. Менә шушы шартларда хатын-кызлар, кулыннан эш килерлек карт-корылар, үсмер балалар ныклап тормыш тәртәсенә җигеләләр. Колхозны җимерми саклап калу гына түгел, фронтны азык-төлек белән тәэмин итү бурычы да килеп баса. Әнием кебекләр көнне-төнгә ялгап, өйгә кайтып кермичә эшлиләр. Мин аның олы баласы идем, мөмкин кадәр кул арасына керергә тырышам, аның бит әле ачлыгы теңкәне корыта, өс-башка кияргә юк. Әмма әнинең зарланып, елап утырганын күргәнебез булмады. Өйдә балаларын карар кеше булгач, аны урман кисәргә дә җибәрделәр, атлы эшләргә дә куштылар. Эшләмәгән эше, күтәрмәгән йөге калмады, ат тарта алмаслык тормыш йөген тартты ул.

Сугыш тәмамланып, җиңү килү белән дә тормышлар тиз генә җиңеләймәде бит әле. Яу кырыннан сирәкләр генә исән кайтты, тәмам бөлгән авыл хуҗалыгын күтәрү күп тырышлык сорый һәм әнием Александра Филипповна, тылда фронт тоткан хатын-кызлар белән, җиң сызганып, колхозны аякка бастырырга тагын да ныграк җиң сызганып кереште. Шулай үтте газизебезнең гомер юлы. Шөкер, шул буын кешеләренең тырышлыгы белән тормышлар җайга салынды. Бүген әниебез безнең, балаларыбызның, оныкларыбызның иң кадерле кешесе. Үзе дә һаман тынгы белми, өй эшләрендә «кыптыртап» йөри, бер дә тормыштан төшеп калырга теләми.

Мин, хәйраннар калып, әниемнең узганнарын, башыннан кичкәннәрен уйлыйм: шулкадәр кыенлыклар күрсә дә, мәрхәмәтлелеген югалмады ул. Авыр елларда да ялгыз карчыкларны мунчага чакырыр, тапкан ризыгын уртаклашыр иде. Хәтеремдә әле, миннән Павел бабайга ашарга илттергән иде. Беркайчан да кеше белән телгә килмәде, гайбәтләргә кушылмады, кырын сүз ишетсә, «Адәм - хурлыкка, Ходай - зурлыкка» дип кичерер иде. Әниебез гомер бакый безнең өчен яшәү өлгесе булды. Аның изгелеге аркасында балалары, оныклары-оныкчык-

лары исән-саулар, матур яшиләр. Без аңа сәламәтлектә хәерле гомер итүен телибез.

Кызы Елена,
Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев