Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылым, кешеләрең синең

Калган гомер матур, тату үтсен, яхшы үрнәк булып күпләргә...

Нәзирә - сугыш еллары баласы. Ык буенда Чебенле авылында бик бәхетле гаиләдә туган ул. Әмма яшь әни белән әтигә сабыйларын бергәләп иркәләп үстерергә насыйп булмый - Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе Әхмәтҗан кызын күккә чөя-чөя уйната, аннары күкрәгенә кысып бер сөя дә, сугышка чыгып китә. Кире әйләнеп кайтмый - ил...

Сугыш тәмамланып кына тормышлар җайланып китсә икән дә, юк шул. Бөлгенлек, авыр хезмәт - сугыш чоры кешеләренең бәгыренә төшә. Фронтка киткән ир-егетләрнең бик күбесе әйләнеп кайтмый. Бөтен авыр хезмәт хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төшә. Нәзирәгә дә мәктәптә укып йөрүләр насыйп булмый - 7 сыйныфны тәмамлауга колхоз сыерларын сава башлый. Тишек-тошык салкын сарайлар, салкын су, өс-башка кияргә юк. Әмма кыенлыкларга бирешми ул, өмет белән яши. Әбекәенең киңәшләре ярап куя, әнисенең кайтып кермичә колхозда эшләве матур үрнәк була.

Гомер дигәнең рәхәт булса да, кыенлыклар килсә дә агымсудай ага тора. Нәзирә дә буй җиткән чибәр кыз булып өлгерә, егетләр күзе дә төшә башлый, күңел кылларын тартып караучылар да була. Әмма кыз үзенең язмышына язылганны көткән күрәсең. Авылга кичке уенга күрше авыл егетләре дә килә. Ә бер кичтә кыз күрше авылдан килгән егетне ошата. Язмыш диген инде, егетнең дә күзе нәкъ менә Нәзирәгә төшә. Очрашып йөри башлыйлар. Колыш авылы егете Юныс була ул. Аның да бала чагын сугыш көйдергән. Әтисе Зөлфекар сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, исән-сау кайтулар язмаган булган. Тол ана кулында өч бала ятим кала. Юныс бераз үсә төшүгә үк кул арасына керә башлый, эштә чыныгып үсә. Үсмер чагыннан ук колхоз тәртәсенә җигелә. Кайда кул көче кирәк, егет шунда бара, нинди эшкә алынса да, кем әйтмешли, коеп куя.

Шулай итеп, эшчән, чибәр кыз белән уңган егет вәгъдәләр бирешәләр һәм моннан нәкъ илле ел элек Нәзирә Колышка килен булып төшә. Ул чагында туй күлмәкләре тектерү, балдаклар бүләк итүләр юк. Тыйнак кына туй ясыйлар. Аның каравы ничек матур итеп яшәп китәләр! Менә дигән итеп өй җиткерәләр, күп итеп мал-туар асрыйлар. Ниһаять, тормышлар җайлана. Нәзирә белән иренең әнисе 30 ел ана белән кыз кебек яшиләр. Бер-бер артлы кызлары Раушания, Равилә, Илфая дөньяга килә. Әти-әниләре эштән кайтып кермәсә дә, әбиләре янында тәгәрәшеп үсәләр алар. Күпме изгелек иңдерә аларның күңеленә күпне кичергән Ак әби. Ә Нәзирә белән Юныс үзләрен эштә таныталар. Нәзирә терлекчелектә эшли, сыер сава. Тырыш хезмәте өчен бирелгән Мактау кәгазьләре, Дипломнары санап бетергесез. Юныс төзүчеләр бригадасында да, терлекчелектә дә эшли, лаеклы ялга чыкканчы соңгы егерме елында ул урманчылыкта хезмәт куя.

Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда. Юныс мәчеткә йөри, кирәк булганда анда да булыша. Кешеләргә дә бик ярдәмле ул. Ә Нәзирә тәмле ризыкларын пешереп һәр ял саен балаларын, оныкларын көтә. Кызлары үзләре кебек уңган-булган егетләр белән гаилә кордылар, балалар үстерәләр. Кияүләре сайлап алган кебек, шәһәрдә яшәсәләр дә авылдагы эшләрне дә яхшы беләләр, көтү чираты җитте дисә, чыбыркы шартлатып, мал көтәргә дә чыгалар. Төп йортта бик күп сарык, ишек алды тутырып кош-корт асрыйлар.

Очрашкан чакларда яшь вакытларны искә алабыз, авырлыклары күп булса да, кадерле безгә ул еллар. Хәл-әхвәл белешәбез. Икесе дә аралашырга рәхәт кешеләр алар.

Тиздән Нәзирә белән Юнысның алтын туйлары була. Мин аларга саулык-сәгадәт, тигез картаюларын телим.

Хөрмәтле Нәзирә белән Юныс! Шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы белән тазалыкта-байлыкта озын-озак итеп, бәхетле гомер кичерүегезне теләп калам. Якыннарыгызга терәк, ышанычлы таяныч булып яшәгез дә яшәгез әле. Тәрәзәләрегезне кайгы җилләре килеп какмасын, һәр туар көн иминлек, бәхет алып килсен. Һәр көнегез шатлыкта үтсен, йортыгыздан һәрвакыт җылылык һәм бәрәкәт бөркелсен.

Фатыйма Абдуллина,
Колыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев